Чишмэ
+10 °С
Болытлы
75 лет Победы
Барлык яңалыклар
Район кешеләре
3 март , 11:31

«Багира» – икенче исеме

Альбина Биарсланова поселокта күбрәк Альбина Багира буларак билгеле. Кайчандыр матурлык салоны өчен уңышлы сайланган атама шул рәвешле хуҗабикәсенә «ябышып калган».

«Багира» – икенче исеме
«Багира» – икенче исеме

Альбина Биарсланова белән Динә Ягудинаның (хезмәттәше һәм җиңгәсе) кайчандыр «Байкал» сәүдә үзәгендә эш башлавын күпләр хәтерләми дә торгандыр. Ул вакытта алар бурычка җиһазлар алып, бер төн эчендә бина табып, үзләре ремонт ясап эш башлаганнар.

Аннары бик тиз танылу табып, клиентлар соравы буенча поселок үзәгенә күченгәннәр. Салон клиентларга игътибарлы булуны бүгенге көнгә кадәр беренче урынга куя.

Кызлар даими рәвештә һө-нәри осталыкларын арттыру өстендә эшли. Альбина парикмахерлык буенча квалификация күтәрү курсларында белем ала, ә Динә маникюр ясау белән шөгыльләнә. Вакыт узу белән кечкенә салон кысан тоела һәм Динә, озак уйлап тормыйча, үзенә студия ачу өчен яңа бина таба һәм маникюр буенча курслар оештыра.

Альбина исә «Первый цветочный» кибетенең икенче катын арендага ала, аннан кала анда башка осталар да эшли. Ә «Багира» брендына килгәндә исә, ул бүгенге көнгә кадәр аның горурлыгы булып кала.

Якынча 10 ел элек Чишмәдә матурлык салоннары бөтенләй юк иде. Хәзер инде парикмахерскийларда да маникюр осталары өчен өстәлләр пәйда булды.

Альбина элек смена белән ике урында эшли, ире белән аерылышканнан соң ялгызы балалар үстерә, фатир алып тора.

Ә хыялындагы салонны ул беренче тапкыр Сочига ял итәргә баргач күрә. Исеме кара фонга алтын йөгертеп язылган салонны, аның эчке бизәлешен бик ошата. Шул чакта «Эх, минем дә шундый эш урыным булса иде» дип тели. Ә пантера сурәте белән идея соңрак туа.

Альбина бик актив һәм тырыш кеше. Аңа үз һөнәрен даими камилләштереп тору мөһим, эшсез торырга күнекмәгән. Тормыштагы кыенлыклар аны бары тик алга этәрә:

– Мин нәрсә теләгәнемне төгәл беләм һәм максатыма ирешергә тырышам. Эш башлаганмын икән, бар көчемне салам, нәрсә дә булса килеп чыкмаса, максатымны үзгәртәм. Чөнки, башкарган эш канәгатьлек китерергә тиеш. Бер урында торырга ярамый, гел үсештә булу кызыклы. Эшем күп булуга карамастан, спорт белән шөгыльләнергә тырышам, сәламәт тормыш алып барам. Башкаларга да комфорт зонасыннан чыгарга һәм актив яшәргә киңәш итәм, – ди ул.

– Башта курсларда укыдым, һөнәр алу гына түгел, клиентлар базасын үстерү, социаль челтәрләрдә эшләү буенча да курслар үттем. Бервакыт мине социаль челтәрләрдә Сергиев шәһәреннән Европа чемпионаты призеры Марина Суханюк күреп калып үз янына чакырды. Чакырган урынга укырга бару кызыклы иде һәм шул ук вакытта бераз шикләнү дә булды. Аның яныннан бер багаж белем алып кайттым. Мин үзләштергән чәч кисү – яңа осталык дәрәҗәсе, нәтиҗәсе өч айга җитә һәм бу сыналган алым. Чәчләр бу вакыт эчендә зәвыгын югалтмый. Аның бәясе дә югары, шуңа күрә хәзер алдан кисәтеп куям. Ир-атларның чәчен зәвыклы итеп кисү буенча барбер һөнәрен үзләштердем, сакал-мыекларны да кыскартам.

Маникюр сәнгатен дә өйрәндем, бу юнәлештә дә клиентларымның барлык таләпләрен канәгатьләндерәм. Интернет челтәрендә эшләү өчен ярдәмчем булуын теләр идем, бу эш белән әлегә үзем шөгыльләнәм. Әлеге вакытта, бәйрәм алдыннан, чәч кисү өчен кирәкле әйберләрне сатып алдым. Яз җитүгә хатын-кызлар «чәчәк ата башлый» (шул исәптән безнең ярдәм белән), шуңа күрә әзер булырга кирәк. Чәчләрне тәрбияләү чаралары сыйфатлы һәм сыналган булырга тиеш. Салондагы останың да ачык йөз белән каршы алуы һәм матур кыяфәттә булуы мөһим.  Эшкә бик теләп йөрим, чәч кисә башласам, вакыт узганын да сизмим, – ди үз эшенең остасы.

Альбина күңел биреп эшли, моның өчен ул 12 сәгать аяк өсте басып торырга, чәчләрне яңача кисәргә өйрәнергә һәм кешеләргә бәйрәм прическасы ясау өчен таң яктысы белән торырга да әзер.

 

«Багира» – икенче исеме
«Багира» – икенче исеме
Автор:Елена Дибаева
Читайте нас в