Чишмэ
+23 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Район кешеләре
30 декабрь 2022, 13:47

Эт һәм кыргый үрдәкләр белән сунар

Кышкы салкыннарда бар кеше дә буш вакытын телевизор карап кына үткәрми.

Эт һәм кыргый үрдәкләр белән сунар
Эт һәм кыргый үрдәкләр белән сунар

Күпләр үзләренә саф һавада да шөгыль таба! Бу – чаңгы шуу, балык тоту һәм, әлбәттә, сунарчылык! Кыш көне нинди җәнлекләрне ауларга була? Шул темага без чын сунарчы Булат Рәхимов белән әңгәмәләштек.

– Кыш көннәрендә күбесенчә төлке, я куян ауларга йөрим. Җәй йөрүгә караганда авыррак. Сәбәбе көннәрнең суык торуында, яисә кар көртләре булуда түгел. Салкыннар башлангач җәнлекләрне кар өстендә күреп булмый, чөнки йоннары ак төскә керә. Буранда һәм кар яуганда куян аулыйм дип барып йөрергә дә түгел. Чөнки эзләрен кар күмеп китәчәк, ә куян өнендә яшеренеп калачак.

Кыр үрдәгенә сунар яз һәм көз айларында башлана. Алдавыч сыйфатында кайчандыр үзем тоткан, ә хәзер абзарда яшәүче кыргый үрдәкләрне файдаланам. Ә үзем шул арада атарга уңайлы вакыт көтеп яшеренеп торам, – дип сөйли ул.

Аучылык, балык тоту кебек үк, ял итүнең иң популяр һәм актив төре булып тора. Урманда саф һава сулап, җәнлек яки кош артыннан йөреп кенә калмыйсың, гаиләңне дә тәмле ит белән тәэмин итәсең. Ауның күптөрле ысуллары бар, мәсәлән, кемдер урманга этен ияртеп баруга өстенлек бирә.

– Мин дә ауны эттән башка күз алдыма китерә алмыйм. Кыш көне ул җәнлекне эзеннән барып табарга, аларны бер-берсеннән аерырга ярдәм итә. Күпләр, минем кебек, беренче кар яву белән кышкы ауны башлый, чөнки бу вакытта эзләр яхшы күренә, – ди Булат Мәҗит улы.

 

Кышкы сунарчылык чорында барысы да: өс һәм аяк киемнәре дә, корал да, кәефнең ничек булуы да мөһим.

– Һава торышына карап киенәм. Агач ботаклары һәм кар көртләре төсендәге аклы-каралы җылы кием сатып алдым – шулай яшеренәм. Аякка су үтми торган җылы итекләр киям. Шулай ук үзем белән патроннар, бинокль, кайнар чәй алам, чөнки ауда вакыт озак үтә, ә кышкы салкында карын тиз ача, – ди аучы.

– Минем өчен сунарчылык, барыннан да элек, ял итү һәм табигать кочагына чыгу. Кышкы урманда салкынча һава суларга, кошларны күзәтергә яратам, ә җәй көне җиләк һәм гөмбә дә җыярга була, – ди ул.

Барган саен җәнлек тотып булмый, шуңа күрә минем өчен уңышлы һәм уңышсыз ау дигән ике төшенчә бар. Хәер, трофейлар булмауны уңышсыз сунар, дип санамыйм. Уңышсызы – ул җәнлекне яралау һәм кулдан ычкындыру, мондый хәлгә юл куймау яхшырак, – дип үз фикерен белдерде Булат Рәхимов.

Эт һәм кыргый үрдәкләр белән сунар
Эт һәм кыргый үрдәкләр белән сунар
Автор:Элина Школьная
Читайте нас: