Чишмэ
+1 °С
Кар
Барлык яңалыклар
Район кешеләре
6 декабрь 2022, 12:08

Булмышы белән ветеринар

Маргарита Долина һөнәре буенча мал табибы. Ул, элеккечә, районның ветеринария станциясендә эшләсә дә, үзмәшгуль булып санала. Бу турыда ул үзе менә нәрсәләр сөйләде:

Булмышы белән ветеринар
Булмышы белән ветеринар

Әлеге вакытта Чишмә районында 1800 кеше үзмәшгуль буларак теркәлгән. Төрле өлкәләрдә эшләсәләр дә, аларны халыкка хезмәт күрсәтеп законлы рәвештә табыш алулары берләштерә.

Район гәзитендә әлеге темага мәкаләләр күп язылды, ә бу юлы без үзмәшгуль буларак теркәлгән һәм тәҗрибәләре турында сөйләргә әзер булган кешеләр белән аралаштык.

 

Булмышы белән ветеринар

Маргарита Долина һөнәре буенча мал табибы. Ул, элеккечә, районның ветеринария станциясендә эшләсә дә, үзмәшгуль булып санала. Бу турыда ул үзе менә нәрсәләр сөйләде:

– Кеше күңеленә ошаган эш белән шөгыльләнсә, бик уңайлы, үз эшең булу дәртсендереп җибәрә. Әлегә мин ике эшне – хөкүмәтнекен һәм үз эшемне бергә алып барам, ә киләчәктә тулысынча үз эшем белән генә шө-гыльләнергә телим.

Мин авылда тудым һәм мал-туар карап үстем, шуңа күрә дә бу эш миңа авырлык тудырмый. Әти-әниемнең теләгенә каршы килмичә «Икътисадчы» белгечлеге буенча югары белем алдым, әмма минем эш түгеллеген аңлагач, мал табибы һөнәрен алу өчен укырга кердем. Хәзер берьюлы ике институт тәмамлавымны искә алсам, куркып китәм. Хәзер, нәтиҗәдә яраткан эшем белән шөгыльләнәм.

Салым хезмәтендә үзмәшгуль буларак теркәлдем. Халыкны эш белән мәшгуль итү үзәгеннән 250 мең сум акча алдым, моның өчен бер шартны үтәү мөһим – керем яшәү минимумыннан артмаска тиеш.

Бу акчага кирәк-яраклар сатып алдым. 4% күләмендәге салымның автомат рәвештә алынуы бик уңайлы. 250 мең сум акча алган өчен Халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенә отчет бирү бер дә кыен түгел – моны «Мой налог» кушымтасы аша эшлим, бик җайлы.

Әлегә үземнең кабинетым юк, чакыру буенча барып эшлим. Барыннан да бигрәк йон кырку, стерильләштерү, печү, авыру малларны карау өчен барам. Күпчелек очракта мәчесе һәм эте булган кешеләр чакыра, ләкин эре малларны дәвалау өчен дә барганым бар, гомумән алганда, барлык хайваннарны да карыйм.

Минем хезмәткә ихтыяҗ бар, чөнки барлык хайваннарны да машина белән алып килеп булмый, һәм һәр хуҗаның да чылбырдагы этне алып киләсе килми.

Дүрт яшьлек кызым Ясминә әледән үк мал табибы булырга хыяллана, миңа ияреп эшкә дә бара, аннары мал хуҗалары белән сөйләшкән, рецептлар язган,  укол ясаган булып уйный.

Танышларым арасында да үзмәшгульләр бар, ләкин барысының да һөнәре яраткан эшенә туры килми, шуңа күрә мин үземне бу яктан бәхетле дип саныйм.

 

Үзмәшгуль булу кыен түгел

Бизнес-шериф Артем Бәдретдинов сүзләренә караганда, үз куллары белән нәрсә дә булса эшләүчеләрне, шул ук кәсепчеләрне, яки үз хуҗалыгында җитештерелгән һәм бакчасында үстерелгән һәм артып калган продукцияне сатучыларны, маникюр ясаучыларны үзмәшгульләр категориясенә кертергә була. Иң мөһиме, ул боларны кеше ялламыйча үзе эшләргә тиеш.

– Үзмәшгульләргә ярдәм итү һәм дәртсендерү өчен берничә программа бар. Анда катнашу өчен бәйге аша үтәргә кирәк, бу бик катлаулы түгел. Гражданнарның әлеге категориясенә ташламалы кредит бирелә.

Үз чиратыбызда, без алдан тапшырылган бизнес-планны карап, һәр идея өчен кулай ярдәм чаралары сайлыйбыз. Кайвакыт, беренче карашка уңышсыз булып күренгән идея берникадәр вакыттан соң уңышлы һәм ихтыяҗ белән файдаланылган хезмәт өлкәсе булып китәргә мөмкин.

Үзмәшгульләрнең күпчелеге безнең ярдәмгә мохтаҗ түгел, алар «Мой налог» кушымтасы аша үзләре теркәләләр һәм взнос түләмичә генә эшлиләр һәм, хосусый малтабарлардан аермалы буларак, отчет бирмиләр. Шул ук вакытта алар салым түләүдән дә читтә калмыйлар, һәм курыкмыйча үз хезмәтләрен күрсәтә һәм продукцияләрен сата алалар, – дип хәбәр итте ул.

Аның сүзләренә караганда, әлеге вакытта үз эшен ачучылар саны артканнан-арта бара.

Булмышы белән ветеринар
Булмышы белән ветеринар
Автор:Елена Дибаева
Читайте нас: