Чишмэ
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Район кешеләре
17 март 2023, 12:42

Иҗат җимешләре җанда ярала

Һәр кешенең нинди дә булса сәләте бар, ә кайберәүләрдә берничә сәләт үрелеп бара. Нина Филатова да шундый кешеләрнең берсе.

Иҗат җимешләре җанда ярала
Иҗат җимешләре җанда ярала

Ул «Надежда» хорының актив катнашучысы булудан тыш, шигырьләр дә иҗат итә. Аның эше романтик өлкәгә бәйле булмаган, күп еллар Чишмә сөт заводында баш технолог, җитештерү цехы начальнигы вазифаларын башкарган.

Тумышы белән ул Бүз-дәк районының Гафури авылыннан. Әтисе белән әнисе эшли дә, ял итә дә белгәннәр – ике тавышка җырлый башласалар, таң калып тыңларлык булган. Әтисе матур шигырьләр дә язган, әмма мәшәкатьле авыл тормышында иҗат өчен вакыты калмаган.

Нина Александровна тәүге шигырен 13 яшендә, 1957 елда мәктәптә укыганда язган, аны әле дә яттан белә. Хәзер үзешчән шагыйрәнең иҗат җимешләрен язу өчен калын блокноты бар, 65 ел элек язылган беренче шигыре тәүге биттә урнашкан.

– Бу блокнотны апам бүләк итте. Нина, күңелеңә килгән бер шигырьне язып куй, шулай иткәндә берсе дә онытылмас һәм сакланыр, диде. Электән язганнарны хәтергә төшереп сырладым, калганнары – яңарак иҗат ителгән, – ди Нина Филатова.

Әнисе кызын укытучы итеп күрергә хыялланса да, ул Уфада авыл хуҗалыгы институтының ветеринария факультетында белем алган. Студент тормышы кызыклы була, күп чараларда катнаша, җыр һәм бию түгәрәкләренә йөри. Шигырь язуы сирәгәя, алар күбрәк назлы хисләргә багышлана. Студент чагында Мәләвез егетенә кияүгә чыга, уллары туа. Яшь гаилә башта Кушнарен районында яши, аннары Мәләвезгә күченә, ә 1974 елда Чишмәгә килеп урнаша. Нина Александровна ветеринария дәваханәсе лабораториясенә химик-токсиколог булып эшкә урнаша. Аннары Чишмә сөт заводында җитештерү цехы начальнигы була. Заводта ул 19 ел эшли.

– Башкаларның ничек итеп әсәрләр, шигырьләр иҗат итүен белмим, әмма минем болай – мәсәлән, иртән уянгач, күзләремне ачып, уйланып ятканда башыма шигырь юллары килә, аларны тиз генә язып куймасаң, хәтердән югалачак һәм искә төшереп тә булмаячак, – дип аңлата шагыйрә.

Нина Филатованың «Миңа һәм Җиңүгә 30 ел», «Армиядәге оныкларга хат» һәм башка шигырьләре район гәзитендә дә басылып чыккан.

– Мин җиңүгә бер ел кала туганмын, сугыш чорында дөньяга килгән бала булганга күрә, бөтен тормышымда аның кайтавазы бар. Әти-әниемнең, тирә-юньдәгеләрнең сугыш турындагы хатирәләрен ишетеп үстем, бу темага еш яздым һәм язам, – дип аңлата ул.

Аның күңелгә үтеп керерлек шигырьләре бар, шуларның берсе «Әнигә» дип исемләнгән истәлекле шигырь, «Кемдер каләмгә үрелмә дип әйтте...» дигән фәлсәфи язмалары һәм табигать, туган як турында язылган башка бик күп иҗат җимешләре бар. Шигырь юллары рифмага салынган, укуы җиңел. Ул укучыга үз фикерен җиткерә белә.

Нина Александровна вакытын бушка үткәреп, эшсез утырырга күнекмәгән, репетицияләрдән һәм «Надежда» хорында чыгыш ясаудан тыш, спорт комплексы бассейнына йөри, шул ук вакытта китапханә карамагындагы әдәби клуб әгъзасы да булып тора, үзе язган шигырьләрен иҗатташларына укып ишеттерә.

Иҗат җимешләре җанда ярала
Иҗат җимешләре җанда ярала
Автор:Рима Губайдуллина
Читайте нас: