Чишмэ
+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Район кешеләре
25 гыйнвар 2023, 12:03

Светлана Низаметдинованың уңыш формуласы

Светлана Низаметдинова бер минут та эшсез тора алмый, кулыннан бар да килә

Светлана Низаметдинованың уңыш формуласы
Светлана Низаметдинованың уңыш формуласы

Таныш булмаган матур гөлләр, инкубаторда чыгарылган чебиләр, нубий токымлы кәҗәләр, шоколад һәм лаванда төсендәге индоүрдәкләр...  Бу башта мавыгу гына булган, аннары керем чыганагына әверелгән әйберләрнең тулы исемлеге түгел әле.

Безнең Светлана бер минут та эшсез тора алмый, кулыннан бар да килә, ди аның турында якыннары. Барысы да декрет ялына чыккач башлана. Ул вакытта Низаметдиновлар поселокта ипотекага алынган фатирда яши. Светлана бер ел эчендә бөтен балконны һәм бүлмәләрне чәчәкләр белән тутыра. Төрле сорттагы гадәти булмаган гөлләр үстерә. Танышлары да кызыксынып, заказлар бирә башлый, табышны ул янә әйләнешкә кертә, яңадан яңа сортлар сатып ала.

«Ботаника бакчасына» фатирда кысан була башлагач, алар шәхси йорт алу турында уйланалар, һәм ике ел элек авыл ипотекасы ярдәмендә Елга аръягы бистәсендә ике катлы йорт сатып алалар. Светлана, тагын да ныграк илһамланып, яраткан эше белән шөгыльләнүен дәвам итә.

Аның һәр мавыгуы акрынлап яраткан эшенә әйләнә. Шәхси йортта хуҗалык тотмыйча мөмкин түгел. Низаметдиновларның ике баласы үсеп килә. Уллары Руслан икенче сыйныфта укый, ә кызлары Сафия әлегә «Малышок»ка мәктәпкәчә әзерлек төркеменә йөри. Аларга экологик яктан чиста азык-төлек ашатасы килә. Сөтсез дә булмый.

Хәзерге заманда сыер асрау – артык чыгымлы эш. Шуңа күрә кәҗә алырга булалар. Светлана монда да үз принципларына тугры кала. Чит илдә югары бәяләнгән һәм күптән түгел безнең якларда да асрала башлаган альп-нубий токымлы кәҗә сатып алалар. Әлеге кәҗәнең сөте бик файдалы – анда А һәм C витаминнары, шулай ук аминокислоталар бар. Бер сауганда майлылыгы 4,5 процентлы, чикләвек тәме килеп торган 3 литр сөт алырга мөмкин. Сүз уңаеннан, Руслан белән Сафия кәҗә бәтиләренә рәхәтләнеп шешәдән сөт эчертәләр.

Низаметдиновлар яңа йортка күченгәннән соң инкубатор да сатып алган. 50 данә кучинский юбилейный токымлы тавык йомыркаларын алып чебеш чыгарганнар һәм аларны туганнарына таратып биргәннәр.

– Бар мәгълүматны интернеттан укып белдек, – дип сөйли Светлана. Мондый токымлы тавыклар озак яши һәм йомырканы күп сала. Әгәр яхшы итеп һәм дөрес ашатсаң, авырлыкны тиз җыялар. Безне тагын бер өстенлек җәлеп итте – чебиләре бик үлми, йөз проценты диярлек үсә, ите дә тәмле була.

Тиздән алар бу эш белән бик мавыгып китәләр, гаилә эшчәнлекне нәкъ менә шул юнәлештә алып барырга, ягъни кучинский токымлы чебешләр һәм шоколад һәм лаванда төсендәге индоүрдәкләр үрчетү белән шөгыльләнергә карар итә. Сүз уңаеннан, мускус үрдәкләрне зур булмаган фермер хуҗалыклар сатып ала. Ашауга талымсыз булу сәбәпле, бу кошларны үрчетү икътисади яктан отышлы санала. Низаметдиновлар абзар да төзеп куйганнар. Яз көне тәүлеклек чебешләр һәм индоүрдәк бәбкәләре сата башларга ниятлиләр. Киләчәктә Светлана Низаметдинова үзмәшгуль яки шәхси эшмәкәр булып теркәлергә тели.

– Әгәр дә ирем мин тәкъдим иткән идеяләрне тормышка ашыруда ярдәм итмәсә, бернәрсә дә килеп чыкмас иде. Аның киңәшләре һәм ярдәме белән фантазияләремне тормышка ашырып кына калмыйча, киләчәктә үз бизнесымны да төзеячәкмен, – ди Светлана Низаметдинова.

Светлана Низаметдинованың уңыш формуласы
Светлана Низаметдинованың уңыш формуласы
Автор:Дильбар Хамитова
Читайте нас: