Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Район кешеләре
20 апрель 2023, 12:55

Уңган һәм тырыш хуҗабикә

Чишмә авылыннан Филүзә Йосыпованың бакчасы кәртинкә кебек: рәт-рәт булып, төз солдатлар кебек тезелеп көздән утыртылган сарымсак чыккан, тигез булып үсеп утырган «Карамелька» сортлы җиләк үсентеләре мул уңыш вәгъдә итә.

Уңган һәм тырыш хуҗабикә
Уңган һәм тырыш хуҗабикә

Кешенең ихатасына аяк басып, тирә-юньгә күз салу белән бакча эшен яратамы-юкмы икәнен аңларга була.

– Үземне белә башлаганнан бирле бакчада мәш килергә, яшелчә-җимеш, агачлар карарга яраттым, бу аңлашыла да – әнием Ярми кызы. Хәзер лаеклы ялдамын, буш вакытым күбрәк. Элек тә, «Малыш» балалар бакчасында, аннары «Башинформсвязь» оешмасында участок начальнигы булып эшләгәндә, балалар үстергәндә, күпләп мал-туар асраганда да бакча карау өчен вакыт таптым, – дип елмая Филүзә Әнәс кызы.

Филүзә апа тумышы белән Арслан авылыннан. Кияүгә чыккач, тормыш иптәше Флюр Зәки улы белән Чишмә авылына килеп урнашканнар, биредә кызлары Гүзәл һәм Гөлчәчәк туган. Башта бер бүлмәле фатирда яшәгәннәр, соңрак участок сатып алып йорт төзегәннәр, бакчалы булганнар. Менә шунда инде хуҗабикәгә рәхәтләнеп яшелчә-җимеш үстерергә мөмкинлек барлыкка килгән. Аларның бакчасында төрле сорт алма, груша агачлары, төче чия, крыжовник, кура җиләк, кара һәм кызыл карлыган, хәтта кедр агачы үсә. Барысын да санап бетергесез.

Теплицада редис, төрле сорт кәбестәләр, укроп, кыяр үсентеләре шытып чыккан инде. «Бычье сердце», «Цыган» сортлы помидорлар, болгар борычы үсентеләре күчереп утыртуны көтә. Бер почмакта хризантема, астра чәчәкләре урын алган, Филүзә Әнәс кызы аларны бик яратып үстерә.

– Ә бу яшелчәләрне орлыкка утыртачакмын, – диде ул, чөгендер, кишер һәм суган салынган тартмаларга күрсәтеп.

Элек аңа барлык бакча эшләрендә тормыш иптәше ярдәм иткән. Кызганычка каршы, өч ел элек ул вафат булган. Хәзер инде кызлары һәм кияве ярдәм кулы суза.

– Мин бакчаны химикатлар белән эшкәртмәскә тырышам, кәбестәгә нашатыр спирты һәм сабын эремәсе кушылган катнашма сиптерәм. Суган белән сарымсакны да шулай ук эшкәртәм. Җиләк куаклары арасына тирес салам, бар серем шул. Тагын бер хыялым бар – викториянең «Азия» сортын үстереп карыйсым килә, – ди бакчачы.

Билгеле булуынча, үсемлекләр дә, бар тереклек кебек, тәрбия ярата. Ә аның бакчасындагы агач-куаклар, хуҗабикәләре тырышлыгы белән, гөрләп, кинәнеп үсеп утыра һәм ел саен мул уңыш биреп сөендерә.

Уңган һәм тырыш хуҗабикә
Уңган һәм тырыш хуҗабикә
Автор:Рима Губайдуллина
Читайте нас: