Чишмэ
+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Район кешеләре
20 апрель 2023, 12:20

Тыл хезмәткәре юбилеен каршы алды

Шушы көннәрдә Әмин авылында гомер кичерүче тыл ветераны Рафикә Мостаева күркәм гомер бәйрәме –  95 яше тулу уңаеннан туганнары, балалары һәм авылдашларыннан котлаулар кабул итте.

Тыл хезмәткәре юбилеен каршы алды
Тыл хезмәткәре юбилеен каршы алды

Районның ветераннар оешмасы рәисе Радик Әхмәдиев аңа Рәсәй Президенты Владимир Путиннан котлау хаты, район хакимияте башлыгы Ришат Мансуров исеменнән бүләкләр тапшырды. Арслан авыл Советының эшләр белән идарә итүчесе Әлмирә Галимова да юбилярны ихлас күңелдән җылы итеп котлады.

Рафика апа Бөек Ватан сугышы чорында һәм сугыштан соңгы елларда авырлыклар, михнәтләр кичергән герой буын вәкиле. Ул 1928 елда Яңа Сафар авылында дөньяга килгән.

– Бик иртә әтисез калдык, әни безне ялгызы тәрбияләп үстерде. Өченче сыйныфтан ук мәктәптә җыештыручы булып эш-ләдем. Таңнан торып мәктәпкә мич ягарга, башка балалар килгәнче идәннәрне юарга бара идем. Аннары кабат өйгә кайтып, киенеп, укырга китә идем, – дип балачак хатирәләре белән уртаклашты Рафикә апа.

Соңрак ул колхозда эшли, ә колхозчыларны тимер юлга һәм элеваторга эшкә җибәрәләр. Көннәрдән бер көнне ул анда булачак ире, Әмин авылы егете Мәхмүт Мостаевны очрата. Күп тә үтми ике яшь йөрәк бер-берсен үз итеп, парлашып дөнья көтә башлый, мәхәббәт җимешләре – биш балалары туа.

– Әни белән әти һәрвакыт эштә булдылар. Әти колхозда – тракторчы, әни чөгендер үстерүче булып эшләде. Алтышар гектар чөгендер алып утый торган идек. Әниебез бик уңган, безне дә шулай тәрбияләде. Үзе дә эшсез тормады, безне дә тик тотмады. Хуҗалыктагы барлык эшләрне бергәләп эшләдек, – диләр юбилярның балалары Нурсилә һәм Рәсил. 

Җәйгә картәниләре янына оныклары һәм туруннары кайта. Ул бик кунакчыл кеше, авылдашлары да аны хөрмәт итә.

Бу көнне аны юбилее белән котлау өчен гармун белән Әмин мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре, үзешчән сәнгатьтә катнашучылар да килделәр, музыкаль номерлар бүләк иттеләр, рәхмәт сүзләрен җиткерделәр. Ә Радик Әхмәдиев хөрмәтле тыл ветеранына «Сугыш чоры балалары» медален тапшырды.

Тыл хезмәткәре юбилеен каршы алды
Тыл хезмәткәре юбилеен каршы алды
Автор:Гузяль Ибраева
Читайте нас: