Декрет ялы – тормышыңны планлаштыру вакыты да: һәркем элекке эшенә кире кайтмый. Кемдер арытаба да балалар тәрбияләвен дәвам итә, икенчеләре укып яңа һөнәр ала, өченчеләре үз бизнесларын ача.
Регина исә үз эшен тамырдан үзгәрткән һәм малтабарлык эшчәнлеге белән шөгыльләнә башлаган (әлегә өйдә булса да) кешеләрнең берсе.
Ләкин бу турыда бераз соңрак язарбыз. Өч кыз үстерүче эшлекле әни белән без хатын-кызлар көне алдыннан районның Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге оештырган «Киләчәк эшкуары – хатын-кыз» чарасында таныштык.
– Мин һәрвакыт яңалыкка омтылам. Визажист һәм колорист белемем бар. Ә кием тегү – ул балачак хыялым, шуңа күрә бу эшкә тотындым. Ләкин тегү белән шулкадәр мавыгып китәрмен дип уйламаган идем. Эчке киемнәр тегәргә өйрәнәсем килде. Аннары киемнәр конструкцияләүнең асылын аңларга теләдем. Өченче декрет ялымда тегү серләрен дә үзләштерергә булдым. Уфада һәм Чишмәдә иң яхшы осталарда укыдым. Беренче сынау уңышлы узды – үземә классик итәк, аннары жакетлар, курткалар тектем. Укулар тәмамланганда остазым мине иң тырыш укучыларының берсе дип атады, – дип сөйли Регина.
Әмма Регина күбрәк өйдә кию өчен киемнәр тегәргә ярата, алар аны җылылыгы һәм уңайлылыгы белән җәлеп итә. Аларны бик теләп туганнарына һәм якыннарына тегә, заказлар кабул итә. Киләчәктә ул югары сыйфатлы һәм матур тукымалардан затлы киемнәр тегәргә планлаштыра.
Күптән түгел ул үз эшен ачарга теләүчеләргә дәүләт ярдәме күрсәтү программасы турында белгән. Регина Уразмәтованың бизнес-планы әзер инде, тиздән ул аны Чишмә районы буенча мәшгульлек үзәгенә тәкъдим итәчәк.
– Һәркемнең хыялы бар. Һәм һәрбер максат тырышлык белән ирешелә. Көндәлек кечкенә адымнар зур максатларга илтеп җиткерә. Гаиләмә ярдәм иткәне һәм миңа ышанганы өчен рәхмәтлемен, – дип уңыш сере белән уртаклашты Регина Уразмәтова.