Чишмэ
+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Район кешеләре
6 февраль 2023, 12:06

Укучысы белән горурлана

2023 ел В. Путин указы белән Педагог һәм остаз елы дип игълан ителде. Аның максаты – педагогик хезмәткәрләрнең, шул исәптән остазлык эшчәнлеген башкаручыларның аерым статусын тану.

Укучысы белән горурлана
Укучысы белән горурлана

Гадәттә, укучылар үзләренә белем биргән укытучылары турында җылы итеп сөйлиләр, әмма үз укучылары белән горурланган укытучылар да бар. Күптән түгел редакциягә Арслан мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы, РСФСРның халык мәгарифе отличнигы һәм СССРның мәгариф отличнигы Роза Шәрәфетдиновадан хат килде, анда ул горурланып үзенең укучысы Рауил Зарипов турында язган. Бу инде укытучы укучыларында дәвам итә, дип әйтергә мөмкин булган очрак.

– Рауил Халит улы намуслы хезмәте белән авылдашларының  хөрмәтен яулады. Мәктәптә укыганда ук тырыш һәм актив укучы иде. Рауил укытучылар гаиләсендә үсте. Әнисе Финә Сәйфулла кызы 44 ел мәктәптә биология фәнен, әтисе Халит Гайнислам улы технологиядән укытты, – дип яза Роза Исмәгыйль кызы.

Мәктәпне тәмамлаганнан соң Рауил авыл хуҗалыгы институтында (хәзер аграр университет) белем ала. Тик, әти-әнисе укытучылар булгангамы, аны мәктәп, балалар белән эшләү теләге үзенә тарта һәм ул Башкорт дәүләт университетының тарих факультетына укырга керә һәм туган авылындагы мәктәпкә укытучы булып кайта. Укытучы һөнәрен сайлап, аны намуслы хезмәте белән аклап яши. Иң мөһиме, дәресләрне кызыклы итеп үткәрә, тарихи вакыйгаларны гади итеп, тормыш белән бәйләп аңлатып бирә, дәресләрне төрләндереп үткәрергә тырыша, мәктәптә туган якны өйрәнү музеен баетуга күп көч сала. 2005 елдан башлап, 2015 елда мәктәп ябылганчы, директор вазифасында эшли.

Билгеле булуынча, мәктәп директорларына хуҗалык эшләре белән дә күп шөгыльләнергә туры килә. Ул җитәкчелек иткән елларда мәктәп бинасына ремонт ясала – түбәсе ябыла, баскычлар эшләнә, тәрәзәләр алыштырыла. Мәктәп күп кенә бәйгеләрдә, мәсәлән, 2002 елда Рәсәй Фәннәр академиясенең Халыкара конкурсында, БР Мәгариф министрлыгының «Башкортстанның тере суы», «Тарихның тере тавышы» халыкара конкурсларында катнаша. 2005 елда Рауил Зарипов актив ватанпәрвәрлек эшчәнлеге өчен РФ Мәгариф мини-стрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнә. Ә «Иң яхшы укытучы» конкурсында җиңеп, 100 мең сумлык Президент гранты ала. 2015 елда туган авылында мәктәп ябылганнан соң Рауил Халит улын БР мәгариф өлкәсендәге контроль-күзәтчелек эш-чәнлеге бүлегенең әйдәп баручы белгеч-эксперты итеп чакырыла. Ул әле дә шунда эшли.

Рауил Халит улы өйләнгән, тормыш иптәше Айгөл Фәйзхан кызы белән ул һәм кыз үстерә, балалары әти-әниләре үрнәгендә бары тик «бишле» билгеләренә генә укый.

Роза Исмәгыйль кызы үзенең башка укучылары белән дә горурлана, аларның казанышлары турында ул Арслан авылы һәм якташлары турында язган китабында телгә ала. Ул әле дә актив язуын дәвам итә, мәкаләләрен район һәм республика гәзитләренә җибәреп тора.

 

Укучысы белән горурлана
Укучысы белән горурлана
Автор:Гузяль Ибраева
Читайте нас: