Чишмэ
-3 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Район кешеләре
6 декабрь 2022, 12:05

Яраткан эш табыш китерсә...

Әлеге вакытта Чишмә районында 1800 кеше үзмәшгуль буларак теркәлгән.

Яраткан эш табыш китерсә...
Яраткан эш табыш китерсә...

Төрле өлкәләрдә эшләсәләр дә, аларны халыкка хезмәт күрсәтеп законлы рәвештә табыш алулары берләштерә.

Район гәзитендә әлеге темага мәкаләләр күп язылды, ә бу юлы без үзмәшгуль буларак теркәлгән һәм тәҗрибәләре турында сөйләргә әзер булган кешеләр белән аралаштык.

 

Курсларга култык таягы белән йөргән

Руслан Вилданов күп еллар вахта ысулы белән төньякта эшләгән. Тәүдә юл эшчесе, ә соңрак мастер булган. Шулай дәвам итәр иде, әмма Руслан бәхетсезлеккә тарыган – эштә берничә урыннан аягы сынган. Операциядән соң аңа озак вакыт сәламәтлеген ныгытырга туры килгән.

Бервакыт ул интернетта машина кузовын ремонтлау турындагы видеога тап була. Бу эш белән кызыксынып китә һәм шул теманы өйрәнә башлый.

Соңрак Уфада һөнәргә өйрәтү буенча курслар таба һәм уйлап та тормыйча языла. Руслан, култык таягында булса да, дәресләргә йөри башлый.

Укып беткәннән соң үз эшен ачу өчен зур булмаган бокс төзи, эш кораллары сатып ала, һәм «Мой налог» кушымтасы аша үзмәшгуль буларак теркәлгәннән соң, законлы нигездә яраткан эше белән шөгыльләнә башлый.

Руслан Халыкны эш белән мәшгуль итү үзәге аша кирәк-ярак җиһазлар сатып алу өчен акча ала. Үзе сөйләвенчә, ул вакытта 250 мең сум акча эш башлау өчен аз булса да, ярап куя. Шул ук вакытта Халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенә отчет та тапшырырга кирәк була. Үзмәшгульгә салым күләме нибары 4% тәшкил итә һәм автомат рәвештә тотып калына.

Ул үз эшен тормышка ашыруга җаваплы карый һәм баштарак клиентлар базасын булдыру һәм тәҗрибә туплау өчен иртәдән төнгә кадәр эшли. Хәзер җиңелрәк ди ул, әмма үз эшен ачарга теләүче шуны белергә тиеш, синең өчен беркем дә бернәрсә дә эшләмәячәк. Әйткәндәй, законга ярашлы, үзмәшгульләр беркемне дә эшкә яллый алмый.

Руслан даими рәвештә белем ала, төрле курслар үтә, соңгы тапкыр белемен камилләштерү өчен Мәскәүгә бара. Әлеге вакытта аның Промышленность урамындагы боксында төрле хезмәтләр күрсәтелә. Ул, элеккечә, машиналарның яньчелгән урыннарын тигезләү белән шөгыльләнә, шулай ук автомобиль тәрәзәләрен алыштыру һәм ремонтлау, ялтырату, химик чистарту, тонировкалау һәм буяу хезмәтләре күрсәтә.

Руслан яраткан эше белән һәр көнне мәшгуль, әмма бу аңа кыенлык тудырмый, ә шатлык кына китерә. Кайчакта аңа ерак районнардан да килеп язылалар, чөнки мондый белгечләр һәр җирдә дә юк. Машина кузовындагы яньчелгән урыннарны миллиметрлап тигезләү өчен тәҗрибә һәм осталыктан тыш, түземлек тә таләп ителә. Мәсәлән, Руслан белән бергә Уфада курсларда укыган 10 кешенең өчесе генә бу өлкәдә эшли.

Ул арытаба да бу эш белән шөгыльләнүен дәвам итәргә ниятли, ә әлегә үзмәшгуль статусыннан канәгать.

 

Үзмәшгуль булу кыен түгел

Бизнес-шериф Артем Бәдретдинов сүзләренә караганда, үз куллары белән нәрсә дә булса эшләүчеләрне, шул ук кәсепчеләрне, яки үз хуҗалыгында җитештерелгән һәм бакчасында үстерелгән һәм артып калган продукцияне сатучыларны, маникюр ясаучыларны үзмәшгульләр категориясенә кертергә була. Иң мөһиме, ул боларны кеше ялламыйча үзе эшләргә тиеш.

– Үзмәшгульләргә ярдәм итү һәм дәртсендерү өчен берничә программа бар. Анда катнашу өчен бәйге аша үтәргә кирәк, бу бик катлаулы түгел. Гражданнарның әлеге категориясенә ташламалы кредит бирелә.

Үз чиратыбызда, без алдан тапшырылган бизнес-планны карап, һәр идея өчен кулай ярдәм чаралары сайлыйбыз. Кайвакыт, беренче карашка уңышсыз булып күренгән идея берникадәр вакыттан соң уңышлы һәм ихтыяҗ белән файдаланылган хезмәт өлкәсе булып китәргә мөмкин.

Үзмәшгульләрнең күпчелеге безнең ярдәмгә мохтаҗ түгел, алар «Мой налог» кушымтасы аша үзләре теркәләләр һәм взнос түләмичә генә эшлиләр һәм, хосусый малтабарлардан аермалы буларак, отчет бирмиләр. Шул ук вакытта алар салым түләүдән дә читтә калмыйлар, һәм курыкмыйча үз хезмәтләрен күрсәтә һәм продукцияләрен сата алалар, – дип хәбәр итте ул.

Аның сүзләренә караганда, әлеге вакытта үз эшен ачучылар саны артканнан-арта бара.

Яраткан эш табыш китерсә...
Яраткан эш табыш китерсә...
Автор:Елена Дибаева
Читайте нас: