Чишмэ
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Район кешеләре
10 гыйнвар 2023, 11:14

Иҗат авыр вакытларда да ярдәм итә

Өйдәге әйберләр арасында уңган куллы осталар күңел җылысын биреп эшләгәннәре дә бар. Шундый уңганнарның берсе – Виринея Хөсәенова Ярми авылында гомер кичерә.

Иҗат авыр вакытларда да ярдәм итә
Иҗат авыр вакытларда да ярдәм итә

Бу юллар авторы, аның бәйләүдән тыш, 2018 елдан бирле изолоннан зур чәчәкләр эшләргә өйрәнүе, алардан идәнгә һәм өстәлгә куела торган лампалар, яктырткычлар ясап гаҗәеп матурлык тудыруы турында белде. Ул чәчәкләр бик зур – кеше биеклегендә эшләнә.

– Бу эш белән мин тормышымда бик җиңел булмаган минутларда шөгыльләнә башладым. Башымны авыр уйлардан арындыру өчен ясап карарга булдым. Мине сеңлем рухландырды. Ул ясаган әйберләргә карап: «Мин дә үземә шундый торшер ясый алмаммы?» дип уйладым. Шулай итеп яңа эш белән мавыгу барлыкка килде», – дип искә төшерә оста.

Ләкин ул вакытта бу техниканы өйрәнү җиңел булмаячагын белми әле ул. Интернет ярдәмгә килә. Аннан укып кыз торшер-чәчәкләр ясау өчен сыгылмалы материалның изолон дип аталуын белә.

– Башта материалны кисеп әзерләп куям, аннары булачак чәчәк таҗларын һәм яфракларын төзелеш фены ярдәмендә җылытам. Җылылык тәэсирендә изолон йомшара һәм аны куллар белән сузып, кырыйларын бөгеп чәчәкләр ясарга мөмкин. Яфрак-таҗларны булдыра алганча чын кебек итеп эшләргә кирәк. Чәчәкнең барлык детальләре әзер булгач, аларны кайнар клей ярдәмендә ябыштырам. Сабагы буйлап тимерчыбык үткәрәм, ә чәчәкнең уртасына лампа куям. Беренче лампаны ясаганда, ирем булышты, ул шулай ук эретеп ябыштырырга һәм электр утын тоташтырырга өйрәтте, – дип осталыгы белән уртаклаша Виринея.

Күптән түгел чәчәкләр коллекциясенә курчаклар да өстәлгән.

– Алар әзер плафоннардан ясала. Чәчәк таҗлары ябыштырам да купшы күлмәк итәге килеп чыга, – дип сөйли Виринея Сергеевна.

Кечкенә чагында аны кул эшләренә картәнисе өйрәткән, бергәләшеп гаилә әгъзалары өчен оекбашлар бәйләгәннәр. Ул кызга энә һәм җеп белән эш итәргә өйрәткән. Ә мәктәп яшендә чигү түгәрәкләренә йөри башлаган, анда катлаулы бизәкләр ясарга өйрәнгән.

Ул әле дә, сирәк кенә булса да, чигү белән мавыга, ләкин буш вакыты бик юк.

Тагын нинди дә булса яңа иҗади юнәлештә белем алу планыгыз бармы, дигән сорауга ул тормыш күрсәтер әле, дип җавап бирде. Ә әлегә аның максаты – яңа өйләрен төзекләндерү һәм үз остаханәсен булдыру.

Иҗат авыр вакытларда да ярдәм итә
Иҗат авыр вакытларда да ярдәм итә
Автор:Элина Школьная
Читайте нас: