Чишмэ
+7 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Район кешеләре
5 Май 2023, 12:24

Җиңү өчен рәхмәт, кадерле ветераннар!

Быел безнең районда Җиңүнең 78 еллыгын Бөек Ватан сугышында катнашкан ике кеше каршылый. Болар – Бәкәй авылыннан Хәйдәров Солтан Хәмәтгали улы һәм Урта Усманнан Гыймранов Минислам Әгъзам улы.

Җиңү өчен рәхмәт, кадерле ветераннар!
Җиңү өчен рәхмәт, кадерле ветераннар!

Илебезне һәм бөтен дөньяны фашизмнан азат иткән ветераннарыбызның сафы көннән-көн сирәгәя бара.

Быел безнең районда Җиңүнең 78 еллыгын Бөек Ватан сугышында катнашкан ике кеше каршылый. Болар – Бәкәй авылыннан Хәйдәров Солтан Хәмәтгали улы һәм Урта Усманнан Гыймранов Минислам Әгъзам улы. Алар II дәрәҗә Ватан сугышы ордены һәм «Германияне җиңгән өчен» медале белән бүләкләнгәннәр.

Беренче май бәйрәме алдыннан без ветераннарыбыз янына бардык.

Солтан Хәйдәров, олы яшьтә булуына карамастан, бик актив, бакчасына да, абзарына да чыгып керә, өйдә озаклап велотренажерда шөгыльләнә.

– Чирләп өйдә ятасы килми. Көн бик матур! Бакчада суган, сарымсак утырттык, бәрәңге орлыгын әзерләп куйдык. 4 июньдә миңа 98 яшь тула. Йөзгә җитәрмен дип уйлыйм! – ди ветеран киләчәккә өмет белән.

Ул беренче Украина фронтының 61нче һәм 532нче укчылар полкы составында Украина җирләрен немец-фашист илбасарларыннан азат итүдә катнашкан. 1946 елда яраланганнан соң демобили-зацияләнгән.

Ул безне озатырга чыкты һәм Урта Усман авылыннан Минислам Гыймрановка сәлам тапшырды. Минислам абзый улы Зөлфәт һәм килене Илүсә белән яши. Алар әтиләрен карау өчен шәһәрдән кайтканнар. 

Минислам Әгъзам улы 1926 елның 2 гыйнварында туган. 1943 елның ноябрендә Кызыл Армия сафларына алынган. Ул Ленинград камалышын өзүдә катнашкан. Сугышта яраланган һәм контузияләнгән. Сугыш тәмамланганнан соң чик буе гаскәрләрендә хезмәт иткән.

– Әти бик акыллы кеше, беркем белән сүз көрәштерми, ачуын тышка чыгармый. Элек бик хәрәкәтчән иде, соңгы елларда өй эчендә генә йөри, – ди килене.

8 майда Бәкәй һәм Урта Усман авылларында «Ветеран йорты янында парад» акциясе узачак. Ветераннарыбыз Солтан Хәйдәров һәм Минислам Гыймранов парадны үз өйләре янында каршы алырга вәгъдә бирделәр.

 

Җиңү өчен рәхмәт, кадерле ветераннар!
Җиңү өчен рәхмәт, кадерле ветераннар!
Автор:Гузяль Ибраева
Читайте нас: