Чишмэ
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Район кешеләре
27 гыйнвар 2023, 09:59

Иң мөһиме – балаларда спортка мәхәббәт тәрбияләү!

Берничә көн элек Чишмәдә яшәүче Мөслимовлар гаиләсе Уфаның «Динамо» стадионында «Яңа елда гаилә уеннары-2023» республика фестивалендә катнашты.

Иң мөһиме – балаларда спортка мәхәббәт тәрбияләү!
Иң мөһиме – балаларда спортка мәхәббәт тәрбияләү!

– Безне бу ярышта катнашырга кызыбыз күндерде, ул гимназиядә дүртенче сыйныфта укый. Бу, әлбәттә, гадәти булмаган тәҗрибә булды, әмма өчебезнең дә тәэссоратлар чиктән ашкан, – диде Алия.

Мөслимовлар гаиләсе – Айдар, Алия һәм кызлары Милена 8 гыйнварда Балалар-үсмерләр спорт мәктәбендә узган 2023 елгы гаилә уеннарының муниципаль этабында җиңү яулаган. Көн бик салкын булганга төп ярышлар спорт комплексы залында үткәрелгән, тюбингта шуу гына урамда узган.

– Поселокның төрле мәктәпләреннән тугыз команда көч сынашты, безнең гаилә гимназия исеменнән катнашты. Җиңү яулагач безне Уфага республика этабына чакырдылар. Чараны оештырулары бик ошады, барысы да уйланылган. Һава торышы салкын булса да, кояшлы иде, – дип хис-кичерешләре белән уртаклашты гаилә башлыгы Айдар.

Сүз уңаеннан, Мөслимовлар – күп балалы гаилә, Миленаның ике игезәк туганы Самир белән Арслан бар, аларга 6 яшь. Алия Фәрит кызы Чишмә поселогында үзәк район дәваханәсендә эшли, ә Айдар Мөнир улы – юл хәрәкәте иминлеге хезмәткәре. Ягъни һөнәрләре берничек тә спорт белән бәйле түгел, әмма алар балаларында сәламәт тормыш рәвешенә мәхәббәт тәрбиялиләр.

Уфада үткән ярышларда республиканың барлык төбәкләреннән килгән 64 команда көч сынашты. Район этабындагы кебек үк, биредә дә киез итекләрдә хоккей, аннары «кәшәкә белән теннис шары алып бару» һәм «боҗра киеп йөгерү» бәйгеләре булды.

– Безнең кебек төрле һөнәр ияләре катнашты. Миңа, барыннан бигрәк, боҗра белән йөгерү, ә иремә хоккей ошады. Халык күп булса да, игътибарсыз калдырмадылар, кайнар ризык белән дә тәэмин иттеләр. Милена уеннар тәмамлануга ук киләсе елда да катнашырга теләве турында сөйли башлады, мин каршы түгел, тик әтисе теләми, җитәр, ди. Алда бер ел бар әле, бәлки кызым аны күндерер, – дип елмая Алия Фәрит кызы.

Гаиләгә ярышта катнашкан өчен диплом тапшырылган. Мөслимовлар да, күпчелек гаиләләр кебек, җиңүне максат итеп куймаганнар. Алар анда балаларының үтенечен тыңлап һәм аңарда спортка мәхәббәт тәрбияләү өчен барганнар.

Сүз уңаеннан, «Яңа елда гаилә уеннары-2023» республика фестивалендә Әбҗәлил районыннан Килдияровлар гаиләсе җиңү яулаган, Янаулдан Изибаевлар командасы –икенче, Зилаер районыннан Вәлиевлар өченче урында. Килдияровларга бүләк сыйфатында «Танып» шифаханәсенә юллама бирелгән.

 

Иң мөһиме – балаларда спортка мәхәббәт тәрбияләү!
Иң мөһиме – балаларда спортка мәхәббәт тәрбияләү!
Автор:Рима Губайдуллина
Читайте нас: