Чишмэ
+6 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Район кешеләре
20 гыйнвар 2023, 10:05

Мөхәммәтовларның бәхетле тормыш сере

Яңа ел алдыннан, 31 декабрьдә, Яңа Сәйран авылыннан Мөхәммәтовлар гаиләсе туй юбилеен билгеләп үтте.

Мөхәммәтовларның бәхетле тормыш сере
Мөхәммәтовларның бәхетле тормыш сере

Гарәф Насретдин улы белән Тәслимә Нәҗметдин кызы 70 ел тату гомер кичерәләр.

Күптән түгел аларны шул уңайдан район ветераннар советы рәисе Радик Әхмәдиев, Новотроицкий авыл Советы хакимияте башлыгы Наил Шәйхетдинов котладылар, бүләкләр һәм чәчәкләр тапшырдылар, бәхетле картлык теләделәр. Бу көнне аларның йортында халык күп булды – гаиләләре белән балалары һәм оныклары кайтты, авылдашлары һәм мәдәният хезмәткәрләре килде.

Тәслимә апа иртә таңнан торып беленнәр пешергән, Гарәф абый кунакларны каршы алып йөреде.

– Без 1952 елда өйләнештек, ЗАГСка керергә сөлгеләр белән бизәлгән, кыңгыраулар тагылган атларга утырып Сәйран авылына бардык. Еллар авыр  булуга карамастан, ул заманнар йоласы буенча, туй һәр якта дүртәр көн булды  – бөтен туганыбыз безне кунакка алдылар, – дип искә алды Гарәф Насретдин улы.

Ул Бәрсүәнбаш авылында сигез балалы зур гаиләдә туган. Әтисе 1942 елда фронтка киткәндә аңа 12 яшь кенә булган. Ә 1943 елда әтиләренең үлүе турында кара кәгазь килә. Әнисе бу хәбәрдән соң чиргә сабыша. Сигез баланың иң олысы булган Гарәф гаиләне туендыру өчен мәктәпне ташлап колхозга эшкә чыга. Фермада мал караучы була, сыерлар, атлар көтә. Үгез җигеп басуга тырмага да чыга. 24 яшендә өйләнергә карар итә. Үзләренең урамы ндагы кызга – уңган һәм чибәр Тәслимәгә күптән күзе төшеп йөргән була. Аңа сөюен төрлечә белдереп тора.

– Минем яннан беркайчан да игътибарсыз узмады, бер үткәндә ныграк этеп җибәрде, кычытканлык эченә егылдым. Үзем дә усал идем, каршы торганмындыр, – дип көлеп сөйли Тәслимә апа.

Яшьләр башта дүрт ел бергә малчылыкта эшлиләр, аннары Тәслимә апа төрле эшләргә күчә – утау утый, иген агулый, кар чистарта. Өйләнешкәч, яшь гаилә бер ел әниләре йортында яши, аннары башка чыгалар. Берничә елдан соң үзләре яңа йорт төзеп керәләр.

– Бер кыштан соң йортны күчереп салдык, кышын беренче урында бик нык кар салды, ­– ди Гарәф абый.

Шуңа күрә яңа йортта яшь ир утынлык белән абзарга кадәр тактадан япма ясый. Ул әле дә бар. «Әти аны сүтәргә рөхсәт итми», – ди балалары.  

Мөхәммәтовлар гомер буе колхозда эшлиләр. Өч бала үстерәләр, бүгенге көндә аларның бишоныклары һәм биш туруннары бар. Озын һәм бәхетле тормышының серен Тәслимә апа аңлашып, игелекле һәм намуслы яшәүдә күрә:

– Үз көчебез белән яшәдек. Берәүдән дә көнләшмәдек, бөтен нәрсәне уртага салып  бергә хәл иттек, кеше белән талашып йөремәдек, – ди ул.

Балалары, оныклары һәм авылдашлары аларның хезмәт сөючән-легенә, тыйнаклыгына һәм югары әхлагына сокланалар.

– Алар дөрес яшәделәр, картатай гомере буе Бәрсүәнбаш авылына мәчеткә йөрде, хәзер дә, 94 яшьтә булуына карамастан, җомга саен намазга бара. Балачакта ул безне дә үзе белән ияртә иде. Нәнәй догалар өйрәтеп үстерде. Алар  эшсез утырырга яратмый, гомер буе мал-туар, ат, кош-корт асрадылар, аларны бетергәннәренә нибары ике ел. Картатай балыкка, ауга йөрергә ярата. Без балачакта төлке бүрекләр киеп йөредек. Ул тиреләрне үзе эшкәртеп якалар һәм бүрекләр тегә иде. Без алардан үрнәк алып яшибез, сәламәтлек телибез, тагын күп еллар туган нигезебездә җыелырга язсын иде, – ди оныклары Линар Исламов.

Мөхәммәтовларның бәхетле тормыш сере
Мөхәммәтовларның бәхетле тормыш сере
Автор:Гузяль Ибраева
Читайте нас: