Чишмэ
+20 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Район кешеләре
22 февраль 2023, 14:41

Озын гомерлеләр авылы

Китапханәче Фәнилә Якупова сүзләренә караганда (ул туган якны өйрәнү буенча материаллар җыя), авылда бүгенге көндә 30 кеше теркәлгән, ә чынлыкта 15 кеше яши, шуларның тугызы – Низаметдин Садыйков, Гарәф һәм Тәслимә Мөхәммәтовлар (алар турында язган идек), Миңкамал Фәйзуллина, Гөлзинә Исмәгыйлева, Таҗетдин Мөхәммәтов, Салия Назыйрова, Фәүзия Хөсәенова һәм Хәмит Хөсәенов 80 яшьтән узган.

Озын гомерлеләр авылы
Озын гомерлеләр авылы

Яңа Сәйран – Новотроицкий авыл Советы биләмәсендә урнашкан авыл.

Китапханәче Фәнилә Якупова сүзләренә караганда (ул туган якны өйрәнү буенча материаллар җыя), авылда бүгенге көндә 30 кеше теркәлгән, ә чынлыкта 15 кеше яши, шуларның тугызы – Низаметдин Садыйков, Гарәф һәм Тәслимә Мөхәммәтовлар (алар турында язган идек), Миңкамал Фәйзуллина, Гөлзинә Исмәгыйлева, Таҗетдин Мөхәммәтов, Салия Назыйрова, Фәүзия Хөсәенова һәм Хәмит Хөсәенов 80 яшьтән узган.

Хезмәт ветераны Низаметдин Садыйков – авылда иң өлкән кеше.

– Мин Бәрсүәнбашта 1928 елның 20 сентябрендә туганмын, – ди Низаметдин Фәттахетдин улы. – Көзгә 95 яшем тулачак. Гомер буе авылда яшәдем, колхозда, сельпода эшләдем, – ди ул.  

Низаметдин абзый әле егәрле, хәтере яхшы. Бөек Ватан сугышы чорында ул, барлык авыл балалары кебек, колхозда өлкәннәр белән беррәттән эшләгән – сарык көткән, язын орлык ташыган, басуда иген иккән. Җиңү турында күрше авыл читендә маллар көтеп йөргәндә ишеткән. Бер бабай үтеп барганда: «Балалар, сугыш беткән бит!» дип әйткән. Бу иң көтеп алган хәбәр булган. Аңа лаеклы рәвештә  «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында намуслы хезмәт өчен» медале тапшырылган. 1948-1952 елларда армиядә хезмәт иткән.

Хәзер Низаметдин Фәттахетдин улы кызы белән яши, тормыш-көнкүрешенә зарланмый, һәр көнгә сөенә. «Барысы да бар. Йортыбыз җылы, су һәм бөтен уңайлыклар өйдә. Кесә телефоны янымда, балалар киткән чакта хәбәрләшеп торабыз», ди. Фельдшер еш килеп йөриме, дигән соравыма, юк, нигә ул еш килергә тиеш соң, дип аптырый.   

Миңкамал Фәйзуллина 1932 елгы. Тумышы белән ул Бишкәҗә авылыннан. Аның әтисе Абдулла сугыш башланган елда ук фронтта һәлак булган, шул хәбәрне ишеткән көнне әниләре Шәргия дүртенчегә кыз бала тапкан. Авыр еллар булуга карамастан, ул балаларын укытырга тырышкан. Миңкамал  башлангыч мәктәпне тәмамлагач, Кушнарен районының Иске Тукмаклы урта мәктәбендә укуын дәвам иткән.

– Дәресләрдән соң ике атнага бер тапкыр өйгә кайта идем. Егерме чакрым җирне үткән чакта бүре күрми калган чалар сирәк булды. Утын юк иде, көзен коры үлән җыйдык, җәй көннәрендә тиресне аяк белән басып, ыстаннарга салып кирпич суктык, шуны утын урынына яктык. Әнинең тырышлыгы аркасында исән калдык, – дип искә ала Миңкамал апа.

Мәктәпне тәмамлагач, ул колхозда комсомол оешмасы секретаре булып эшли, ә 1953 елда райком аны Бәрсүәнбашка китапханәче итеп җибәрә. Бу авылда ул Хөрмәтулла Якуповка кияүгә чыга, аның белән сигез бала тәрбияләп үстерәләр. 30 елдан артык хат ташучы булып эшли. Хезмәт ветераны бүген дә эшсез утырмый, чәчәкләр үстерә.

Чишмә районында менә шундый озын гомерлеләр яшәгән авыл бар, алар һәр туар көнгә шатланып, шөкер итеп яши белә.

 

Озын гомерлеләр авылы
Озын гомерлеләр авылы
Автор:Гузяль Ибраева
Читайте нас: