Чишмэ
+29 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Район кешеләре
23 гыйнвар 2023, 12:00

Игелекле гамәлләр зур өметләр тудыра

Башкортстанда 2023 ел республика Башлыгы Радий Хәбиров указы белән Кече Ватан өчен файдалы эшләр елы дип игълан ителде. Ул үзенең нәтиҗәлелеген күрсәткән «Атайсал» проектының дәвамы булачак.

Игелекле гамәлләр зур өметләр тудыра
Игелекле гамәлләр зур өметләр тудыра

Өйдрәк авылында эшмәкәр Альберт Әсәдуллин шешәләргә су тутыру цехын ачарга планлаштыра, эшен ул туган авылын төзекләндерүдән башлаган.

– Минем әти Өйдрәктә туып үскән, мин дә бу авылны үземнең кече туган ягым, дип саныйм. Туганнарыбыз анда яши. Балачакта җәйләрен еш кайта идем, картәни бу авылга бәйле кызыклы хатирәләрен сөйли торган иде. Аңа биргән вәгъдәмне үтәп, туган як өчен файдалы эш башкарырга телим, – диде ул.

Шактый эшләр башкарылган да инде – 2022 елның җәендә машиналар йөрмәгән урында балалар өчен уен мәйданчыгы төзелгән. Бөек Ватан сугышында катнашкан ветераннар хөрмәтенә мемориал кую буенча зур эш башланган.

Сафар авыл Советы хакимияте башлыгы Илдар Байбурин сүзләренә караганда, балалар мәйданчыгын элекке мәктәп ихатасыннан ачык җиргә күчергәннәр, моның өчен 50 мең сум акча кирәк булган. Ә мемориалны авыл уртасында, Шоссе һәм Үзәк урамнар чатында урнаштырырга булганнар. Көздән нигезен ясап калдырганнар, граниттан яңартылган һәйкәл куйганнар, Альберт Әсәдуллин сугышта катнашучыларның исем-фамилияләре язылган тактаташка заказ биргән.

– Аның бер ягында яу кырында һәлак булган 47 яугирнең, икенче ягында сугыштан исән-сау кайткан 56 авылдашыбызның исемнәре булачак. Уртадагы плитәгә «1941–1945. Беркем дә, бернәрсә дә онытылмый», аста: «Үткәннәрне хәтерлибез икән, киләчәгебез бар» дигән сүзләр булачак. Сугышта катнашучыларның исемлеген тагын бер кат тикшереп чыгасы калды, бу эш белән Сафар авылы китапханәчесе Фәридә Мансурова шөгыльләнә. Беләсезме, авылдан киткән Бөек Ватан сугышында катнашучылар турында яңадан-яңа мәгълүматлар табылып тора.  Мәсәлән, башта сугыштан кайтканнарның саны 34 булса, хәзер – 56, – дип тәэссорталары белән уртаклашты Альберт Флүр улы.

– Без бу үзгәрешләргә бик шат. Җәй көне кунакка кайткан төпчек оныгым Давид көн дә балалар мәйданчыгында уйнады. Авылдашларым кебек мин дә Бөек Ватан сугышында катнашучылар хөрмәтенә мемориал яңартылуга сөендем. Минем әти дә сугышта катнашкан. 1943 елда фронтка киткән, Сталинград сугышында яраланган. Авылга 1947 елда, хезмәт итү вакыты тәмамлангач кына кайткан. Альбертны яхшы беләм, без аның әтисе белән бергә үстек, – диде 43 ел механизатор булып эшләгән пенсионер Марат Тарзимин. 

Мемориал төзелешен тәмамлау өчен барысы да әзер, һәйкәлне коймалап алу өчен материаллар да кайтарылган. Альберт Флүр улы аның тирәли зур агачлар утыртырга ниятли. Бу эшләр инде язга кала.

– Без аңа башкарган эшләре өчен рәхмәтлебез һәм быел шешәләргә су тутыру цехы да эшли башлар, дип ышанабыз. Егетләребез эш эзләп Чишмәгә яки Уфага китмәсләр, үзебезнең авылда эшләрләр. Бәлки яшьләр дә Өйдрәккә кайтыр, – диләр авылда яшәүчеләр.

Авылны төзекләндерү эше менә шундый өметләр уяткан. Алар тормышка ашсын иде!

Игелекле гамәлләр зур өметләр тудыра
Игелекле гамәлләр зур өметләр тудыра
Автор:Гузяль Ибраева
Читайте нас: