Чишмэ
+20 °С
Облачно
Район кешеләре
7 Апреля 2023, 07:49

Ихтирамга лаек якташыбыз

4 апрельдә дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе, педагог, Рәсәй авыл хуҗалыгы академиясе академигы Әбрар Садретдинов үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Добавить в предпочтительные источники Google
Ихтирамга лаек якташыбызИхтирамга лаек якташыбыз
Ихтирамга лаек якташыбыз

Әбрар Мәсәлим улы район депутатлары Советы карары белән «Чишмә муниципаль район алдындагы казанышлар өчен» Мактау билгесе белән бүләкләнде. Бу бүләккә ул кече Ватанына, районга бәяләп бетергесез ярдәм күрсәткәне өчен лаек булды. Әбрар Мәсәлим улы 1933 елда Бишкәҗә авылында дөньяга килгән. Әтисе заманына күрә укымышлы кеше булган, үз вакытында атаклы «Галия» мәдрәсәсендә белем алган.

– Балачагымны һәм яшьлегемне искә алырга яратмыйм. Минем булмады ул, – ди ветеран.

Сугыш башлангач, ул чордагы барлык балалар кебек, колхоз кырында эшләгән, 11 яшендә аны Ворошилов исемендәге колхозның кырчылык бригадасына хисапчы итеп куялар. Аның тәүге һәм иң кадерле бүләге «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен» медаледер, мөгаен. Бераз алга китеп, аның тормышында бүләкләр һәм югары исемнәр күп булачагын билгеләп үтик, бу – өч Хезмәт Кызыл Байрагы ордены, «Почет Билгесе» ордены, «Башкортстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре» исеме. Җиде еллык мәктәп тәмамлаганнан соң ул Кушнарен бакчачылык техникумына (хәзер авыл хуҗалыгы колледжы) укырга керә, аны «бик яхшы» билгеләргә тәмамлый, рус телен бел-мәгәнгә укуы авыр була, ләкин ул бар көчен куеп тырыша, ятлый, төнлә дә кулыннан китабы төшми...

Унсигез яшендә Чишмә машина-трактор станциясендә участок агрономы булып эшли башлый. Ә 32 яшендә аны Балакатай районы партия комитетының беренче секретаре итеп сайлыйлар (бу чорда ул район Мәчетле районы белән берләштерелә). Өлкә комитеты бюросында аның кандидатурасы турында фикер алышканда кемдер каршы килергә тырыша, мондый вазифада эшләү өчен бик яшь әле, ди. Ләкин Зия Нуриев (обкомның беренче секретаре): «Ул яшь булса да, төпле» дип аны яклап чыгыш ясый.

1972 елда Әбрар Мәсәлим улы авыл хуҗалыгы министрының беренче урынбасары була, аннары партиянең өлкә комитетында эшли. 1982 елда аны Башкортстан Министрлар Советы Рәисенең беренче урынбасары, Башкорт АССРның Хөкүмәт әгъзасы итеп билгелиләр. 1986 елдан 2000 елга кадәр ул Башкортстан авыл хуҗалыгы институтының (әле Башкортстан дәүләт аграр университеты) читтән торып белем бирү буенча проректоры вазифасында эшли.

Бу көннәрдә без аның янында кунакта булдык һәм ихлас кеше, туган иленең ватанпәрвәре белән аралашу бәхетенә ирештек. «Үзем турында ачык йөзле, туры сүзле, кешеләргә ышанучан, аралашучан кеше дип әйтә алам. Ләкин бу җитәкче вазифада булган һәм хакимияттә эшләгән кешегә комачаулый торган сыйфатлар», диде Әбрар Мәсәлим улы.

90 яшендә булуга карамастан, медицина китапларын өйрәнә, күп укый. Әбрар Мәсәлим улы гомер буе үз өстендә эшли, белемен камилләштерә.

– Мин – үзлегемнән укып белем алган кеше, – ди акыл иясе. Һәм яшьләрне дә аның үрнәгенә иярергә чакыра. – Хәзерге заманда һөнәри осталыгыңны арттыру, яңа белем алу өчен бик күп мөмкинлекләр бар.

Ул күп кенә китаплар авторы, фәнни генә түгел, фәлсәфи, әдәби әсәрләре дә бар – шигырьләр, кыска хикәяләр яза. Аны еш кына яшьләр алдында чыгыш ясарга чакыралар. Бу эштә гаиләсе дә ярдәм итә. Тормыш иптәше белән бер кыз һәм бер ул тәрбияләп үстергәннәр. Бүгенге көндә ул оныклары һәм туруннарының яраткан картәтисе.

 

Ихтирамга лаек якташыбыз
Ихтирамга лаек якташыбыз
Автор:Гузяль Ибраева
Читайте нас