Чишмэ
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Район кешеләре
1 март 2023, 12:00

Якты эз калдырган шәхес

Чишмә поселогының Тарих-туган якны өйрәнү музеенда БАССРның атказанган укытучысы, җәмәгать эшлеклесе, туган якны өйрәнүче тарихчы, район һәм аның кешеләре турында «Чишмә – саф чишмәләр төбәге», «Чишмә – минем туган ягым», «Уразбахты: еллар һәм кешеләр», «Якты эз калдыручылар» китаплары авторы Шәрифулла Терегуловның тууына 105 ел тулуга багышланган кичә үтте. 

Якты эз калдырган шәхес
Якты эз калдырган шәхес

Бу көнне биредә атаклы Мамлиевлар һәм Терегуловлар вәкилләре, шул исәптән Шәрифулла Абдулхәер улының балалары Роза, Альберт, Филарит кунакта булдылар, кичәгә поселокның беренче мәктәбе укучылары да чакырылды.

Район хакимияте башлыгы Ришат Мансуров кунакларны сәламләп, Шәрифулла Терегуловның туган як турындагы китапларын Чишмә районы энцик-лопедиясенең нигезе дип атады.

– Районның яңа энциклопедиясен бастыруга эзерләгәндә, Шәрифулла Абдулхәер улы хезмәтләренә таянып эшләдек. Туган якны өйрәнүче тарихчы Терегуловның хезмәтләрен, ул язып калдырган китапларның кадерен белергә һәм хөрмәт итәргә тиешбез. Ул архивларны өйрәнеп, шаһитләрнең сүзләрен язып алып, гаять зур тарихи материал туплаган, шуларны китапта бәян иткән. Бу – гаять зур хезмәт, – диде Ришат Әнис улы.

– Музей коллективына һәм район хакимиятенә әтиебезне хөрмәтләп искә алулары һәм аның хезмәтләрен саклаулары өчен рәхмәт әйтәсем килә. Әтинең төп сыйфатларын – күп нәрсә белән кызыксынуын, тирәнтен һәм колачлы фикерләү сәләтен билгеләп үтәргә телим. Мин аңа барысы өчен дә рәхмәтлемен, – диде Рәсәй Федерациясенең мактаулы башлангыч һөнәри белем хезмәткәре Альберт Терегулов.

– Ул бик актив, зирәк һәм максатка омтылучан кеше иде, күп белергә омтылды, шат күңелле булды, аның белән һәрвакыт кызык – сөйләшергә дә, көләргә дә мөмкин иде. Эшкә тотынса, җиренә җиткереп башкарып чыгарга тырышты. Уен коралларында уйнарга, рәсем төшерергә яратты. Биредәге экспонатлар арасында аның автопортретын да күрергә була. Ул 18 яшендә үк партиянең район комитетының өченче секретаре булган. Шәрифулла абыебызның ышанычлы кеше, таянычыбыз булуын белә идек. Гаиләдә һәрвакыт бер-беребезгә ярдәм итеп яшәдек. Әтиебез вафат булгач, зур гаиләнең уртак тырышлыгы белән Әмин авылында безгә (апасының гаиләсенә) йорт төзелде. Шәриф абый гаиләдә һәм халык арасында абруйлы кеше иде, – дип хатирәләре белән уртаклашты сеңлесенең улы, Рәсәйнең һәм Башкортстанның атказанган төзүчесе, техник фәннәр кандидаты, Уфа дәүләт нефть-техника университетының мактаулы профессоры Рәшит Мамлиев.

Чараны алып баручы Дарья Зарипова Терегуловның тормыш һәм хезмәт юлы турында сөйләде.   Ул 1918 елның 21 гыйнварында Уфа губернасының Каргалы авылында хәзрәт Абдулхәер Абдулхалик улы Терегуловның күп балалы гаиләсендә туган. Терегуловлар атаклы татар дворяннары нәселеннән – Еникәй морза Колдашевның улы Терегул токымыннан (Терегул Еникәевның Тенәш, Уразай, Теләш һәм Косәкәй исемле дүрт улы булган, аларның нәселе Тамбов, Саратов һәм Уфа губерналарына таралган. 1777 елда морза Терегуловлар Еникәевлар белән бергә Каргалы авылына (хәзерге Благовар районының Югары Каргалы авылы) күченеп киләләр. 1836 елда бу авылда морза Терегуловлар нәселеннән барлыгы 74 ир-ат яшәгән. Сенат указына ярашлы, 1796 елның 1 декабрендә аларга дворян дәрәҗәсе кире кайтарылган. Терегуловлар арасында галимнәр, табиблар, укытучылар һәм инженерлар күп.

1918 елда Гражданнар сугышы чорында әтиләре һәлак була, әниләре тол кала, әмма көчле рухлы һәм биш вакыт намазын калдырмаган Гыйлемҗиһан Хәбибулла кызы (укымышлы Байтирәковлар нәселеннән) ялгызы җиде баласын тәрбияләп үстерә, аларның бишесе укытучы була. Шәриф Каргалыбаш авылында башлангыч мәктәп тәмамлый. Хезмәт юлын 1934 елда башлый.

1937-1938 елларда читтән торып Башкорт дәүләт педагогия университетында белем ала, 1937 елда Ибраһим мәктәбендә физика һәм математика укытучысы булып эшли башлый. Утызынчы еллар ахырында армиягә алына.

Бөек Ватан сугышы бу гаиләгә зур югалтулар алып килә – Терегуловларга җиңү өчен кыйммәт түләргә туры килә. Бу хакта «Кичке Уфа» гәзитендә аның бертуган абыйсы Габделхәмитның улы, Башкортстан Республикасының атказанган мәгариф хезмәткәре Марсель Терегуловның мәкаләсе чыга. Биш бертуганның өчесе – Габделхак, Габделәхәт һәм Габдулла фронтта һәлак була. Габделхәмит, каты яраланса да, аякка басып исән-сау өенә кайта.

Өлкән абыйлары Габделхак Сталинград сугышында катнаша. Каты яралана һәм госпитальгә барганда эшелонда вафат була. Аның исеме башка геройларның исемнәре белән беррәттән Мамай курганы ташына уеп язылган.

Икенче абыйсы Габделәхәт кадрлар командиры була. Хәрби-юридик белем ала һәм 1942 елда Севастополь гарнизонында армия корпусы прокуроры итеп билгеләнә. Ул Кырым ярымутравында гитлерчыларга каршы алышта батырларча һәлак була. Тагын бер абыйсы, Габдулла 1942 елда хәбәрсез югала.

Шәрифулла Ерак Көнчыгышта хезмәт итә, оборона ныгытмалары төзелешендә эшли, шунда суык тидереп туберкулез белән авырый һәм эшкә яраксыз буларак кайтарып җибәрелә. Хәрби табиблар аңа кыска гомер фаразлый, ләкин ул, көчле ихтыярлы кеше буларак, сәламәтлеген ныгыта һәм кайткач мәгариф хезмәткәрләре сафына баса. Ибраһим мәктәбендә укытучы, аннары директор урынбасары, директор булып эшли. 1945-1948 елларда аны партиянең Чишмә райкомы бүлеге мөдире итеп билгелиләр. Шәрифулла Абдулхәер улы тормыш иптәше Гәүһәр Җиһанур кызы белән партия боерыгы буенча 1962 елга кадәр Чишмә, Тәтешле, Бүздәк районнарының төрле мәктәпләренә директор һәм укытучы булып җибәрелә. Алар алты бала тәрбияләп үстерә. Флюр, Филарит, Альберт, Ришат, Шамил исемле уллары һәм Роза исемле кызлары була.

1962 елда Арслан мәктәбендә эшли башлый, анда аның тырышлыгында Арслан авылының горурлыгы булган мәктәп төзелә (моңа кадәр балалар дүрт аерым бинада белем ала). Шәрифулла Абдулхәер улы бу мәктәптә пен-сиягә чыкканчы эшли.

СССРның мәгариф отличнигы, Терегуловның хезмәттәше Роза Шәрәфетдинова аны искә алу кичәсендә бергә эшләгән еллар турында хатирәләре белән уртаклашты:

– Ул чын патриот иде. Арслан авылына килгәч тә Бөек Ватан сугышында һәлак булган геройларга обелиск куярга булды. Үзе дә эшләде – бер кулында көрәк, икенчесендә бетон салынган чиләк булды. Үзе турында уйламады, боларның барысын да йөрәк кушуы буенча эшләде. Обелиск авылда изге урынга әйләнде. Әниләр анда улларының фамилияләрен күреп, догалар укыйлар иде, Арсланда яшәүче Камилә апа бу хакта хәтта бәет язды.

Мәктәптә Шәриф Абдулла улы җитәкчелегендә кабинетта укыту һәм тәрбия бирү системасы кертелде. Ашханә, спорт һәм актлар залы, остаханә, китапханә җиһазландырылды. Аннары безнең мәктәп базасында республика мәктәпләре директорлары, рус теле һәм әдәбияты, башлангыч сыйныфлар укытучыларының киңәшмәләре үтте.

Шәриф Абдулла улы безнең авыл мәктәбендә тынлы оркестр оештырды. Анда шук малайлар, өчлегә укучылар да йөрде, берникадәр вакыттан соң укуга тартылып, тәртипкә утыралар иде. Ул үзе оркестр белән җитәкчелек итте, оста баянчы да иде. Ул вакытта укытучылар өч смена эшләделәр (өченче смена – кичке мәктәп), шулай булуга карамастан, алар үзешчән сәнгатьтә актив катнаштылар, ә ул үзе – чын артист иде, җырларга яратты, гармунда уйнады, спектакльләрдә катнашты. Без якын гына яшәдек, ул яхшы күрше дә иде, үзе турында матур хатирәләр генә калдырды, – дип сөйләде Роза Исмәгыйль кызы.

Шәрифулла Абдулхәер улы кайда гына эшләсә дә, туган якны өйрәнү буенча эш алып бара. Бу хакта аның шәкертләре сөйли. Чишмә районында Канзафар би эшчәнлеге турында фәнни-гамәли конференциядә аның укучысы, Бүздәк районы судьясы Гомәр Андарьянов, туган як тарихы белән кайчан кызыксына башладыгыз, дигән сорауга: «Мәктәптә укыганда ук, тарих укытучысы Шәрифулла Терегулов дәресләрне һәрвакыт кызыклы итеп үткәрә иде», – дип җавап бирде.

Шәрифулла Абдулхәер улы лаеклы ялга чыккач та эзләнү эшен туктатмый, бик күп мәкаләләр яза. Чишмә авылындагы музей – район тарихын тикшерү буенча озак һәм киеренке эш нәтиҗәсе. 1989 елда колхоз рәисе, Социалистик Хезмәт Герое Рәис Асаев ярдәмендә ул кунакларга үзенең бай экспозициясен тәкъдим итә. Музей туган як табигатен чагылдыра, этнография залында чын агач бурадан ясалган крестьян йорты тора. Гражданнар, Бөек Ватан сугышлары, алдынгы «Луч» колхозы турында күргәзмәләр була. Музейга бөтен районнан укучылар экскурсиягә килә. Кызганычка каршы, барлык экспонатлар янгында юкка чыга.

Хәтер кичәсендә районның мәгариф идарәсе начальнигы Зилә Ямалетдинова укучылары белән әлеге музейга барулары турында сөйләде. Ул шулай ук Терегуловның туган як турындагы китаплары укытучылар һәм сыйныф җитәкчеләре өчен яшь буынны тәрбияләүдә өлге булып калуын билгеләп үтте. Шәриф Терегуловның хезмәте юкка чыкмаган, аның китаплары туган як тарихы белән кызыксындыра, мәктәпләрдә үткән тикшеренү эшләренең чыганагы булып тора.

– Безнең музей традициясе буенча, бу очрашудагы барлык материаллар буенча альбом ясалачак. Туган якны өйрәнүченең документлары, фотосурәтләре һәм картиналарының күчермәләрен китерсәгез бик шат булырбыз, – дип сүзенә йомгак ясады Чишмә поселогының Тарих-туган якны өйрәнү музее директоры Радик Әхмәдиев.

Якты эз калдырган шәхес
Якты эз калдырган шәхес
Автор:Гузяль Ибраева
Читайте нас: