Туган авылында урта мәктәпне, аннан соң Дәүләкән педагогия училищесын тәмамлаган егет унсигез яшендә үк солдат шинелен кия һәм туп-туры фронтның алгы сызыгына җибәрелә. 17нче гвардия һава-десант бригадасында парашютчы-автоматчы булып хезмәт итә. III Украина фронты составында Венгрияне азат итүдә катнаша, Мор шәһәре тирәсендә яралана, Румыниянең Тимишоара шәһәрендә госпитальдә дәвалана. Җиңүне Прага шәһәрендә каршылый. Европа үзәгенә барып җитә, күп яралар алса да, туган ягына исән әйләнеп кайту насыйп була аңа. Сугыш юлларында күргәннәрен Габдулла Байбурин үзенең «Бер телем икмәк» әсәрендә җентекләп тасвирлый. «Батырлык өчен», «Венаны алган өчен» медальләре, I дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнә. 1948 елда хәрби хезмәттән азат ителгәч, тыныч тормышта белем алуын дәвам итә кичәге солдат һәм Башкортстан дәүләт педагогика институтын тәмамлый. 1952-1954 елларда Октябрьскида укыта. Шуннан соң талантлы шәхес бар гомерен язучылыкка багышлый. Үзен тулысынча проза жанрында ача. Әмма шигърият тә аның иҗат юлында мөһим урын били. Ә прозада үзенең әдәби остазы дип Г. Байбурин һәрчак күренекле әдибебез Әмирхан Еникине исәпли.
«Пионер» журналында бүлек мөдире, Уфада китап нәшриятында, «Агыйдел» журналында эшли. 1959-1964 елларда башлап язучыларның «Яшь көчләр» альманахын төзи.
Габдулла аганың дистәләрчә китабы татар, башкорт һәм рус телләрендә дөнья күрә.
Якташыбызның беренче шигырьләре 1942 ел-да беренче шигырьләре Чишмә районының «Ленин юлыннан» газетасында басылып чыккан.
«Дунай кызы» поэмасы (1957) Венгрияне фашизм коллыгыннан коткаруга багышланган. Беренче нәшер ителгән китабы – «Язгы күкрәү» (1959).
Г. Байбуринны әдәбиятның төрле жанрлары кызыксындыра. «Тал бөгелә», «Ак козгын», «Бер имән бар», «Зәңгәр юллар» пьесалары Сибай, Салават, Оренбург драма театрларында куела. Балалар өчен дә яза: «Күк тулпар», «Зәңгәр күбәләк», «Иртәгә бабай», тәрҗемәсе «Дедушка Завтра» китаплары чыга.
Соңгы елларда күбрәк проза өлкәсендә эшли. Габдулла Байбурин 1994 елның 19 апрелендә 69 яшендә вафат була.