Бу көнне юбиляр янына кызлары һәм кияүләре дә кайткан иде. Халидә әбинең өе якты, ямьле, һәр җирдә тәртип. Биредә хезмәт сөючән, пөхтә һәм кунакчыл хуҗабикә яшәве күренеп тора.
Ул шушы авылда, күп балалы Хатмулла һәм Асия Рәхмәтуллиннар гаиләсендә туып үскән, шунда гомер кичергән, балалар үстергән, оныклар тәрбияләгән.
– Әткәйнең сугышка киткән көнен хәтерлим, әнкәй берсеннән берсе бәләкәй дүрт бала белән калды, ул вакытта миңа, иң зурысына, сигез яшь иде. Өлкәннәр әтине озата барырга рөхсәт итмәделәр, эне-сеңелләремне карарга калдырдылар, әткәемне тәрәзә төбенә утырып, елап озатып калдым, – дип искә ала Халидә Хатмулла кызы.
Әтиләре сугыштан гарипләнеп, бер кулсыз кайта. Гаиләдә тагын дүрт бала туа. Сугыш чорында алар, күпләр кебек ач булмасалар да, михнәт күреп, очын очка ялгап яши. Әниләре атлар карый, сыер һәм сарыклар асрый, пима басарга да оста була. Халидә, өлкән кыз буларак, аңа һәрчак ярдәм итәргә тырыша, яшьтәшләре белән бергә печән, утын әзерли, колхоз басуында башак җыя.
– Иртә яздан кырга чыгып кычыткан, какы, күкебаш, алабута җыя идек. Нәрсә генә ашамадык, төрле үлән, бәрәңге кәлҗемәсе, агуланмаганбыз да, дип гаҗәпләнәм, әле булса исән-саумын, – ди Халидә апа.
Ул сугыштан соң да колхозда эшләвен дәвам итә. Җәен кырда, кышын фермада – мал азыгы цехында эшли. Авылдашына кияүгә чыгып, аның белән дүрт кыз бала тәрбияләп үстерә.
– Әнине ялгызын калдырмыйбыз, чиратлашып кайтып яшибез. Күзләре начар күрсә дә, җәен бакчага чыгып урап керә, барысын да күз уңында тота. Ул безнең баллы ризыклар ярата, дөньялар җитеш, өйләр җылы һәм ямьле булуга шатланып яши. Төп йортта еш кына бергә җыелабыз, хуҗалыктагы барлык эшләрне бергәләп эшлибез, бәйрәмнәр үткәрәбез, җырлашап утырабыз. Әни һәрвакыт үзе яраткан җырын җырлый. Элек әткәй гармунда уйнап, парлап җырлый торганнар иде, хәзер гармунда мин уйныйм, – дип елмая кызы Резеда.
Халидә Хатмулла кызына ныклы сәламәтлек, киләчәктә дә балаларының игътибарын күреп, яңа туган һәр көнгә сөенеп яшәвен телибез.