Чишмэ
+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Район кешеләре
17 гыйнвар 2023, 15:11

Раил Гомәров: Гармунда уйнарга мунчада өйрәндем

Чишмә районының Биккол авылында да гаҗәеп киң кырлы шәхес – композитор, текстлар төзүче һәм җырлар башкаручы, оста баянчы Раил Гомәров белән таныштырып үтәбез.

Раил Гомәров: Гармунда уйнарга мунчада өйрәндем
Раил Гомәров: Гармунда уйнарга мунчада өйрәндем

Сәләтле кешеләрнең күбесе төпкел авыллардан, дип юкка гына әйтмиләр.

Чишмә районының Биккол авылында да гаҗәеп киң кырлы шәхес – композитор, текстлар төзүче һәм җырлар башкаручы, оста баянчы Раил Гомәров белән таныштырып үтәбез.

Булачак баянчы 1958 елның 24 августында Биккол авылында туа. Балачак һәм яшьлек еллары да бу авылда уза, зур гаиләдә тугыз бала үсә. Әле яшәгән йортны ул иске өйләре – ата нигезе урынына төзегән.

– Әти дә гармунда уйный иде. Ул уйнаганда ниргәгә утырып, ачык калган тәрәзәдән тыңлаганым истә калган, ул вакытта әле башлангыч сыйныфларда укый идем. Моңлы көй агыла, мин хәйран калып тыңлыйм. Аннары әти эштә чакта үзем дә әкренләп көй чыгара башладым. Кышкы кичләрдә, өйдәгеләргә комачауламас өчен, мунчага барып уйный идем, – дип хатирәләре белән уртаклашты Раил Мөдәрис улы.

Шигырьләрен ул чагыштырмача күптән түгел – 2009 елда яза башлаган. Җырларының күбесе туган як, табигать, мәхәббәт, тормыш турында. Әнисенә багышлап иҗат иткән «Төшемдә күрдем» җырын ул иң моңлы һәм сагышлы җырларның берсе дип саный.

Раил Мөдәрис улы күп кенә район һәм республика бәйгеләрендә катнашучы. «Ике аккош», «Чишмә сандугачы», «Уйна, гармун!» һәм Рим Хәсәнов җырларын башкаручылар бәйгеләрендә алган дип-ломнарын да күрсәтте.

– Нинди дә булса чарада катнашырга чакырсалар, авыл клубындагы концерт яки районда үткәрелгән бәйге булсынмы, бик шатмын, – дип тәэссоратлары белән уртаклаша баянчы.

Тик аны һәрвакыт өйдә очрату гына мөмкин түгел – менә хәзер дә юлга җыена, вахта ысулы белән төньякта шофер булып эшли икән.

Өстәл артында пироглар һәм коймаклар белән чәй эчкәндә, Раил Мөдәрис улы тормыш иптәше Рима Фәнис кызы белән танышулары турында сөйләде. Алар башта хат алышканнар: яшь кыз армиядә хезмәт итүче егеткә хатлар язган, армиядән кайткач, очраша башлыйлар һәм тиздән өйләнешәләр. Гаилә тормышы дәверендә Ханты-Манси округында да, Рима Фәнис кызының туган ягы Туймазы районында да яшәгәннәр. Соңрак Раил Гомәровның туган  авылы Бикколга кайтып төпләнгәннәр. Рима апа сәхнәгә чыгарга яратмый, иренең концертта чыгыш ясаганын видеога төшергәндә генә кушылып җырлый.

«Аның барлык җырларын яттан беләм», – ди ул. Кич белән оныклары килгәч, Гомәровлар йортында гөрләп тора. Кайсы кулына баян, кайсы гармун ала. Һәвәскәр концерт башлана.

– Илһам теләсә кайсы вакытта килергә мөмкин. Мин хәтта булачак җырның нинди темага туасын да белмим, уйламыйм да. Һәрвакыт төрлечә була: кайчагында башта көй туа,  аннары инде сүзләрен язам, ә кайчагында киресенчә була. Тик сер итеп әйтәм, әзер сүзләргә көй тизрәк тә, уңайлырак та языла, – ди Раил Мөдәрис улы.

Киң күңелле, кунакчыл һәм сәләтле йорт хуҗасының киләчәктә дә илһамланып иҗат итүен телибез.

Раил Гомәров: Гармунда уйнарга мунчада өйрәндем
Раил Гомәров: Гармунда уйнарга мунчада өйрәндем
Автор:Рима Губайдуллина
Читайте нас: