Чишмэ
+25 °С
Ясно
Район кешеләре
24 Марта 2023, 08:21

Заман белән бергә атлаучы мөгаллим

Шушы көннәрдә Тарих-туган якны өйрәнү музеенда РСФСРның халык мәгарифе отличнигы, Новотроицкий урта мәктәбенең элекке биология укытучысы Риза Вәлиевны хөрмәтләделәр.

Заман белән бергә атлаучы мөгаллимЗаман белән бергә атлаучы мөгаллим
Заман белән бергә атлаучы мөгаллим

Районда Педагог һәм остаз елына багышланган чаралар уза. Шушы көннәрдә Тарих-туган якны өйрәнү музеенда РСФСРның халык мәгарифе отличнигы,

Новотроицкий урта мәктәбенең элекке биология укытучысы Риза Вәлиевны хөрмәтләделәр.

«Укытучылык тәҗрибәсе һәм гомер буе шәхси үрнәк булу...» дип исемләнгән кичә хезмәт һәм сугыш ветеранының 95 еллык юбилеена багышланды.

Бергә эшләргә насыйп булган дуслары һәм хезмәттәшләре, Риза Вәлиев кебек, балаларның йөрәгендә укуга кызыксыну уята белгән укытучының шәкертләре белән очрашу узды.

– Риза Нурлый улы гаиләсе белән Новотроицкий авылына 1969 елда мәктәп директоры булып килде. Мәктәп яңа иде (моңа кадәр без элекке колхоз идарәлеге бинасында укыдык), әмма сыйныф бүлмәләрендә бернәрсә дә юк иде диярлек. Ул килгәч ел саен яңа кабинетлар җиһазландырылды, – дип истәлекләре белән уртак-лашты укучысы Ирек Габидуллин.

Мәктәп директоры беренче көннәрдән үк балаларга уңайлы шартлар булдыруга бар көчен куя. Бу эштә аңа «Заветы Ильича» колхозы рәисе ярдәм итә. Алар уртак тырышлык белән җиһазлар һәм такталар сатып алалар. Укучылар белән яшелчә-җимеш үстереп, уңышны мәктәптә һәм интернатта балаларны ашату өчен кулланалар. Ә бер өлешен сатып, кергән акчага кирәкле әйберләр алалар.

Укучылары әле булса аның дәресләрен хәтерлиләр, тормышта кулланалар, киңәш сорап мөрәҗәгать итәләр, ә ул еллар буе тупланган тормыш тәҗрибәсе белән уртаклаша.

– Мине 1975 елда Новотроицкий урта мәктәбенә укытучы һәм директор итеп җибәрделәр. Августта килдем. Мәктәп капкасын ачып керсәк, тирә-юнь шау чәчәккә күмелеп утыра, шундый матурлык! Территориядә чисталык! Зур мәктәп яны участогында идеаль тәртип. Бинага керәбез – ул шәһәр мәктәбеннән бер яклап та калышмый, күпкә яхшырак та. Риза Нурлый улы мәктәптә беренчеләрдән булып лингофон (Башкортстанда икәү генә иде), физика һәм башка фәннәр буенча кабинетлар булдырган. Бу кабинет системасы кертелә башлаган гына еллар иде. Югары дәрәҗәдә булу өчен җитди эшләргә кирәк булачак, дигән нәтиҗәгә килдем. Биш ел эшләү дәверендә Риза Нурлый улы минем киңәшчем, чын укытучым һәм остазым булды. Ул мине күп нәрсәгә өйрәтте, – дип сөйләде Риза Нурлый улы белән эшләгән еллары турында Башкортстан Республикасының атказанган мәгариф хезмәткәре Марсель Терегулов.

Сөләйман Ваһапов аның эшкә карата аерым мөнәсәбәте булуын билгеләп үтте һәм моны «Риза кебек эшләү» дип атавы турында сөйләде.

– Ул нинди генә эшкә алынса да, барысын да җиренә җиткереп, җанын биреп, намус белән эшли. Ул җитәкчелек иткән мәктәп яны участогы республикада иң яхшыларның берсе булды, аның укучылары 14 тапкыр Бөтенсоюз халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсендә катнашып алтын һәм көмеш медальләр алып кайта. Пенсиягә чыккач умартачылык белән шөгыльләнә, монда да күңелен биреп эшли, бик күп укучыларын бу эшкә өйрәтә. Аннары спорт белән мавыга башлый. Ул бүген дә чаңгыда йөгерә, – диде ул.

Аның остазлык сәләте турында шәкертләре Фәния Солтанова, Илдар һәм Ирек Габидуллиннар, Флорит Гаймалетдинов һәм Илфат Батыршин да сөйләделәр.

– Сез безгә оптимизм бирәсез, яшь буынга ничек яшәргә һәм ничек эшләргә кирәклеген күрсәтеп, үрнәк булып торасыз, – диде 5нче мәктәпнең Новотроицкий филиалы мөдире Миләүшә Миңнеәхмәтова.

Кичәдә Риза Вәлиевны авылның тере легендасы дип атаучылар күп булды. Педагогик хезмәт ветеранының көч-дәрте әле дә ташып тора, ул чарага килгән кунакларны таң калдырып, курай көенә биергә төшеп китте.

Мөгаллимнең арытаба да башкаларга үрнәк булып, озын һәм күркәм гомер кичерүен телибез.

 

Заман белән бергә атлаучы мөгаллим
Заман белән бергә атлаучы мөгаллим
Автор:Гузяль Ибраева
Читайте нас