Чишмэ
+1 °С
Болытлы
75 лет Победы
Барлык яңалыклар
Район кешеләре
17 март , 11:03

Чәчәкләр арасындагы тормыш

Күп бакчачылар үсентеләр чәчү өчен тартмалар, орлыклар әзерли генәбашлаганда, Чишмә поселогында яшәүче Миләүшә Хисмәтуллинаның чәчәк үсентеләре гөрләп яфрак ярып, чәчәк атып утыра инде.

Чәчәкләр арасындагы тормыш
Чәчәкләр арасындагы тормыш

Район урамнары соры һәм пычрак булса да, Хисмәтуллиннарның йортында – язгы яшеллек. Үсентеләр теплицага март ахырында чыгарып утыртылачак.

– Чәчәкләр белән күптән түгел шөгыльләнә башладым – өченче ел утыртам. Үз хаталарымда тәҗрибә тупладым инде, үсентеләр белән нәрсә эшләргә яравын һәм ярамавын беләм. Бу эштә ирем белән кызым да ярдәм итә, тормыш иптәшем су сибәргә, җир казырга ярдәм кулы сузса, кызым күчереп утыртырга булыша, – ди ул.

Аллы-гөлле чәчәкләр белән балкып утырган бакча һәр ихатаның төп бизәге, шуңа күрә Миләүшәгә күпләр үсенте сорап мөрәҗәгать итәләр.

Чәчәк үстерүчеләрнең күбесе петуниягә өстенлек бирүгә карамастан, ул хризантема, сальвия, бәрхет гөл, алиссум, виола һәм башка берьеллык чәчәкләр үстерә.

– Европадан яздырып алган орлыкларны гына утыртам. Җирне дә сатып алам. Чәчү эшләрен узган елның декабрендә башладым, 5 мартта чәчүне туктаттым, хәзер инде иртәрәк чәчәк арттыру өчен соң. Яз башы белән үсентеләр бармы, дип кызыксынучылар бар. Күпләр петунияне ярата, әлеге чәчәкләр ачык төстә булуы, җәй буе туктаусыз чәчәк атуы белән игътибарны җәлеп итә, – дип сөйли Миләүшә Хисмәтуллина.

Ачыклануынча, петуния (һәм башка кайбер чәчәкләр) ампель һәм куаклы була. Аермасы шунда, ампель чәчәкләр эрерәк һәм бер үсенте бер метрга кадәр җәелеп үсә.

Миләүшә чәчәк үстерүнең төрле алымнарын өйрәнә һәм яңа чыгарылган сортларны үстерергә тырыша, чөнки аларны яратып сатып алучылар бар. Мәсәлән, узган елда петуниянең «Йолдызлы күк» сортын, шулай ук төрле төстәге купшы чәчәклеләрен сораучылар күп булган.

Быел үсентеләр ике тапкыр тизрәк үсә, язгы җылыны сизә. Алар тере зат кебек, аларны яратып, тәрбияләп торырга кирәк, шул чакта гына алар сулмый, ныгый һәм купшы чәчәк атып сөендерә.

Май аенда Миләүшә Хисмәтуллина базарга үсентеләр сатарга чыга. Бакчасында чәчәк үстерергә теләүчеләр аны сорауларга күмәләр: ничек карарга, нинди ашламалар кулланырга, ничек утыртырга кирәклеге турында сорашалар. Ул беркемне дә җавапсыз калдырмый, киңәшен бирә, күрсәтә-аңлата.

Һәвәскәр чәчәк үстерүченең сүзләренә караганда, хәзер вегетатив чә-чәкләр популярлаша бара. Бу зур үсемлекләрдән кисеп алынган ботакларны тамырландыру. Алар, орлыктан чыкканга караганда, купшылыгы белән аерылып тора. Ул петуния һәм калибрахоа кебек чәчәкләрне шулай сабактан гына үрчетә. Бу чәчәкләр башкаларыннан төрле төстә, төрле бизәкле һәм ак таплары булуы белән аерылып тора һәм сатып алучыларны сокландырып, игътибарын җәлеп итә.

Чәчәкләр арасындагы тормыш
Чәчәкләр арасындагы тормыш
Автор:Рима Губайдуллина
Читайте нас в