Чишмэ
+29 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Район кешеләре
14 апрель 2023, 13:38

Минем әти – фәрештә...

– Әти, мине үзең белән ал, мин бит кечкенә, сумкаңа сал да үзең белән алып кит, – ди күз яшьләре белән ялвара әтисенең муеныннан кысып кочаклаган өч яшьлек Эмилия, Достовалов исемендәге башкорт батальонын тантаналы рәвештә махсус операциягә озатканда.

Минем әти – фәрештә...
Минем әти – фәрештә...

– Әти, мине үзең белән ал, мин бит кечкенә, сумкаңа сал да үзең белән алып кит, – ди күз яшьләре белән ялвара әтисенең муеныннан кысып кочаклаган өч яшьлек Эмилия, Достовалов исемендәге башкорт батальонын тантаналы рәвештә махсус операциягә озатканда.

2нче взвод командиры Вәсим Камалов та күз яшьләрен тыя алмый. Ул үзенең принцессасы Эмилияне (кечкенә кызын Вәсим һәрвакыт шулай дип атый), уллары Азат, Айрат, Эмильне һәм хатыны Гүзәлне нидер сизенгән кебек нык итеп кочаклап, үгет-нәсихәтләрен бирә: «Азат – син олы бала, әниеңә таяныч бул, Айрат, син абыеңа бар эштә ярдәм ит, Эмиль, һәрвакыт сеңлең Эмилия янында бул. Әниегезне саклагыз...». Ләкин беркем дә бу аерылышу гаилә башлыгы белән мәңгегә хушлашу булыр дип уйламый...

– Мин ул көнне бик нык еладым, моңа кадәр беркайчан да балалар янында, бигрәк тә кешеләр алдында болай елаганым юк иде, – дип искә ала ул көнне, 2022 елның 14 июлен, Вәсим Камаловның тол хатыны Гүзәл. Моңа кадәр Төньяк Кавказда, аннары Таҗикстанда хәрби хезмәттә булганы булса да, берничек тә тынычлана алмадым. Электән беркайчан да бу кадәр борчылганым, сизенгәнем булмады. Бу юлы аяк астыннан җир убылган кебек тойдым. Республика телевидениесе ничек төшергәнен, ничек тынычландырганнарын хәтерләмим. Барысы да томан эчендәге кебек, – дип сөйли ул.

…Без аларның уңайлы фатирында утырабыз, стенага гаиләнең бәхетле чакта бергә төшкән фотолары эленгән. Өч улдан соң көтеп алынган кызлары, кечкенә Эмилия белән төшкәннәре күп. Менә балалар әтиләре белән, менә барысы бергә табигать кочагында ял итәләр; гаилә белән Яңа ел бәйрәмендә төшкәннәре бар (Гүзәл хәзер ул көнне беренче тапкыр һәм, кызганычка каршы, соңгы фотосессиягә баруларына куана, барысы бергә төшкән профессиональ кадрлар истәлек булып калган. Ред. искәрмәсе).

…Алар 2002 елда Алкинда танышканнар. Студент кыз дусты янына кунакка килгән, ләкин алар өйдә булмаганнар. Һәм ул Вәсимнең әти-әнисе яшәгән күрше фатирның ишеген шакыган, ә аларның уллары бу вакытта Бурятиядән хәрби хезмәттән ялга кайткан булган. Ишекне килеп ачкан егет кызны бер күрүдән ошата. «Ул көнне Гүзәл йөрәгемнең ишеген шакыды һәм мин бер күрүдә гашыйк булдым», – дип әйтәчәк соңыннан Вәсим, язмышын хәл иткән бу очрашуны искә алып. Ә теге дус кыз дигәне аларның килене булып чыга. Яшьләр барлык ял көннәрен диярлек бергә үткәрәләр, Бурятиягә киткәннән соң бер ай үтүгә егетне Төньяк Кавказга җибәрәләр. Бу турыда Гүзәл генә белә, ул инде булачак иренең тормышы авыр хәрби хезмәт белән бәйле булачагын аңлый. Шул вакыттан бирле ул аның ышанычлы тылы булырга тырыша. Кайнар ноктадан кайткач өйләнешәләр, февральдә никахлары була, июньдә туй үткәрәләр.

Ни өчен нәкъ Вәсимне сайладың, дип сорыйм Гүзәлдән. Ә ул бер секунд та уйлап тормыйча: «Чөнки ул бик ышанычлы, изге күңелле, кайгыртучан, юмарт, җиңел ауралы, һәркем белән уртак тел таба алучы кеше, балаларны бик ярата һәм алар да аңа тартылалар иде…», диде.

Башкорт батальонын тантаналы рәвештә хәрби зонага озатканнан соң, Камаловлар йортында көн-төн фронттан хәбәр көтү башлана. Ике атнага бер тапкыр «мин – исән» дигән ике сүз язса да үзләрен бәхетле тоялар. Телефоннан бик сирәк сөйләшәләр, анда да бер-ике җөмлә генә әйтеп өлгерәләр. Гүзәл иренең гыйнвар уртасында ялга кайтуын көтә. Участоктагы мунчаны төзеп бетереп килә, эчке ягын эшләтеп бетерәсе һәм мичен урнаштырасы гына кала. Вәсим отпускка кайткач хезмәттәшләрен мунчага һәм 17 гыйнварда үтәчәк туган көне уңаеннан чакырырга вәгъдә итә...

2022 елның 27 декабрендә Гүзәл балалары белән Яңа ел бүләкләре алып өенә кайта.

– Кинәт телефон шалтырады, – дип искә ала Гүзәл. – Нинди бәхет, Вәсим дүрт айга беренче тапкыр видео аша элемтәгә чыкты. Шатлыгыбызның чиге булмады. Балалар күпме вакыт узгач, ниһаять, әтиләрен күрделәр. Беренче тапкыр тыныч кына 40 минутлап сөйләштек. Вәсим арыган, әмма безне күрә алуына бик шат иде. Ул миңа барыбызны да бик сагынуын, тизрәк кайтасы һәм кочаклыйсы килүен әйтте. Мунча салу белән кызыксынды, төзүчеләр сине алдамасын, барысы да без төзергә теләгәнчә булсын иде, дип борчылды. Мунчаны төзеп бетергәннән соң, бу язда йорт сала башларга уйлаган идек. Проектны ул китәр алдыннан гына ясап калдырды. Ул вакытта аны гел бүлдереп, Вәсим, бу хакта сөйләшергә өлгерербез әле, син тиздән кайтасың бит, дигән булсам да, барлык сорауларны диярлек хәл итәргә өлгердек. Ә ул планнарын сөйләде дә сөйләде. 29 декабрьдә шалтыратып, безне Яңа ел белән котларга вәгъдә итте. Ул көнне телефон шалтырамады. Вәсим безнең белән сөйләшкәннән соң икенче көнне үк үлгән инде. Әмма бу хакта яңа елның 1 гыйнварында гына белдек...

Аның хезмәттәшләре элемтә булганда һәрвакыт шалтыратып тора. Гүзәл аларга командирларын онытмаганнары өчен рәхмәтле. Отпускка кайткач килеп хәл белергә вәгъдә иткәннәр.

Элек ул миңа гел чәчәкләр бүләк итә иде, хәзер мин аның каберенә чәчәкләр тотып барам... Әлегә кадәр аның якты дөньяда булмавына ышана алмыйбыз. Улыбыз Айрат ишекне нәкъ әтисе кебек ачып керә. Ишек ачкыч белән ачылган саен сикереп торып ишеккә йөгерәм, Вәсимем кайткандыр кебек тоела... Урамда аның сынын эзлим... Эмилия һәр кич йоклар алдыннан әтисенең хәрби форма киеп, рация тотып төшкән фотосын алып, аның белән озаклап сөйләшә, үбә, кочаклап утыра. «Әнием, әти мине рация аша ишетәме? Әтием, мин сине бик яратам һәм сагынам...» ди. «Фәрештәләр барысын да ишетә, кызым», дип җавап бирәм, ди ул. 

Хәзер Гүзәл бар көчен Вәсимнең хыялын тормышка ашыруга юнәлтергә тели. Гаилә башлыгы үз проекты буенча эчтән дә, тыштан да ак төстә булган, ике катлы зур йорт төзергә, анда балаларның шат тавышы һәм көлүе яңгырап торсын иде, дип хыяллана.

Беренче эш итеп анда Вәсим зур савытларга үзе утырткан һәм үзе карап үстергән гөлләрне алып барачакмын... Балаларыбыз аның дәвамчылары, аның кебек үк игелеклеләр һәм ярдәмчелләр. Зур улым Азат әтисенең һөнәрен сайлады – пофессор Н. Е. Жуковский һәм Ю. А. Гагарин исемендәге хәрби-һава академиясенә укырга керде. Киләчәктә пилотсыз очу аппаратлары инженеры булачак, – дип сөйли Гүзәл.

Ә үзе ул Башкортстанда «Герой хатыны» проекты белән мәшгуль. Шушы көннәрдә алар проект кысаларында бөтен гаиләләре белән фотосессиягә барачак. Ул Чишмә яугирләре хатыннары, әниләре, кызларының берләшүен, бер-берсенә ярдәм кулы сузуын һәм һәлак булган сугышчыларның исемнәрен мәңгеләштерү белән шөгыльләнүен тели.

...Ә өйдә башкача беркем дә Вәсимнеке кебек тәмле пылау әзерләмәячәк, беркем дә аның кебек ихлас сөйләшеп, шаяртып утырмаячак... Ләкин гаиләсе, якыннары һәм дуслары хәтерендә ул мәңгегә шул Вәсим – җанга якын кадерле кеше булып калачак.

Минем әти – фәрештә...
Минем әти – фәрештә...
Автор:Дильбар Хамитова
Читайте нас: