Әлеге гаилә сигез ел элек федераль проект буенча яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү программасында катнашкан.
Без Әлфия Ринат кызы белән «Кояшкай» балалар бакчасы янында очраштык. Ул зур улы Илдар һәм төпчеге Айсылу белән 5 яшьлек Илмирны алырга килгән иде. Малайлар балалар мәйданчыгында уйнаган арада сөйләшеп тә өлгердек.
Яшьләр Сафар авылында танышканнар. Туйдан соң әти-әниләре белән яшәгәннәр, икенче уллары тугач, ипотекага бер бүлмәле фатир сатып алганнар.
– Безгә Шикәр заводы бистәсе ошый, монда тыныч һәм тормыш иптәшемнең әти-әнисе дә янәшәдә яши. Бик тә кыз бала алып кайтырга теләдек. Менә шулай күп балалы ата-ана булып куйдык, – дип елмая Әлфия Ринат кызы кочагыннан ычкынып, абыйлары янына тауга менәргә талпынган кечкенә кызын кочаклап. – Бу программа турында безгә зур улыбыз тугач әни сөйләде. Документларны тапшырып карагыз, бәлки килеп чыгар, диде ул. Өметләнеп чиратка бастык. Сигез ел көттек, район хакимиятеннән шалтыратып хәбәр иткәч, үз бәхетемә ышанмадым.
Ире Илдус Фәйрүз улы гаиләсеннән еракта, вахта ысулы белән электр-газ белән эретеп ябыштыручы булып эшли. Әлфия шатлыклы хәбәр алган көнне ул Якутиядә булган. Шул вакыттан соң күп балалы яшь гаиләнең тормышы бөтенләй яңа сценарий буенча үзгәргән. Утырып уйлашканнан соң зур йорт сатып алырга булганнар. Хәзер алар балалар бакчасы һәм мәктәп якында гына булган уңайлы вариант эзлиләр. Тиздән хыялларындагы яңа йортка кү-ченеп яшәргә өметләнәләр.
Чишмә районы хакимиятенең торак мәсьәләләре буенча белгече Алсу Пугасей билгеләп үткәнчә, район хакимиятендә 56 яшь гаилә «Рәсәй Федерациясе гражданнарын уңайлы торак һәм коммуналь хезмәтләр белән тәэмин итү» дәүләт программасының «Гражданнарга торак белән тәэмин итүдә һәм торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүдә дәүләт ярдәме күрсәтү» программасы буенча исәптә тора.
2022 елда ике яшь гаиләгә торак сатып алу яки төзү өчен сертификат бирелгән. Аларның берсе сертификат акчасына ипотекасын түләгән, ә икенчесе төзелә торган йорттан фатир сатып алган.