Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Район кешеләре
20 февраль 2023, 09:38

Кире кайтырга вәгъдә итте

Узган атнада район башлыгы Р. Мансуров район хакимиятенең кече залында хәрби операциядән кыска вакытлы ялга кайткан ун яугир белән очрашты.

Кире кайтырга вәгъдә итте
Кире кайтырга вәгъдә итте

Очрашуда «Бердәм Рәсәй» партиясе вәкилләре һәм суд приставлары катнашты. Өйгә кайткан хәрбиләр үзләрен борчыган сорауларны бирә һәм хакимият вәкилләреннән җавап ала алдылар.

– Әлеге вакытта хәрби операция барган территориядә Чишмә районыннан 200дән артык яугир катнаша, шуларның якынча 120се мобилизацияләнгән. Үзләре теләп, контракт белән китүчеләр күп. Үз алдыбызга барлык мөмкинлекләрдән файдаланып, аларның гаиләләренә ярдәм итү бурычын куябыз, без янәшәдә булырга тиеш, – дип билгеләп үтте Чишмә районы хакимияте башлыгы Ришат Әнис улы Мансуров.

Ул районда ярдәм итәргә теләүчеләрнең күп булуы, апалар-әбиләрнең оекбаш, бияләйләр бәйләве, маскхалатлар үрүе, мәктәп укучыларының окоп шәмнәре ясавы, һәркемнең кулдан килгәнчә ярдәм кулы сузарга тырышуы турында сөйләде.

Очрашуда 59 яшьлек рота командиры Ф. катнашты (исеме һәм фамилиясе билгеле сәбәпләр буенча язылмый. Редакция искәрмәсе).

– Мин гомер буе мал табибы булып эшләдем, Украинада барган хәлләр турында телевизордан күзәттем, ә сентябрь аенда үз теләгем белән китәргә булдым. Нәрсә өченме? Беренчедән, патриотлык хисе уянды, үз илемне яклар өчен көрәшчеләр сафына басасым килде. Икенчедән, булдыра алуымны исбатларга теләдем, – ди хәрби хезмәткәр.

«Сугышта булганнан соң тормыш кадерен аңлый башлыйсың. Бөтен тормыш баштан аяк үзгәрә, яшәгән һәр минутның, һәр көннең кадерен беләсең. Элек яшисеңме яшисең, игътибар ителмәгән, хәзер дөньяга, балаларыма башка күзлектән карыйм», – дип аңлата ул.

Китәренә бер көн кала аның янына Римма исемле авылдашы килгән. «Улым Ф. ротасында хезмәт итә, аңа өйдән посылка җибәрәм», ди ул.

Ф. кире китәргә ашыга, чөнки анда аны 108 солдат көтә.

«Анда спиртлы эчемлекләр дә, тәмәке дә кулланмыйм, чөнки мин – командир, башкаларга үрнәк булырга тиешмен. Башкортстаннан – Чакмагыштан, Нефтекамадан яугирләр күп. Егетләребез лаеклы көрәшә, алар белән горурланам. Менә бер капчык хатлар алып китәм, таратып бирермен, укысыннар, рухлансыннар», – ди ул.

Яугирнең ялы бик эчтәлекле узган, район мәктәпләрендә укучылар белән очрашкан, әңгәмәләр үткәргән. Балалар сугыш кораллары, хәрби техника турында сораулар яудырганнар. Башка хәрбиләрнең дә әниләре аны күрергә, сорашырга килгәннәр, Нефтекама, Чишмә һәм Чакмагыш районнары башлыклары белән күрешкән.

Хушлашканда яугир, һичшиксез, кире кайтырга вәгъдә итте.

 

Кире кайтырга вәгъдә итте
Кире кайтырга вәгъдә итте
Автор:Рима Губайдуллина
Читайте нас: