Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Район кешеләре
20 апрель 2023, 13:27

Хезмәт белән үткән гомер

Шушы көннәрдә Түбән Тирмә авылыннан Нәйфә Мансурова үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Берничә көн элек аңа балалары атна азагында кунаклар булачагын хәбәр иткәннәр.

Хезмәт белән үткән гомер
Хезмәт белән үткән гомер

Ә Нәйфә апа кунаклар ярата. Аның өеннән беркем дә чәй эчмичә һәм күчтәнәчсез китми, шуңа күрә, үзе өчен әһәмиятле көн булуга карамастан, ул иртән иртүк әзерләнә башлаган. Килене белән чәк-чәк пешергәннәр, туңдыргычтан кура җиләге, чия, төрле төсле карлыганнарын карап куйган. Болар барысы да аның җимеш бакчасында үсә. Өстәвенә, җәй көне ул киленнәре, оныклары  белән урман җиләгенә барырга ярата. Моңа ул алдан ук әзерләнә - тутырылган тавык пешерә, самоварын һәм тәм-томнарын ала. Күп итеп җыелган урман җиләгеннән барысына да җитәрлек тәмле кайнатма ясый.

Нәйфә апа тумышы белән Түбән Тирмәдән. Авыл халыкы бу авылны Сайфар дип йөретә. Әтисенең һәм ике абыйсының йортлары булачак каенатасының өе каршында булган.

Элек колхозчыларны Урал аръягындагы ерак районнарга печән, урман әзерләргә җибәрә торган булганнар. Бервакыт аның әтисе дә Учалы районына китә, ә аны шул авылга күченергә күндерәләр.  Җир җитмәү сәбәпле, 1939нчы елда Түбән Тирмәдән 27 гаилә Уралга (Нәйфә апа әле дә икенче кече Ватанын шулай дип атый) Учалы районының Сәйтәк авылына китәргә карар кыла.

Әтисе 1942нче елның октябрендә фронтка китә, ә инде 1943нче елның маенда гаиләсенә кара кәгазь килә. Әнисе дүрт кызы белән ялгыз кала. Нәйфәгә ул вакытта ун яшь була. 19 яше тулганчы ул Учалы районында яши.

– Сугыш вакытында һәм сугыштан соңгы елларда тырмада эшләдем, сабанчы булдым, – дип искә ала ул.

– Үзйөрешле комбайнда Габделхәй абзый эшли иде, ярдәмче итеп мине һәм дустымны гына ала: «Бу ике кызым дүрт өлкән кеше кебек эшли», дия иде. Ә печән вакытында 15 кыз ай буе хәтта өйгә кайтмыйча яланда печән чабып, аны җыеп, кибәннәргә сала идек. Ике бабай безгә чалгылар чүкеп тора иделәр.

19 яшендә ул Дәүләт Мансуровка кияүгә чыга, аның белән биш бала тәрбияләп үстерәләр.

– Сайфарга туганнарыма кунакка килгән идем, тормышка чыгып калдым, – ди ул.

Хәзер аның зур гаиләсендә 29 кеше – дүрт улы, киленнәре, кызы, кияве, оныклары һәм туруннары бар. Нәйфә апа балалары өчен бик шат – алар барысы да тормышта үз урыннарын тапканнар. Берсүзсез, моңа әти-әни-ләре күрсәткән яхшы үрнәк сәбәпче.

Авыр балачагына һәм яшьлегенә карамастан, Нәйфә апа күтәренке күңелле һәм тормыш сөючән кеше булып кала һәм бу вакытларны шатлык һәм горурлык белән искә ала:

– Без эшләмәгән эш калмады, үкенмим – ул чакта әл дә җигелеп калганбыз. Менә хәзер көчтән килми! – дип кычкырып көлеп җибәрә Нәйфә апа.

Ләкин ул бераз риялана, чөнки әле дә ел саен бакча тутырып яшелчә, бәрәңге үстерә, күпләп кош-корт асрый. Әлеге вакытта аның өендә үсеп утыручы помидор, борыч һәм кыяр үсентеләре шулкадәр күп ки, таратып бирсәң, бөтен авылга җитәрлек!

Хезмәт белән үткән гомер
Хезмәт белән үткән гомер
Автор:Гузяль Ибраева
Читайте нас: