Чишмэ
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Район кешеләре
22 февраль 2023, 14:36

Яңаклардан ага күз яшьләре...

Мәскәүдә һәм Мәскәү өлкәсендә ирләре Ватан сагында булган хатын-кызларга багышланган фотокүргәзмәне оештыручыларның берсе – якташыбыз Регина Усманова. Ул – Украинада барган махсус хәрби операциядә батырларча һәлак булган гвардия майоры Илгиз Усмановның тормыш иптәше.

Яңаклардан ага күз яшьләре...
Яңаклардан ага күз яшьләре...

«Герой хатыны» фотопроектына Рәсәйнең бик күп шәһәрләре кушыла. Акцияне РФ Президенты Владимир Путин да хуплады. Мәскәүдә һәм Мәскәү өлкәсендә ирләре Ватан сагында булган хатын-кызларга багышланган фотокүргәзмәне оештыручыларның берсе – якташыбыз Регина Усманова.

Ул – Украинада барган махсус хәрби операциядә батырларча һәлак булган гвардия майоры Илгиз Усмановның тормыш иптәше.

Регина белән телефон аша аралаштык. Ул сөйләгәннәрне сезгә дә җиткерәбез.

 – Без Алкин-2 авылында үстек. Бергә укыдык, күп вакытыбызны бергә үткәрдек. Аннары олы тормышка аяк бастык һәм ул Чиләбе шәһәренең Бөек Октябрьнең 50 еллыгы исемендәге танк училищесына укырга керде. Биш ел бер-беребездән еракта булдык. Укуын тәмамлагач кияүгә чыгарга тәкъдим ясады. Туебыз бик матур үтте, әти-әниләребезгә рәхмәт – алар тырышты. 

Илгиз кече лейтенанттан майор дәрәҗәсенә кадәр күтәрелде. Алты ай Сириядә булды, аны бик борчылып көттек... Һәм ул кайтты. Бу юлы да бар да яхшы булыр, дип көттек. Ул кышкы көнне аерылышу бик авыр булды, чөнки күпме вакытка киткәнен белмәдек. Мин сизгән кебек еладым да еладым, ул мине тынычландырды: беренчегә китмим бит, син һаман елыйсың, диде. Телефоннан сөйләшкәндә дә барысы да яхшы булыр, борчылма, көт, мин кайтырмын, диде... Ә 2022 елның 23 февралендә ул миңа «Мин сине яратам» дип смс җибәрде, бу аның соңгы тапкыр мәхәббәтен аңлатуы иде, аны әле дә саклыйм. Ә 24 февральдә махсус операция барышында гомере өзелде. Кызганычка каршы, минем өчен мөһим булган бу сүзләрне, аның җанга якын тавышын бүтән ишетмәячәкмен, елмаюын күрмәячәкмен, җылы кочагын тоймаячакмын... Аяк астында җир убылды дип әйтсәм дә, минем хәлне аңлатып биреп булмас. Тормышымның яме югалды аңардан башка. Балаларым өчен яшәргә тырышам, ул безне өстән күреп горурлансын, дим. Җәй көне миңа иремә бирергә тиешле «20 ел хезмәт өчен» медален тапшырдылар, бик кызганыч, үзенә тапшыра алмадылар, ул аны бик көткән иде.

«Вакыт дәвалый» диләр. Баштан кичкәннәрдән соң шуны әйтәсем килә: вакыт дәваламый, хәсрәт бераз басыла төшә кебек, якты хатирәләр һәм тормыштагы иң бәхетле минутлар йөрәктә кала. Узган җәйдә балалар белән каникулга Караякуп авылына – Илгизнең әти-әнисе, балаларның картәтисе белән картәнисе һәм Алкин2 авылында яшәүче картәтиләре янына кайттык. Әтиләренең каберенә барып йөрдек, бер ел үтсә дә, кире кайтмасына һаман ышанып булмый... Улларым белән еш кына махсус операциягә кадәр бергә төшкән фотоларны һәм видеоларны карыйбыз, тормышыбызның ул вакытка кадәр һәм аннан соңга бүленгәнен аңлыйбыз. Без аны бик яратабыз, әле һаман командировкададыр, тиздән кайтып керер кебек тоела. Балаларга карасам, әтиләренең йөз чалымнарын, елмаюын, холкын күрәм. Аның дәвамчылары булгач, җиңелрәк булып китә. Безгә шундый уллар бүләк итүенә Аллаһы Тәгаләгә рәхмәтлемен. Балалар тырышып укыйлар, чирекне яхшы билгеләргә тәмамладылар. Мин алар белән бик горурланам. Әтиләре гел безнең яндадыр һәм ул да горурланадыр кебек тоела.

Мин хәзер Мәскәүдә һәм Мәскәү өлкәсендә «Герой хатыны» проектын оештыру белән шөгыльләнәм. Һәлак булган һәм әлеге вакытта хәрби операциядәге яугирләрнең хатыннары, әниләре, апалары, кызлары катнашырга теләк белдерделәр. Бу искиткеч проект, алар анда үз тәэссоратлары белән уртаклашалар һәм иңне-иңгә куеп ярдәм кулы сузалар.

«Герой хатыны» дип исемләнгән уникаль фотопроект Самара шәһәрендә, 2нче гвардия гомуми гаскәрләр командующие хатыны Екатерина Колотовкина тәкъдиме белән оештырыла. Мәскәүдәге һәм Мәскәү өлкәсендәге фотопроект инициатив төркем тарафыннан оештырылган. Анда 150ләп хатын-кыз катнашкан да инде, 25 февральгә кадәр тагын шул кадәр кеше катнашыр, дип планлаштырыла.

Проект кысаларында Рәсәй хәрбиләренең хатыннары мундир киеп фотога төшәләр.

Патриотик проектның идеясе шунда – ирләре ил сагында торганда, хатын-кызлар аларга терәк булып, ышанычлы тыл тәэмин итә.

Аларның ихтыяр көче һәм сабырлыгы турында легендалар йөри: алар еллар дәвамында гарнизоннан гарнизонга күченеп гомер итәләр, ирләренең хезмәттән кайтуын көтеп алалар. Борчылулар, дулкынланулар аша үтеп, ышанычлы тыл булырга тырышалар, өй җылысын саклап калалар. Кадерле кительне иңенә салган  хатын-кызларның һәркайсының үз хыялы бар, һәм шул ук вакытта хыяллары уртак.

Һәр фотода уйлар-хыяллар турында язылган. Ирләренә язган хатлардан өзекләр, рух ныклыгы, ихтыяр көче, чын мәхәббәт турында тирән юллар бар.

Якыннарын – әтиләрен, абыйларын, ирләрен озаткан һәркемгә сабырлык телим, Ходай сезгә көтеп алырга көч һәм түземлек бирсен. Сез аларның терәге, бу алар өчен бик мөһим, – ди Регина.

Ул Украинада барган хәрби операциядә батырларча һәлак булган тормыш иптәше, гвардия майоры Илгиз Усмановка багышлап шигырь дә язган. Русча язылганга күрә, тәрҗемәсен төгәл бирә алмыйбыз.

 

Күз яшьләре ага яңагымнан...

Шалтыратулар тукталуга сиздем –

Синең белән нидер булганын.

Кысылып куйды йөрәк. Сулыш алу авыр.

Тынлык. Караңгылык.

Төнем шомлы үтте. Йокламадым.

Синнән хәбәр көттем.

Ихтыярсыз акты күз яшьләрем...

Ишек төбемдәге хәрбиләр

«Ирегез үлде» дигән хәбәр әйттеләр...

Суларга да ничек көч таптым?!

Тормыш юлым кинәт тукталды...

Үз-үземне шунда ныгыттым –

Балаларым хакына түзәргә...

Синең белән, җаным, горурланам!

Яңагымнан күз яшьләре ага һаман...

Яңаклардан ага күз яшьләре...
Яңаклардан ага күз яшьләре...
Автор:Дильбар Хамитова
Читайте нас: