Чишмэ
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Район кешеләре
10 март 2023, 10:36

Шатлыкта да, кайгыда да бергә

Чишмә районының ЗАГС бүлеге матур датада – 2023 елның 3нче мартында район Мәдәният сараенда алтын һәм бриллиант туйларын бәйрәм итүчеләрне һәм яшь парны никахлары уңаеннан тәбрикләде.

Шатлыкта да, кайгыда да бергә
Шатлыкта да, кайгыда да бергә

Горный авылыннан Габидулла һәм Әлфия Сафиуллиннар, Чишмә поселогыннан Мәгъсүм һәм Гөлүсә Гыйльвановлар 60 ел бергә гомер кичерүләрен, Ибраһим авылыннан Фаил һәм Миңнегөл Юнысовлар 50 ел уртак гомер итүләрен – алтын туйларын билгеләп үттеләр.

Залда Мендельсонның «Туй маршы» яңгырады. Юбилярлар баскычтан күтәрелә башладылар. Алар-ның бер-берсенә ярдәм итеп, кулга-кул тотынышып атлавын күреп күңелләр нечкәреп китте. Алар тормыш юлын да шулай иңне-иңгә куеп үрләгәннәр. Барлык авырлыкларны бергә узганнан соң гына мондый тантанага лаек булып була.

Ул көнне алар яңа өйләнешүче яшь парга – Артур Гәрәев белән Руфинә Корычбаевага зур мәхәббәт, шатлыкларын һәм борчуларын уртаклашып яшәүләрен теләделәр, хәер-фатыйхаларын бирделәр.

Горный авылыннан Габидулла һәм Әлфия Сафиуллиннар яшьләргә шаян формада үзара аңлашып, бер-берсенә юл биреп яшәүләрен теләделәр. Габидулла Кәлимулла улы Горный авылына гаиләсе белән 1984 елда күченеп килгән. Лаборатор җәнлекләр питомнигында 20 ел ат караучы, ә хәләл җефете Әлфия апа штукатур-буяучы булып эшләгән. Өч ул үстергәннәр, хәзер инде аларның үз гаиләләре бар, әти-әниләренә оныклар һәм оныкчыклар бүләк иткәннәр.

Чишмә поселогында гомер кичерүче Гыйльвановлар да йортлары шау-гөр килеп тору шатлыгы белән уртаклаштылар. Ял көннәрендә аларга гаиләләре белән ике кызлары, оныклары һәм туруннары килә. Гөлүсә апа такмаклар да җырлап күрсәтте. Мәгъсүм абый тумышы белән Благовар районының Иске Сынташ, ә Гөлүсә апа Татарстанның Актаныш районы Табанлыкүл авылыннан. Кыз җидееллык мәктәп тәмамланганнан соң Урта Азиягә китә һәм анда үзенең сөйгәнен очрата. Икесе ике тарафтан булган яшь йөрәк шунда кавыша.

1971 елда алар Чишмәгә килеп урнашалар, гомер буе тимер юлда эшлиләр. Пенсиягә чыккач, маллар асрыйлар. Аларның әле дә эшсез торганнары юк, бакчада оныкларына дип яшелчә, җиләк-җимеш үстерәләр.

Ибраһим авылында гомер кичерүче Фаил һәм Миңнегөл Юнысовлар да яшь парларга олы мәхәббәт теләделәр.

– Без Тәпәреш авылында танцыга баргач таныштык. Элек яшь егетләр күрше авыл кызларын күзләргә баралар иде, – дип истәлекләре белән уртаклашты Фаил абый.

– Чибәр кызны күрдем дә гашыйк булдым. Миңа карамас, кире кагар дип бераз шөрләдем. Шуңа күрә хәйләләп, мин зоотехник, дип әйттем. Дуслашып киттек, аннары әти-әни белән таныштырырга алып кайттым. ЗАГСка гариза бирдек, аннары мине армиягә алдылар. Миңнегөл минем әни белән яшәп калды, фермада сыер савучы булып эшләде. Ике ел хәрби хезмәттә булып кайттым. Гомер буе колхозда эшләдек, – ди ул. 

Балалар туа, бәхетле мизгелләр дә, кайгы-хәсрәтләр дә күп була. Фаил абый авариягә эләгә, Миңнегөл апа аны карап аякка бастыра.

– Эш күп иде, сүз көрәштереп торырга вакыт та, көч тә булмады. Барысын бергә эшләдек – урманга барып утынны да, печәнне дә бергә әзерләдек. 24 ел кайнам белән яшәдек, ике ул һәм бер кыз үстердек, – диде Миңнегөл апа.

Яңа өйләнешкән парлар гаилә учагын кабызгач, барлык кунаклар һәм юбилярлар аның озак януын, шатлыкта да, кайгыда да җылы бөркеп торуын теләделәр.

 

Шатлыкта да, кайгыда да бергә
Шатлыкта да, кайгыда да бергә
Автор:Гузяль Ибраева
Читайте нас: