Чишмэ
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Район кешеләре
5 Май 2023, 12:34

Әти тынычлык өчен көрәште

Чишмәдә яшәүче 80 яшьлек Диләрә Байбурина редакциягә үзенең әтисе, Бөек Ватан сугышында катнашучы Әмирҗан Садыйков турында хат җибәргән.

Әти тынычлык өчен көрәште
Әти тынычлык өчен көрәште

«Минем әтием, Әмирҗан Махиян улы, Стәрлетамак районының Бүреказган авылында туган, 1942 елның 18 июнендә фронтка алынган. Сугышка киткәнче бер ел Ишембайда нефть чыгаручы оешмада хәрби сакта торган. Ул чорда бу мөһим объект була, чөнки Гитлер боларның барысын да кулга төшерергә хыяллана. Әни әтине бер кулына 12 көнлек бала (мине) тотып, икенче кулына дүрт яшьлек апам Клараны җитәкләп озатып кала. Апа аңа ябышып, елап, җибәрмичә торганын хәтерли. Әти фронттан 1945 елның 18 октябрендә кайтты. Җиңүне ул Чехословакиядә каршы ала һәм 1945 елның октябренә кадәр сугышчан иптәше Андрей белән урманнарны миналардан арындырып йөри. Дусты өйгә кайтырга берничә көн кала минага басып шартлый. Сугыш тукталганнан соң һәлак була. Өендә хатыны һәм дүрт ятим баласы кала. Ә безгә әти белән үсү насыйп булды, әмма ул гомеренең ахыргы көннәренә кадәр «хроник бронхит» дигән мәкерле чир белән җәфаланды. Чире көчәйгәндә сулышы кысылып, йөзе зәңгәрләнеп чыга иде. Ул сугыш турында сөйләргә яратмады, бары тик бер очрак, көз көне тездән суда килеш окопта утырып үзебезнең гаскәрләрнең ярдәмгә килүен көтүләре турында искә алганы гына хәтердә.

Фронттан кайткач, әти райпода эшләде, кибетләргә товар ташыды. 70 яше туларга 4 ай кала гомере өзелде. Аның бүләкләре арасында Дан ордены һәм алты медаль бар.

Яшьләргә мөрәҗәгать итеп шуны әйтәсем килә – Ватаныбыз өчен кан түккән кешеләрне хөрмәт итегез һәм онытмагыз. Балаларыгызга, оныкларыгызга тыныч тормышның нәрсә бәрабәренә яулап алынуы турында сөйләгез.

Хәзер кибетләрдә җаның ни тели – шул бар, ярымач балачагыбызны куркыныч төш кебек искә алабыз. Менә хәзер дә безнең егетләр нацизмга каршы көрәшә, аларга фронтта җиңел түгел. Ләкин дошманны безнең җиргә кертергә ярамый!».

Әти тынычлык өчен көрәште
Әти тынычлык өчен көрәште
Автор:Рима Губайдуллина
Читайте нас: