Чишмэ
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Район кешеләре
5 Май 2023, 12:13

Үткәннәр турында хатирәләр...

Чувалкип авылыннан Фәнис Гайнатуллинга Бөек Ватан сугышы башланганда 10 яшь кенә булган.

Үткәннәр турында хатирәләр...
Үткәннәр турында хатирәләр...

Безнең районда балачагы һәм яшьлек еллары сугыш чорына туры килгән буын бар.

Аларның көне уен-көлкенең ни икәнен белмичә, өлкәннәр белән беррәттән басуларда һәм фермаларда авыр эш башкарып узган.

Күпне күргән, чал чәчле әби-бабайлар үткән язмышлары турында тыйнак кына бәян итә. Бүген шундый гаиләләрнең берсе турында язып үтәсем килә килә.

Чувалкип авылыннан Фәнис Гайнатуллинга Бөек Ватан сугышы башланганда 10 яшь кенә булган.

– Бу авылда тудым, монда үстем, монда яшәргә дә калдым. Өйләнешкәч, әти-әнидән калган иске йорт урынына яңасын салып кердек, – дип сөйли ул.

Гаиләдә Фәнис өченче бала булып үсә, үзеннән өлкән Фәүзия апасы, Рәис абыйсы, Зәмфир һәм Фәрит исемле энеләре була.

– Әтине фронтка алмадылар, бронь буенча Уфа заводында эшләргә калды һәм 1941 елда вафат булды. Әнием биш бала белән берүзе Уфадагы баракта торып калды. Колхозда тук яшәргә була дип уйлап, күпләр шәһәрдән авылга кайта башладылар. Әни белән безне дә Чувалкиптан ат белән бер авылдашы килеп алды. Балачакта язны көтеп ала идек, болыннарга чыгып ашарга яраклы үләннәр – кыр суганы, кузгалак, какы җыя идек. Балачак турында нәрсәләр хәтердә калдымы? Тамак туйганчы ашый алмау, кияргә кием булмау истә калган. Бу бездә генә түгел, күпләр шулай яшәде, – дип искә ала Фәнис абый.

Ул 4 сыйныф кына укый ала, сугыш михнәте 12 яшьлек малайны сабан артына басарга мәҗбүр итә. 1951 елда Фәнис Ибатулла улы Совет Армиясе сафларына алына. Төньяк Кавказда өч ел ярым хезмәт итеп кайта, аннары башкача беркая да китмәскә карар итә, туган авылында кала. Төрле вазифаларда эшли, соңгы 30 елда ындыр табагында моторист булып эшләп лаеклы ялга чыга. Гомуми эш стажы – 49 ел.

Авылдашы Нәзирәгә өйләнә, Фәнисә, Фәйләс, Фәнүзә исемле өч бала үстерәләр, аларның инде хәзер үз балалары һәм оныклары бар. Нәзирә Әхияр кызы күп еллар колхозда чөгендер үстерүче булып эшли.

Фәнис абый 1992 елда пенсиягә чыга, әмма кул кушырып утырырга яратмый – ихатада тәртип, каралты-кура ныклы. Ә Нәзирә апа өйдә ямь булдыра, һәр җирдә пөхтәлек. Гайнатуллиннарның мал-туар асрамый башлавына өч ел, хәзер кош-корт кына тоталар.

Фәнис Ибатулла улына хәзер – 90 яшь. Ләкин аңа бу яшьне һич тә биреп булмый. Ул урындык куеп, безгә күрсәтү өчен җитез генә антресоль өстендәге документларын үрелеп алды. Алар арасында Нәзирә Әхияр кызы белән икесенә тантаналы рәвештә тапшырылган  «Сугыш чоры баласы» таныклыгы да бар.

Нәзирә Гайнатуллинаның әтисе дә фронтовик булган, хатыны белән биш баласын өйдә калдырып сугышка киткән. «Әткәй сугышта чакта беренче сыйныфка бардым, ләкин өскә кием булмаганга мәктәпне ташладым. Ул кайткач җиңелрәк булды, укуымны дәвам иттем», – дип искә ала ул.

– Бик тырыш һәм тәртипле гаилә. Бер-берсенә хөрмәт белән караган ир белән хатын – яшьләр өчен үрнәк. Балалары да үзләре кебек – гел кайтып, һәр эштә ярдәм итеп торалар, – дип сөйләделәр Гайнатуллиннар турында Чувалкип авыл Советында.

Үткәннәр турында хатирәләр...
Үткәннәр турында хатирәләр...
Автор:Рима Губайдуллина
Читайте нас: