

– Ева кечкенәдән үк музыка белән кызыксына. Без аның белән концертларга еш йөри идек. Опера һәм балет, курчак театрларына барулар аның күңелендә якты тәэссоратлар калдырды. Ул артистларның тамашачылар алдында чыгыш ясап, хисләрен җиткерүен яратып карый иде. Безнең гаиләнең үз гореф-гадәтләре бар, Ева һәм аның ике сеңлесе кичләрен өйдә чыгыш ясыйлар, – ди аның әнисе Вера Копылова.
Ева республика, бөтенрәсәй һәм халыкара проектлар лауреаты. Казанышлары өчен күп тапкыр призлар һәм бүләкләр алган. «Уральский звездопад», «Энергия звезд», «Белые крылья» кебек төрле халыкара конкурсларда катнашкан. Халыкара фестивальдә аңа эстрада вокалы номинациясендә икенче дәрәҗә лауреат дипломы тапшырылган. Ул шулай ук күп жанрлы Бөтенрәсәй балалар, үсмерләр һәм өлкәннәр иҗаты конкурсының өченче дәрәҗә лауреаты дипломы белән бүләкләнгән. «Башкортстан талантлары», «Рәсәй талантлары» халыкара бәйгеләрендә «Вокал» номинациясендә икенче һәм өченче дәрәҗә лауреат булган. Ә күптән түгел ул «Яшь талантлар-2023» арт-проектында яшь пианистлар катнашачак Бөтенрәсәй конкурсына сайлау этабын узды. Бу ул ирешкән барлык казанышлар түгел әле.
Педагоглары Т. Кандрашкина һәм И. Яхина Еваның бик тырыш кыз булуын билгеләп үттеләр. Аңа иҗади уңышка ирешүдә нәкъ менә шушы сыйфаты ярдәм иткән дә инде.
– Бу уку елында фортепиано белән бәйле бер генә бәйгене дә калдырмаска тырышабыз. Балалар сәнгать мәктәбе Евага, аеруча сәләтле укучы буларак, республика Башлыгы стипендиясен юллап гариза язды, – дип хәбәр итте аның фортепиано укытучысы Илона Викторовна.
– Элек фортепиано җиңел фән дип уйлый идем. Алай түгел икән. Дәресләр бик күп тырышлык таләп итә. Миңа башкорт композиторлары Нариман Сабитов, Халик Заимов әсәрләре ошый. Быел композитор Карлос Гарделның яңа композициясен уйнадым һәм хәтта аның иҗаты буенча эссе яздым, – диде Ева.
– Әлбәттә, мин дә, һәр кеше кебек, чыгыш алдыннан дулкынланам, әмма ул турыда уйламаска тырышам, – ди кыз.
Ул үзенең укытучылары Илона Яхина, Татьяна Кандрашкина, Айгөл Садрисламова һәм Лилия Юлмөхәммәтова турында хөрмәт белән сөйли һәм аларга музыка дөньясын ачканнары, сәнгатькә мәхәббәт тәрбияләгәннәре өчен рәхмәт белдерә.
Ә күптән түгел «Атайсал» шигырьләр конкурсына йомгак ясалды, анда Ева кече яшь төркемендә үзе иҗат иткән шигырь белән өченче урын алды. Ул бу шигырьне Бөек Ватан сугышы елларында батырлык күрсәткән бабалары рухына багышлап язган.