Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Район кешеләре
3 март 2023, 11:23

Начар балалар булмый!

Эльвира Робертовна начар балалар булмый, дигән фикердә. Ул бергәләшеп һәр баланың бәхетле булуына ирешә алачакбыз, дип ышана.

Начар балалар булмый!
Начар балалар булмый!

Эльвира Яковлева гомер буе балалар белән эшли. Ул Чишмә поселогының 2нче мәктәбен тәмамлаган, Уфа педагогия училищесында белем алган. Аннары туган мәктәбенә кайтып, 22 ел башлангыч сыйныфлар укытучысы булып эшләгән!

Шул ук вакытта ВЭГУда (Көнчыгыш икътисад-юридик гуманитар академия) психолог белгечлеге алган, соңрак Башкорт дәүләт педагогия университетында магистратура тәмамлаган.

– Бер ел элек дәүләт структурасыннан китеп, үзем яхшы белгән эш белән шөгыльләнергә булдым. Һөнәрем буенча мин психолог, әлеге вакытта кешеләргә эчке халәтләрен аңларга ярдәм итәм. Сүз уңаеннан шуны да әйтеп китим, волонтерлык эшен ташламадым, балалар белән очрашып торабыз, алар үзләре дә минем янга килә. 2021 елда районның иң актив балалары катнашлыгында «3 Д – башкаларга игелек эшлә» проектын башладык. Очрашканда алар миңа, бер-берсен узып, кемнәргә һәм ничек ярдәм итүләре турында сөйлиләр. Проектларны тормышка ашыру турында сөйләшәбез. Аларның уй-фикерләрен тыңлыйм, уңышларына куанам, – диде Эльвира Робертовна.

Бу ханым сигез ел буена Чишмә районының балалар һәм үсмерләр өчен социаль приют бүлегенә җитәкчелек итте. Ә 2020-2022 елларда гаилә хезмәте директоры вазифасын да алып барды. Эльвира Яковлева авыр вакытта – пандемия чорында хәйриячеләр белән берлектә мохтаҗ гаиләләргә азык-төлек таратуда катнашты.

– Балалар приютында җитәкче вазифасында эшләү, башка системалардагы кебек, бик җаваплы эш булды. Сабыйлар һәм аларның әти-әниләре белән эш алып барудан тыш, ремонт эшләрен оештырудан башлап, балаларны мәктәп кирәк-яраклары белән тәэмин итүгә кадәр бик күп төрле мәсьәләләрне хәл итү мөһим. Барлык законнарны яттан белергә кирәк. Безгә ярдәм иткәннәре өчен хәйриячеләргә һәм район хакимиятенә рәхмәтлемен, – ди Эльвира Яковлева.

Гаилә хезмәте карамагында инвалид балалар тәрбияләүче хатын-кызларга психологик ярдәм күрсәтүгә юнәлтелгән «Әйдә сөйләшик» проекты эшли башлады. Укытучылар, ата-аналар һәм балалар арасында мөнәсәбәтләрне җайга салуга юнәлтелгән «Адым яса» курсы оештырыла.

Эльвира Робертовна начар балалар булмый, дигән фикердә. Ул бергәләшеп һәр баланың бәхетле булуына ирешә алачакбыз, дип ышана. Үзе дә моның өчен күп нәрсә эшләде һәм эшли. Ә без, үз чиратыбызда, аның кебек кешеләргә игелекле һәр эштә ярдәм итәргә тиешбез.

 

Начар балалар булмый!
Начар балалар булмый!
Автор:Рима Губайдуллина
Читайте нас: