Чишмэ
+2 °С
Болытлы
75 лет Победы
Барлык яңалыклар
Район кешеләре
10 март , 11:22

Хакимият башлыгы вазифасында – 34 ел

Шушы көннәрдә Дурас авыл Советы хакимияте башлыгы Фәнил Заманов 65 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Әлеге вазифада эшләвенә дә 34 ел вакыт узган.

Хакимият башлыгы вазифасында – 34 ел
Хакимият башлыгы вазифасында – 34 ел

– Әти-әни үрнәге, өлкән иптәшләрнең киңәше көч биреп торды, аларга тиңләшеп эшләдем, – ди Фәнил Мөнир улы.

Авыл Советы рәисе итеп ул 31 яшендә сайлана. Авыл халкының көнкүреше аңа якыннан таныш. Тумышы белән ул Дурастан тугыз чакрым ераклыктагы Чукраклы авылыннан. Күп балалы гаиләдә сигезенче бала булып дөньяга килә. Әтисе районның авыл хуҗалыгы идарәлегендә бухгалтер булып эшли, җәй көне 31 чакрым араны велосипедта, кыш көне ат белән үтә. Әнисе терлекчелектә хезмәт куя, сыер сава, бозаулар карый. Алар тугыз баласына да белем бирә – бишесе югары уку йортларын,  дүртесе техникум тәмамлый.

Фәнил, Дурас мәктәбендә урта белем алып, Башкорт авыл хуҗалыгы институтына укырга керә. Аны тәмамлагач, Чапаев исемендәге колхозга зоотехник булып эшкә кайта. Берникадәр вакыттан соң аны партиягә алалар, ә 26 яшендә инде колхозның партком секретаре итеп куялар. Ул вакытта колхозда 82 коммунист һәм Бөек Ватан сугышында катнашкан 85 кеше була. Барысы да үрнәк кешеләр булалар.

– Безнең эш авылларда уңайлы шартлар тудыру, халыкка хезмәт итү – бу авыл Советы торак пунктларын, тулаем алганда территорияне карап, тәртиптә тоту һәм башкалар. Ел саен берәр зур эш башкарырга тырышабыз. Барлык авылларда Бөек Ватан сугышында катнашкан якташларга мемориаллар куелды, шуларның дүртесе – соңгы ике елда. Балалар мәйданчыклары, Дурас авылында чиркәү, Әлбәйдә мәчет төзелде. Эшләр дәвам итә, хәзер Пенза авылында мәчет төзелеше бара, халык соравы буенча шунда ук часовня салырга планлаштырабыз. Өч торак пунктта суүткәргеч системаны тулысынча алыштырдык, ихатадарга суисәпләгечләр куелды. Быел Бүләкбаш авылында Урындагы башлангычларга ярдәм күрсәтү программасы буенча су башнясын алыштырырга һәм суүткәргечне ремонтларга планлаштырабыз. Сүз уңаеннан, алты ел эчендә авыл биләмәсендә бу программа буенча бик күп эшләр башкарылды. Быел да конкурстан узарбыз дип ышанам, – ди Фәнил Мөнир улы.

Эшләр һәм мәшәкатьләр җитәрлек, ләкин ул күңел төшенкелегенә бирелмичә, киләчәккә өмет белән яши, җанын бирердәй булып эшли. Аның белән аралашуы да җиңел. Эшендә аңа, әлбәттә, юмор хисе дә төрле хәлләргә башкача күзлектән карарга ярдәм итәдер. Ул кешеләрне бары тик яхшы яктан гына күрә белә.

– Һәр торак пунктта битараф булмаган актив кешеләр, старосталар бар. Болар – Әлбәйдән Ришат Рәхимов, Бүләкбаштан Равил Дәүләтов һәм башка җәмәгать эшлеклеләре, – дип ярдәмчеләрен санап китте авыл Советы биләмәсе башлыгы. – Алар халыкны оештыра, бергәләп территорияләрне төзекләндерү өчен өмәләргә чыгалар, конкурсларда катнашалар. Нинди генә проблема булмасын, авыл Советы хакимияте хезмәткәрләре халыкны кабул итүдән баш тартмый, үзләре дә алар янына бара. Өлкәннәр юбилейларына, бәйрәмнәргә чакыралар, көтәләр. Алар белән аралашу җанга рәхәт. Безнең эштә күңелле мизгелләр күбрәк дип саныйм, – ди ул.

Авыл Советы башлыгының ышанычлы тылы – тормыш иптәше Саҗидә Сәетгали кызы. Ул Дурас мәктәбендә география һәм музыка укытучысы булып эшләгән. Замановлар, мәшәкатьләре баштан ашкан чакта да, хуҗалык алып барудан баш тартмый, мал-туар, кош-корт, казлар асрыйлар. Актив ял турында да онытмыйлар, бәйрәмнәргә, концерт-театрларга йөриләр, ипподромда булырга яраталар.

– Әлеге чаралар безне рухи яктан баета. Җиңүгә омтылган җайдакны һәм ыргылып чапкан чабышкы атны күреп, илһамланам. Тормыш – ул көрәш, ярыш. Тормышта һәрвакыт беренче була алмасаң да, шуңа омтыласың. Ә моның өчен көн саен эшләргә кирәк. Авырлыкларны җиңеп, алга таба барырга көч аласың, – дип саный Фәнил Заманов.

Хакимият башлыгы вазифасында – 34 ел
Хакимият башлыгы вазифасында – 34 ел
Автор:Гузяль Ибраева
Читайте нас в