Чишмэ
+25 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Район кешеләре
2 декабрь 2022, 11:36

Сәламәтлек сагында авыл фельдшеры

Яңа Муса фельдшер-акушерлык пункты фельдшеры Зөлфия Әхмәдиева һөнәри осталыгы өчен Рәсәй Федерациясе Президенты В. Путинның Мактау грамотасы белән бүләкләнде.

Сәламәтлек сагында авыл фельдшеры
Сәламәтлек сагында авыл фельдшеры

Ул тумышы белән Чишмә районының Яңа Муса авылыннан. Аның балачагы да урманнарга бай шушы төбәктә үткән.

– Медицина – ул минем булмышым. Әни балачакта ук минем табиб кебек халат киеп, иңемә сумка асып йөрергә яратуымны, әтәч каурые табып алып, шуның белән укол «кадап», барысын да «дәвалап» йөрүемне сөйли иде, – дип искә ала ул.

1989 елда ул «Шәфкать туташы эше» белгечлеге буенча медицина колледжы тәмамлый һәм кадрлар бүлегендә эшкә кала. Ә 1992 елда Новотроицкийга кайтып авылда массаж һәм физкабинетларда эшли. Ә 1995 елда Сәйранда фельдшер булып эшли башлый, аннары аны Яңа Мусага күчерәләр.Яңа Муса авылы фельдшер-акушерлык пункты бу авылда һәм якын-тирәдә яшәүчеләр өчен бик кирәкле дәвалау учреждениесе булып тора.

Авыл фельдшеры – ул үзенчәлекле һөнәр. Авыруларны гына кабул итәргә түгел, уколлар да, система да куярга, дарулар язарга да, диспансерлаштыруны да оештырырга кирәк. Ә иң мөһиме, тәүлекнең теләсә кайсы вакытында һәм һава торышы нинди булуга карамастан, беренче чакыру буенча барырга әзер булырга тиешсең.

– Минем куркып калырга хокукым юк, нинди генә очрак булса да аек акыл белән төгәл эш итәргә тиешмен, чөнки кайвакыт пациентның гомере берничә секундка бәйле. Эшләгән елларда күпне күрергә туры килде, асылынганнарны да, батканнарны да, нишлисең – эшең шундый. Кайчагында могҗизалар да була, бервакыт карт кына бер әби янына чакырдылар, пульсы да, йөрәк тибеше дә сизелми иде инде. Тик бераздан ул күзләрен ачты, аннары берникадәр вакыт яшәде әле, – ди фельдшер.

Зөлфия Сабит кызы тыйнак, үзе турында сөйләргә яратмый. «Сезнеңчә, ни өчен Мактау грамотасына лаек булдыгыз?» дигән соравыма «Яхшы эшләгәнмендер, мөгаен», дип кенә җавап бирде. Ә авыл халкы янәшәдә шундый игътибарлы һәм белемле медицина хезмәткәре булуына бик шат.

Зөлфия Әхмәдиева Яңа Опты һәм Яңа Муса авылларын хезмәтләндерә, авылларның берсе урман читендә үк урнашкан. Ул хәзер үзе машина йөрткәнгә куанып бетә алмый, ә бит элек бу авылларны җәяү урарга туры килгән. Ул 260 кешенең, шул исәптән 48 баланың исәнлеген кайгырта.

– Бу авылларда һәр кеше белән танышмын һәм аларның бар авыруларын яттан беләм. Барыннан да бигрәк кан басымы күтәрелү, буыннар сызлау, шикәр чире белән авыручылар күп, ә балалар вирус йоктыру һәм салкын тию сәбәпле чирли, – дип санап китте фельдшер.

Ләкин пациентларга медицина ярдәме күрсәтүдән тыш, үз гаиләңә дә игътибар бирергә кирәк. Мәкаләбез герое өчен гаиләсе ныклы һәм ышанычлы тыл. Алар тормыш иптәше Илдар Корбангали улы белән Новотроицкийда яшиләр, биредә йорт салганнар, балалар үстерәләр. Зур уллары Айдар архитектура факультетын тәмамлап ерак төньякка эшкә киткән, ә уртанчы кызлары Элина әнисенең һөнәрен сайлаган, медицина колледжында белем ала. Төпчекләре Рамина 7нче сыйныфта укый.

Зөлфия Сабит кызы яңа модульле фельдшер-акушерлык пункты турында хыяллана, чөнки ул эшләгән бина бөтенләй тузган. Биредә, ким дигәндә, яхшы ремонт таләп ителә. Авыл фельдшерының хыялы тормышка ашсын иде, дип телибез!

Сәламәтлек сагында авыл фельдшеры
Сәламәтлек сагында авыл фельдшеры
Автор:Рима Губайдуллина
Читайте нас: