Чишмэ
+19 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Район кешеләре
9 декабрь 2022, 10:17

Ярты гасыр кулга-кул тотынышып

Күптән түгел Мәхмүт Бәдгытдин улы һәм Зәлия Әхмәтҗан кызы Хәйретдиновлар бергә яшәүләренең 50 еллык юбилеен билгеләп үттеләр.

Ярты гасыр кулга-кул тотынышып
Ярты гасыр кулга-кул тотынышып

Туй – искиткеч вакыйга. Бу сөю һәм ямь тулы көн, янәшәдә якын туган-тумачалар һәм дуслар. Бер-берсен яратып өйләнешкән парлар тормыш юлын кулга-кул тотынышып үтсә, бигрәк тә куанычлы.

Чишмә районы хакимияте башлыгы Ришат Мансуров, аның урынбасары Илдар Әсәдуллин һәм ветераннар советы рәисе Радик Әхмәдиев юбилярларны бәйрәмнәре уңаеннан тәбрикләделәр. Бу көнне Хәйретдиновларның балалары һәм оныклары да җыелдылар. Алар кадерле кешеләрен котлап, дулкынландыргыч итеп чыгыш ясадылар.

Мәхмүт Бәдгытдин улы тумышы белән Чувалкип авылыннан, Зәлия Әхмәтҗан кызы Ярмидән. Язмыш аларны район үзәгендә очраштырган.

– Янымнан үтеп барганда зур кара күзләрен тутырып бер карады да үзенә гашыйк итте, – дип елмая Мәхмүт абый.

Туй шаулап-гөрләп Ярмидә үтә, Чишмә поселогында яшь белгечләр дәүләт фатиры ала. Бер-бер артлы ике бала – Марат һәм Гөлнара туа...

Хәйретдиновларның тормыш юлында, башка гаиләләрдәге кебек, шатлыклы мизгелләр дә, авыр чаклар да булган, әмма алар бергәләп барысын да җиңеп чыкканнар.

– Талашып, нәрсәдер бүлешеп торырга вакыт булмады, икебез дә җитәкче вазифаларда эшләдек, көндез эш, кичен балалар һәм йорт эшләре белән мәш килдек. Озакка сузылган никахның сере нидә дисезме? Беренче чиратта, сабырлыктадыр, мөгаен. Бер-береңә юл куя белергә, рәнҗетеп теләсә нәрсә кычкырганчы йөз тапкыр уйларга кирәк, – диде гаилә учагын саклаучы Зәлия апа.

Хәйретдиновлар өчен иң кыйммәтле бүләк – гаилә учагы. Маратның Диана һәм Динә исемле ике кызы, ә Гөлнараның Армандо исемле улы үсеп килә. Бәхетле картәти белән картәни оныклары белән рәхәтләнеп вакыт үткәрәләр.

Гомер буе иңгә-иң куеп яшәлгән еллар бик кадерле. Шуңа да бу бәйрәмнең символы мәңгелекне һәм әһәмиятлелекне билгеләүче кыйммәтле металл – алтын булуы юкка гына түгелдер!

Ярты гасыр кулга-кул тотынышып
Ярты гасыр кулга-кул тотынышып
Автор:Рима Губайдуллина
Читайте нас: