Чишмэ
-3 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Район кешеләре
21 декабрь 2022, 15:02

Киң күңелле һәм игътибарлы мөгаллимә

Педагог һәм остаз елы девизы астында узачак 2023 елга кадәр санаулы көннәр калды. Шул уңайдан гаҗәеп кеше, укытучы гына түгел, ә өлкән дус, зирәк, акыллы һәм ышанычлы ахирәт тә булган остазыбыз турында язасым килә.

Киң күңелле һәм игътибарлы мөгаллимә
Киң күңелле һәм игътибарлы мөгаллимә

Илмира Кальметьева

Ерак 1986 ел, Чишмә 1нче мәктәбенең җиденче сыйныфында укыган чак. Зәмһәрир суык декабрь ае, безнең сыйныфка яңа математика һәм физика укытучысы килеп керде. Аның көрән төстәге сыйныф тактасына язып яңа тема аңлатуы бүгенгедәй күз алдымда, аңлашыла да, бик үк аңлашылмый да кебек. Ике көннән соң яшь укытучыны малайлар күбрәк булган (17 малай һәм 11 кыз) сыйныфыбызның җитәкчесе итеп билгеләделәр. Һәр яңалык башкача кабул ителә, тәүдә ияләшеп китә алмадык. «Кем ул? Ни өчен безнең сыйныфка җитәкче итеп куйдылар?», дигән сораулар туды.

Көн артыннан көн, дәрес артыннан дәрес үтте, макулатура һәм тимер-томыр җыю, шимбә өмәләре кебек төрле чаралар, туристик слетлар башланды. Зөлфирә Йомадил кызы безнең мөстәкыйльлекне  һәрвакыт алгы планга куйды, чөнки без «зурлар» идек инде. Аеруча Уфага баруларыбыз истә калган, еш кына ял көннәрендә электричка белән циркка яки шәһәрдә йөрү өчен бара идек. Шәһәрнең матур урыннарын карап йөрү өчен безгә ике-өч сәгать вакыт бирелә һәм билгеләнгән сәгатькә килеп җитәргә тиеш булган урын билгеләнә иде. Укытучыбызны беркемнең дә кыен хәлдә калдырганы булмады!

Зөлфирә Йомадил кызы, әлеге кебек, зәвыклы һәм матур итеп киенү үрнәге булды. Ул бик матур костюмнар һәм джемперлар бәйләп кия иде! Соры төсләр өстенлек иткән заманда укытучыбыз безнең өчен камиллек үрнәге булды. Соңрак без, кызлар, аңардан күреп матур итеп бәйләргә өйрәндек.

Сыйныф җитәкчебез безне үзара дус булырга, әти-әниләрне һәм олыларны хөрмәт итәргә, гаилә кыйммәтләренең кадерен белергә өйрәтте. Аның зур тәҗрибәсе һәм киңәшләре тормыш юлында әле дә озатып бара.

Сигезенче сыйныфны тәмамлагач, сыйныфташларның юллары аерылды, күбебез төрле уку йортларына укырга кердек. Әмма безне, элекке кебек, сыйныф җитәкчебез берләштерде. Еш кына шимбә көнне без, студентлар, аның йортына барып кичәләр – очрашулар уздыра идек. Зөлфирә Йомадил кызы шатлыкларыбызны да, уңышсызлыкларыбызны уртаклаша, безгә файдалы киңәшләрен бирә, хисләребезне аңларга ярдәм итә иде.

Ул укытучы эшчәнлеген 1980 елда башлаган, балаларга 40 елдан артык белем бирә. Аның хезмәт кенәгәсендә «Чишмә 1нче мәктәбенә математика һәм физика укытучысы итеп эшкә алынды» дигән бер генә язу бар. 2022 елда ул «Башкортстан Республикасының мәгариф отличнигы» билгесе белән бүләкләнде.

Зөлфирә Йомадил кызы күпкырлы мөгаллимлек эшеннән тыш, кызы Айгөл белән улы Даян өчен һәрвакыт хәстәрлекле һәм яраткан әни, тормыш иптәшенә ышанычлы хатын булып кала. Ул үстергән матур бакчалар, яратып утырткан  агачлар, үсемлекләр һәм чәчәкләр турында аерым мәкалә язарга була.

Мәктәп сукмаклары онытылмый. Еллар үтә һәм ул зур тормыш юлына әйләнә. Һәм шул юлдан барганда кемнең юлдаш булуы, гаҗәеп дөньяга кемнең ишек ачуы мөһим. Балалар укытучыларына охшарга тырышалар, аның үз-үзен тотышын, сөйләшүен һәм башка гадәтләрен үрнәк итеп алалар.

Киң күңелле, игътибарлы һәм эчкерсез Зөлфирә Йомадил кызына күркәм юбилее уңаеннан меңләгән укучылары исеменнән рәхмәт әйтәсем килә! Киләчәктә дә шулай кешелекле, сөйләшергә, тыңларга, юл күрсәтергә һәм ярдәм итәргә әзер булып калыгыз!

 

Киң күңелле һәм игътибарлы мөгаллимә
Киң күңелле һәм игътибарлы мөгаллимә
Автор:
Читайте нас: