Чишмэ
+26 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Район кешеләре
14 апрель 2023, 13:24

Бриллиант туй – 60 ел уртак язмыш

Фәнирә һәм Мәзһәр Усмановлар кебек күркәм, авырлыклардан курыкмаучы, рухи яктан көчле кешеләр булганда авыллар яши әле!

Бриллиант туй – 60 ел уртак язмыш
Бриллиант туй – 60 ел уртак язмыш

Күптән түгел алар бергә яшәүләренең 60 еллыгын билгеләп үттеләр. Бүләкбаш авылына безне бриллиант туйларын билгеләп үтүче гаилә белән танышу теләге алып килде.

– Исәнмесез, сезне генә көтәбез! – дип капка яныннан ук каршы алды иҗади төркемебезне аларның зур уллары Ильвер.

– Әти-әни безне кечкенәдән эшкә өйрәтеп үстерделәр. Аларны кыен хәлдә калдырмаска тырышабыз. Хәзер инде үзем дүрт оныгымның картәтисе булсам да, әле һаман дулкынланып «балам» дип дәшүче булган туган йортка кайтам, иң яраткан ризыгым – әни пешергән аш һәм иң мөһиме – әтинең ныклы таянычын тою, – ди ул.

Бәйрәм табыны корылган йортка кердек, түр башында – гаилә юбилейларын билгеләүче Усмановлар.

– Булачак тормыш иптәшемә: «авылда яшәячәкбез», дидем дә Бүләк-башка алып кайттым, ул вакытта Уфада эшләп йөри иде. 1963 елдан бирле пар канат, бер җан булып яшибез, – дип сөйли башлады Мәзһәр Абдулла улы. – Авылда да җитеш яшәргә була, барысы да үзеңнән тора. Икебез дә сигезәр балалы гаиләләрдә үстек. Үзебез дә дүрт балабызны – Эльвира, Ильвер, Финә һәм Венерны үз үрнәгебездә тәрбияләдек. Әлеге вакытта аларның һәркайсы үзаллы тормыш алып бара. Алар өчен беркайчан да кызарырга туры килмәгән өчен балаларыбызга рәхмәтлебез.

– Әти-әнигә бик еш шалтыратып, хәл белешеп торабыз, – дип сүзгә кушылдылар юбилярларның кызлары. – Әтинең безгә биргән тәүге соравы – «Эш урыныңда ничек?». Аңа безнең кешеләргә шатлык һәм файда китерә торган эш белән мәшгуль булуыбыз мөһим. Исән-сау, сәламәт һәм бәхетле булуыбыз әһәмиятле. Безнең өчен әни – күңел җылысы өләшүче, кайгыртучанлык күрсәтүче, таяныч, ә әти – ныклы терәк һәм гаиләбезнең иминлеге. Әни безнең барлык туйларга, ә хәзер инде оныкларының тантаналарына үзенең рецепты буенча бавырсак һәм чәк-чәк пешерә. Без гел генә алар янында яши алмагач, әти-әнигә туганыбызның кызы Әлфирә Ишмаева ярдәмгә килә, моның өчен аңа бик рәхмәтлебез.

– Улыбыз Самир авылга карт картәнисе белән карт картәнисе янына кайту өчен ял көннәрен түземсезлек белән көтеп ала. Ә тормыш иптәшем өчен картәтисе – үрнәк, тормыш тәҗрибәсенә ия булган кеше, – дип сөйләде иң зур оныклары Артурның тормыш иптәше Лиана.

Бергә яши башлауларына 60 ел тулуны һәр пар билгеләп үтә алмый. Фәнирә белән Мәзһәр Усмановлар күптән сиксән яшьне узсалар да, әле булса актив тормыш алып баралар. Мәзһәр Абдулла улының электән башкарган вазифасы халык мәнфәгатьләрен яклауга һәм авыл файдасына эш-ләүгә бәйле булган. Ул күп еллар бригадир, сөтчелек фермасы мөдире булып эшләгән, аннары Бүләкбаш авылы старостасы итеп куйганнар. Ул әле дә туган авылы халкы өчен борчылып яши. Су башнясы яңартылуын тели, чөнки су булмаса, авыл да бетә дигән сүз.

Бүләкбаш авылында гомер кичерүче Усмановлар өчен авылның бүгенгесе генә түгел, киләчәге дә мөһим.

Бриллиант туй – 60 ел уртак язмыш
Бриллиант туй – 60 ел уртак язмыш
Автор:Дильбар Хамитова
Читайте нас: