Чишмэ
+1 °С
Кар
Барлык яңалыклар
Район кешеләре
2 Май 2023, 15:30

Юлия Яхинаның иҗади остаханәсе

Юлия Яхина чишмәлеләргә мәгънәле чәчәк бәйләмнәре ясаучы флорист буларак билгеле. Шушы көннәрдә ул балчыктан әйберләр ясау буенча үз остаханәсен дә ачты.

Юлия Яхинаның иҗади остаханәсе
Юлия Яхинаның иҗади остаханәсе

Беренче эш итеп ул осталык классына социаль приюттан балаларны чакырды. Малайлар һәм кызлар рәхәтләнеп балчык белән мәш килделәр, һәм истәлеккә үз куллары белән исемле керамик әйберләр ясадылар.

Юлия белем алган сәнгать мәктәбендә, М. Акмулла исе-мендәге БДПУның сәнгать-графика факультетында да балчыктан әйберләү ясау осталыгына өйрәткәннәр. Ул укыган чакта ук үз остаханәсе турында хыяллана. Ләкин башта чәчәкләр кибете ача һәм үзен гаиләсен карауга һәм яраткан шөгыленә – табигатьнең күркәм иероглифларына багышлый. Күп балалы әни булгач та үз хыялларын тормышка ашырудан туктамый.

– Мин өстән-өстән генә эшли белмим. Гадәтем – җентекләп өйрәнү. Улым Таирга мәктәптә  балчыктан әйберләр ясауга бәйле эш кушканнар иде. Менә ул – югарыдан килгән билге, дип уйладым мин. Интернетта балчыктан әйберләр ясау турында язылган барлык материалларны укып чыктым, карьерлар, нәкъ менә керамик әйберләр өчен яраклы балчык чыгарылган урыннарны эзләп тирә-як районнарны йөреп чыктым, андагы осталар белән таныштым. Чүлмәкчелек эшенең юнәлешләре – борынгы технологиясе, үзебездәге табигый материаллар кызыксындыра, – диде ул.

– Илһамланып, Уфада махсус курсларда белемен камилләштерә. Хәзер чишмәлеләрнең дә керамика дөньясына чумып, күңелләренә хуш килгән шедеврлар булдыра алуына шатланам, – ди Юлия, – шул арада ул минем сорауларыма җавап бирергә, җитен алъяпкычлар киеп, җитди кыяфәт чыгарып, үз гомерләрендә беренче тапкыр исемле касәләр һәм вазалар ясаган балаларны да мактарга өлгерә. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, үзең эшләгән керамик әйберләрне шунда ук алып булмый – тиз әзер була торган технология түгел. Әйберләр бүлмә температурасында кипкәннән соң, утта кыздырыла, аннары сөт сеңдерелеп эссе температурада янәдән киптерелә. Шуннан соң, аның өслеге матур төскә керә.

Сүз уңаеннан, без Юлия Яхина белән март аенда ук «Хатын-кыз – киләчәк эшкуары» чарасында танышкан идек. Очрашуда ул үз планнары белән уртаклашты. Чишмә районы бизнес-шерифы Артем Бәдретдинов эшкуарларга үзара хезмәттәшлек итәргә һәм уртак осталык класслары оештырырга тәкъдим итте. Хәзер Юлия үз студиясендә иҗади очрашулар оештыру өчен рухи яктан үзенә якын кешеләрне җәлеп итәргә тели. Күптән түгел ротангтан кәрзин үрү остасы белән очрашып сөйләшкән. Якын киләчәктә ул да Юлиягә кушылырга ихтимал.

– Чишмәдә әлегә ата-аналар, картәти-картәниләр оныклары һәм балалары белән бергә нинди дә булса һөнәр белән шөгыльләнә алган гаилә белән ял итү форматындагы урыннар аз. Минем студиядә урын җитәрлек. Мин һәрвакыт эксклюзив яклы һәм өйдәгечә уңайлылык булдырырга тырышам. Шуңа күрә миндә үзенчәлекле тарихлы әйберләр күп, тормыш иптәшем белән без аларга «икенче сулыш өрдек». Әгәр балалар бераз арып китсәләр, аерым бүлмәдә ял итә алалар, анда ремонт эшләре тәмамланып килә инде, – диде ул.

 

Юлия Яхинаның иҗади остаханәсе
Юлия Яхинаның иҗади остаханәсе
Автор:Дильбар Хамитова
Читайте нас: