Чишмэ
+15 °С
Облачно
Район кешеләре
7 Декабря 2022, 07:03

Тегү – нәселдән килгән сәләт

Элек-электән тегә белүчеләр уңган хуҗабикә саналган.

Тегү – нәселдән килгән сәләтТегү – нәселдән килгән сәләт
Тегү – нәселдән килгән сәләт

Шушы көннәрдә без Чишмәдә яшәүче, тегү сәләте нәселдән килгән кул остасы Екатерина Рахманкулова янында кунакта булдык.

– Тегү белән күптәннән шөгыльләнәм. Бу эш белән кечкенәдән мавыга башлаганмындыр, мөгаен. Безнең гаиләдә картәти белән картәни дә тегә иде, әни, хәзер инде пенсиядә, әмма үзе һәм якыннары өчен өс киемнәре тегүен дәвам итә, – диде Екатерина.

Миңа тегү осталыгы элек алтынчы разрядлы кием кисүче һәм җиңел сәнәгать технологы булып эшләгән әнием Татьяна Варакутадан бирелгән, дип сөйләде ул. Екатерина шулай ук тегәргә өйрәтү курсларында да белем алган.

– Баштарак бу минем өчен яраткан шөгыль генә иде. Ә 2016 елда балалар өчен заказга киемнәр тегеп карарга булдым. Декрет ялыннан соң эшкә чыккач та бу шөгыльне ташламадым – ике эшне бергә алып барырга тырыштым, – диде Екатерина Олеговна.

Ә инде 2021 елда ул төп эшеннән китеп үзмәшгуль буларак теркәлгән һәм яраткан эше белән шөгыльләнә башлаган.

– Мәсәлән, юрган һәм  мендәр тышлары тегүгә заказ алганнан соң клиентка барлык тукымалар белән фото җибәрәм. Рәсәйдә, шулай ук Төркиядә, Үзбәкстанда, Кытайда, Пакыстанда җитештерелгән тукымаларны тәкъдим итәм. Клиент үзенә ошаган тукыманы сайлагач, комплектның үлчәме, бәясе һәм тегү сроклары турында сөйләшәбез. Арытаба тукымага заказ бирәм, аны алгач тегә башлыйм. Шул ук вакытта заказчыларның барлык теләкләрен исәпкә алам, – дип сөйләде үзенең эше турында Е. Рахманкулова.

Тегү игътибарлылык һәм төгәллек таләп итүче эш. Аның эш графигы һәрвакыт төрлечә була.

– Кайвакыт 3–4 сәгать, кайчакта көн буена тегәм, бәйрәмнәр алдыннан бу гадәти күренеш, – ди ул.

Екатеринаның эш урынын да күрдек. Анда эш өчен кирәкле әйберләр: тегү җиһазлары, кием кисү өстәле, тукымалар өчен киштәләр, фурнитура һәм хәтта балалар текстиле өчен фотозона да бар. Ул мендәр, юрган тышлары, ашъяулыклар, салфеткалар, сабыйларны бала тудыру йортыннан алып чыгу өчен комплектлар һәм органайзерлар тегү буенча хезмәтләр тәкъдим итә.

Кул эшләре остасы сүзләренә караганда, тегүче һөнәренә һәрвакыт ихтыяҗ булачак. Бу осталык тормышта, һичшиксез, ярап куячак, һәм аның төп эш булуы мотлак түгел.

Екатерина картәтисенең туннар, ә картәнисенең сугыш чорында солдатларга формалар теккән машинасында тегәргә өйрәнгән вакытларны искә алды.

– Бу тегү машинасы – безнең гаилә династиясенең бер тарихы, – диде Екатерина.

Сәләтле якташыбызга киләчәктә уңышлар телибез!

Тегү – нәселдән килгән сәләт
Тегү – нәселдән килгән сәләт
Автор:Элина Школьная
Читайте нас