Чишмэ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Район кешеләре
10 март 2023, 10:25

Хыялын тормышка ашырган

Ар авылыннан Фәнзүрә Гыйззәтуллина ел ярым элек сыр җитештерү белән шөгыльләнә башлаган.

Хыялын тормышка ашырган
Хыялын тормышка ашырган

Аның кулындагы сөт җиңел генә качокавалло, буррата, качотто, страчателла, бельпер кнолле, камамбер, томм сырларына әверелә.

Ирле-хатынлы Гыйззәтуллиннар лаеклы ялга чыкканнан соң шәһәрдән авылга кайтырга булганнар. Йорт сатып алганнар, ихата-кураны торгызганнар. Биредә барысы да алар теләгәнчә: тәрәзә артында матур табигать күренешләре, саф һава, үзләре җитештергән экологик чиста һәм сыйфатлы азык-төлек.

Фәнзүрә Фаяз кызы күп еллар мәктәпкәчә белем бирү өлкәсендә эшләгән. Аңа гел хәрәкәттә булу, яңалыкка омтылу хас. Ул пенсиягә чыккан тәүге көннәрдә үк вакыт узу белән өстәмә акча чыганагына әвереләчәк яңа шөгыль табу турында уйлана башлаган.

– Хыял – ул максат, адәм баласы кыенлыкларга, юлындагы киртәләргә карамастан максатына ирешергә омтыла, – ди Фәнзүрә Гыйззәтуллина. – Мин бернәрсәгә дә үкенмәслек итеп яшәргә тырышам, һәрвакыт үзем теләгән юлны сайлыйм. Бервакыт күршеләрдән сөт сатып алгач, беренче тапкыр адыгей сыры ясап карадым. Шуннан башланды инде. Үзем ясаган тәүге сырны бик ошаттым, сатып алынганы белән чагыштырырлык түгел иде. Гаиләм дә, ахирәтләрем дә авыз итте. Аннары интернет киңлекләрендә очраклы рәвештә сыр җитештерү курсларына тап булдым. Анда безне 200 төрле сыр ясарга өйрәттеләр. Бик гаҗәп тоелды, чөнки әлегә кадәр берничә төр – эретеп һәм ярым каты сыр гына эшли белә идем. Хәзер страчателла ясыйм да, татып карыйм, тәмле, әмма чынлыкта тәме нинди булырга тиешлеген белмим! Ял көннәрендә балалар, дуслар киләләр һәм минем сырның алар ашап караганнан күпкә тәмлерәк булуын әйтеп тынычландыралар, – дип елмая ул. 

Әлегә Фәнзүрә Фаяз кызы сырны 10 литр сөттән генә ясый. Сыйфатлы чималны күршеләреннән ала, алар заказны кертеп үк бирәләр. Газ плитәсе өстендә һәрвакыт 10 литрлы кәстрүле тора, янәшәдә генә сөзгеч, термометр, үлчәгеч, төрле зурлыктагы иләкләр, поднослар тезелеп киткән. Бөтен кирәк-яраклары менә шул. Җәйгә чыккач чын сыр кайнату өчен махсус савыт-җайланма сатып алырга тели. Чөнки заказлар арта бара. Күбрәк сыр җитештерергә әзер булырга кирәк.

Аның фикеренчә, һәр хуҗабикә өй шартларында сыр ясарга өйрәнә ала. Иң җиңеленнән – адыгей сырыннан башларга кирәк. Әлегә Фәнзүрә Фаяз кызы өчен иң катлаулысы – зәңгәр күгәрекле сыр рецепты, аның серенә төшенеп җитә алмый әле. Ә камамбер, ягъни ак күгәрекле сырның тәме күңеленә хуш килгән.

Гыйззәтуллиннарның йортында сөт һәрвакыт соңгы тамчысына кадәр кулланыла. Аннан сыр гына түгел, каймак, май, эремчек тә ясыйлар, эремчек суын икмәк һәм башка камыр ризыклары пешерү өчен кулланалар. Ә сырдан тортлар, рулетлар дисеңме, нәрсә генә әзерләмиләр. Трюфельләр дә һәркемнең күңеленә хуш килә. Ул – эченә чикләвек һәм киптерелгән җиләк-җимеш салып эшләнгән сырлы-шоколадлы шарчыклар. Хуҗабикә трю-фельләрне күбесенчә моцарелла сырыннан әзерли.

– Шәхсән мин гаи-ләм өчен ышанычлы таяныч булырга хыялланам. Тормышта уңышка ирешергә һәм үз теләгемне гамәлгә ашырырга телим. Минем казанышларым үзем һәм гаиләм өчен генә түгел, җәмгыять өчен дә файдалы булырга тиеш. Шул чакта гына эш рухи канәгатьлек китерәчәк, – ди ул.

Хыялын тормышка ашырган
Хыялын тормышка ашырган
Автор:Дильбар Хамитова
Читайте нас: