Чишмэ
+29 °С
Болытлы
Район кешеләре
7 апрель 2023, 07:35

Илле биш ел иңне-иңгә куеп...

Чувалкип авылында гомер кичерүче лаеклы ялдагы укытучылар Нәүфәл Хәммәтов һәм Гөлчирә Шәймәрданова шушы көннәрдә бергә яшәүләренең 55 еллыгын – зөбәрҗәт туйларын билгеләп үттеләр.

Илле биш ел иңне-иңгә куеп...Илле биш ел иңне-иңгә куеп...
Илле биш ел иңне-иңгә куеп...

Гөлчирә Сәмигулла кызы 1943 елда Туймазы районында туа, аңа өч ай булганда әтисе фронтка китә, тик исән-сау кайту насыйп булмый. Гаиләгә кара кәгазьне бер елдан соң, II дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бергә тапшыралар. Соңрак ул михнәтле балачагы турында шигырь юллары да яза:

Искә төшә салам түбәләрдән

Тамып торган яңгыр сулары,

Салкын мич башындаҗылы тапкан булып

Үткән балачак еллары...

Ул чорда бик сирәкләр генә матур мәктәп формасы кия алган. Бүгенге көндә вак-төяк кебек тоелса да, сугыштан соңгы елларда беренче сыйныфта укыган кыз өчен бу буй җитмәслек хыял була. Гөлчирә Сәми-гулла кызы 1950 елда беренче сыйныфта укый башлый, бер сыйныфта төрле яшьтәге балалар белем ала, фронттан кайткан укытучы абыйларының шинель киеп йөрүен ул әле дә бик яхшы хәтерли. Кыз тырыш укучыларның берсе, актив пионер һәм комсомол, мәктәпнең стена гәзите мөхәррире була, үзешчән сәнгатьтә катнаша.

Урта белем турында аттестат алгач, аңа үзе укыган мәктәптә өлкән пионервожатый булып калырга тәкъдим итәләр. Районның комсомол комитеты Гөлчирә Сәмигулла кызын Башкорт дәүләт университетына физика-математика юнәлеше буенча курсларга укырга җибәрә. Кулына физика-математика белгечлеге буенча диплом алган яшь укытучы алдына эш урынын сайлау мәсьәләсе килеп баса.

– Бу вакытта булачак тормыш иптәшем белән бер-беребезне белә идек. Тумышы белән Чувалкип авылыннан булган, тарих факультетында укыган Нәүфәл Әхмәтсафа улы белән студент чакта ук таныштык, – дип яшьлек еллары турында искә ала Гөлчирә Сәмигулла кызы.

Район мәгариф бүлеге мөдире булып эшләүче курсташы М. Шәрәфетдинов Гөлчирәгә Чувалкип авылына, яңа төзелгән мәктәпкә эшкә урнашырга тәкъдим итә. Шулай итеп, язмыш кушуы буенча ул булачак тормыш иптәше белән бер мәктәптә эшли башлый. Җыр-моңга гашыйк яшьләр уртак тел таба, егет сыздырып тальян гармунда уйный, ә кыз моңлы итеп җырлый. Уртак тормыш корып яшәгән укытучылар гаиләсе бар гомерен Чувалкип авылы балаларына белем бирүгә багышлый.

Алар һәрвакыт заман белән бергә атларга тырышалар, канатланып эшлиләр, квалификацияләрен күтәрәләр, мәгарифтә яңа алымнар куллану турында фикер алышалар, хәтта шул турыда бәхәсләшеп тә алалар.

Советлар чорында укытучылар әлләни хезмәт хакы алмасалар да, беркайчан да төшенкелеккә бирелмиләр. Югары белемле һөнәр ияләре бер эштән дә куркып тормый, ихата тутырып мал-туар, кош-корт асрый, хуҗалык алып бара, бакча тутырып яшелчә-җимеш үстерергә дә өлгерә.

 Гөлчәчәк, Айгөл һәм Гөлшат исемле өч бала тәрбияләп үстерәләр. Бүгенге көндә ике кызлары әти-әнисе һөнәрен сайлап, укытучылар династиясен дәвам итә.

Ә Айгөл медицина юлыннан китә һәм 30 ел гомерен Куватов исемендәге республика клиник дәваханәсендә эшләүгә багышлый.

Кызганычка каршы, авыру сәбәпле гомере иртә өзелә. Кияүләре Илдус белән оныклары Динара да династияне дәвам итеп, укытучы һөнәрен сайлаган.

Илле биш ел иңне-иңгә куеп...
Илле биш ел иңне-иңгә куеп...
Автор:Елена Дибаева
Читайте нас