Чишмэ
+23 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Район кешеләре
9 гыйнвар 2023, 16:12

Машина төзәтү җиңел эш түгел

Машинаның ни өчен ватылуын ачыклау – гади бурыч түгел, шулай булса да Чишмәдә яшәүче Альберт Насиров бу эшне яхшы башкара.

Машина төзәтү җиңел эш түгел
Машина төзәтү җиңел эш түгел

– Бер очрак истә калды, 1996 елда Татарстанга китеп барганда машинам ватылды. Берәрсен туктату өчен юлда кул күтәреп басып торырга туры килде. Шул хәлдән соң ватылса үземә ремонтларга өйрәнергә кирәк, дип уйладым. Җитмәсә, югары белемле электротехникмын. Элек интернет булмаганга, китаплардан карап өйрәндем, – дип искә алды ул. – Курсларда укыдым. Хәзер генә уңайлы ул – бөтен мәгълүматны интернеттан табып була, әмма яхшы белем алу өчен түләргә кирәк.

Ул үз эшендә иң мөһиме – мәгълүмат һәм аны дөрес куллану өчен баш кирәк дип саный. Машинаның ни сәбәпле ватылуын ачыклау өчен күп белү таләп ителә. Бу эштә еш кына электриканы, һава белән ягулыкның һәм яну продуктларының катализаторлар белән ничек эшләвен белү мөһим. Шул ук вакытта компьютерны да куллана белергә кирәк.

– Автомобильләргә ел саен яңа электрон детальләр, идарә итү блоклары өстәлә, эш катлаулана, шуңа күрә даими рәвештә заман белән бергә атларга, яңалыкларны өйрәнергә һәм квалификацияне күтәрергә туры килә. Автомобильләргә экологик нормалар буенча таләпләр күбрәк булган саен, алар электроника планында катлаулана бара, – диде Альберт Энзель улы.

Яңа елга кадәр ул Уфада «Башкаланың иң яхшы автосервисы-2022» ачык шәһәр конкурсында «Дизельле автомобильләрне диагностикалау» номинациясендә катнашып беренче урын алган.

– Әлеге конкурс ел саен үткәрелә, анда катнашырга тырышам. Озак вакыт җиңүгә омтылсам да, моңарчы призлы урын алганым булмады. Бу юлы ярышта катнашуга тырышып әзерләндем. Ярышлар ике этапта: теоретик белем һәм практик эш буенча үтте. Төзек булмаган машина бирделәр, без билгеләнгән вакыт эчендә компьютер сканер һәм төрле приборлар ярдәмендә аның ни өчен ватылганлыгын ачыкларга тиеш булдык, – дип сөйләде җиңүче.

Бәйгенең, гадәттәгечә, Уфада «Мастер Дизель» үзәге мәйданчыгында узуын билгеләп үтик. Анда Уфадан, республика автосервисларыннан, шулай ук Чиләбе һәм Миәс шәһәрләреннән 60ка якын белгеч катнашкан.

– 2015 елда, бәйгедә беренче тапкыр катнашканда, икенче урын алган идем. Шул вакытта берникадәр белемем булуын аңладым һәм нигә җиңәргә тырышмаска дип уйладым, – дип елмаеп искә ала А. Насиров. – Җиңгәннән соң зур шатлык һәм канәгатьлек кичердем, чөнки моңа озак әзерләндем. Хәзер юкка түгеллеген аңлыйм, теләк булса, мотлак рәвештә максатыңа ирешергә тырышырга кирәк! – ди ул.

Машина төзәтү җиңел эш түгел
Машина төзәтү җиңел эш түгел
Автор:Элина Школьная
Читайте нас: