Чишмэ
+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Район кешеләре
31 гыйнвар 2023, 09:49

Шәйморатовчыларга – чикләвекле бал

Шушы көннәрдә Борискино авылында яшәүче Ильяс Исламгулов шәйморатовчыларга чикләвек кушылган 120 банка чәчәк балы җибәрде.

Шәйморатовчыларга – чикләвекле бал
Шәйморатовчыларга – чикләвекле бал

Бу инде Ильяс Заһид улы әзерләгән өченче посылка. Ул да күпләр кебек читтә кала алмый, Украинадагы махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен гуманитар ярдәм җыя башлаганнан бирле волонтерлар белән элемтәдә тора. Әле  тартмалар төяргә булыша, әле гуманитар ярдәм җыюда катнаша.

Безнең республикада үзеңдә бары белән уртаклашу, дигән күркәм гореф-гадәт бар. 

Ильяс Исламгулов – бишенче буын умартачы. Элек ул әтисенә ярдәм иткән булса, соңгы елларда үзе умартачылык белән җитди шөгыльләнә башлаган. Үткән җәй умарталарын Нуриман районына илтеп шактый бал алган. Шуңа күрә махсус операциядә катнашучы хәрбиләргә күчтәнәчкә 150 килограмм чәчәк балы җибәрергә ният иткән.

– Әти-әни безне хезмәт белән тәрбияләп үстерделәр, үз үрнәкләрендә игелекле һәм шәфкатьле булырга өйрәттеләр. Безнең гаиләгә башкаларга ярдәм күрсәтү мөһим, минемчә, бу күбебезнең табигый теләге. Чөнки мондый сыйфатлар кешеләрне берләштерә, ныгыта. «Telegram-каналда» үз битем бар, ярдәм итәргә теләүчеләрнең көннән-көн артуы шатлыклы, – ди ул.

Ильяс Исламгулов балны кечкенә пластик банкаларга тутырырга булган, аны кыр шартларында үзең белән йөртү уңайлы, ватылмый, шулай ук сумкада күп урын алмый. Яшь умартачы волонтерлык чатларына гуманитар ярдәмне оештыруда ярдәм сорап «чаң суккан». Битараф булмаган кешеләр тиз арада җавап биргәннәр һәм кыска гына вакыт эчендә шактый акча җыелган, бу кирәкле күләмдә пластик банкалар гына түгел, чикләвек сатып алу өчен дә җиткән.

– Фундук, миндаль һәм әстерхан чикләвекләре белән 150 килограмм – 360 банка бал әзерләдек. Тәмле генә түгел, файдалы да күчтәнәч булды. Беренче партиясен Мәскәүнең «Халыклар берлеге» җәмгыяте аша җибәрдем, өчтән бер өлешен Жилинодагы пунктка илттем. Ә өченче партияне үзебезнең шәйморатовчыларга җибәрергә булдым, анда минем дусларым да, танышларым да бар. Безнең бал аларга көч, ышаныч бирсен, солдатларыбызның рухын ныгытсын, – ди Ильяс.

Шәйморатовчыларга – чикләвекле бал
Шәйморатовчыларга – чикләвекле бал
Автор:Дильбар Хамитова
Читайте нас: