Чишмэ
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Район кешеләре
28 ноябрь 2022, 17:29

Җансурәтләрдә дуслык һәм батырлык чагыла...

Күптән түгел яңа гына мультфильмнар төшерә башлаган Артур Зәйнетдинов яшь тамашачыларны татар шагыйре Габдулла Тукайның «Шүрәле», «Кәҗә һәм сарык» әкиятләре буенча төшерелгән яңа җансурәтләре белән сөендерде.

Җансурәтләрдә дуслык һәм батырлык чагыла...
Җансурәтләрдә дуслык һәм батырлык чагыла...

Мультфильмнарда ул чын дуслык, батырлык һәм зирәклек үрнәген сурәтләгән.

Артур Шөнгәккүл авылында туып-үскән. Әлеге вакытта Мифтахетдин Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университетының дүртенче курсында белем ала, программист булырга хыяллана.

Ул дүртенче сыйныфтан башлап IT-технологияләр юнәлешендәге төрле конкурсларда катнашкан. Берничә тапкыр муниципаль гына түгел, ә республика дәрәҗәсендә үткән бәйгеләргә барган. Алтынчы сыйныфта видеомонтаж белән мавыга башлаган, дәресләрдән соң күп вакытын мәктәптә үткәргән, сыйныф һәм мәктәп эшчәнлегендә актив катнашкан.

Ә 2018 елда чираттагы видеоязмалар бәйгесендә видеоларны һәм фотосурәтләрне монтажлау гына түгел, ә үз мультфильмын төшерү уе килгән.

– Минем өчен башкорт һәм татар әдәбияты – аерылгысыз мирас, без аны сакларга, белергә һәм онытмаска тиешбез. Габдулла Тукайның әсәрләре мине мультфильм төше-рергә рухландырды, – дип сөйләде Артур Зәйнетдинов. – Әлегә кадәр бу эш белән шөгыльләнмәсәм дә, тәвәккәлләп карарга булдым. Ул вакытта миңа мультфильм төшерү барышы ошаганга күрә, бәйге нәтиҗәсе бик үк мөһим дә түгел иде. Әлбәттә, мин компьютер графикасы белән дә төшерә алыр идем, әмма миңа кул белән эшләү күбрәк ошый, шуңа да пластилиннан анимацияләр ясау белән шөгыльләнәм. Әкиятнең сценариен нигез итеп алам, аннары һәр күренешнең һәм персонажның кадрда ничек күренәчәген уйлыйм. Әзерлек эшләре тәмамланганнан соң төшерә башлыйм. Геройны яки декорацияләрне кузгатып бик күп кадрлар ясыйм. Кадрларны компьютер ярдәмендә тоташтырганнан соң анимацияле рәсем килеп чыга, – дип аңлатты Артур.

Бер ел элек ул үзе өчен яңа шөгыль тапкан – киндер тукымаларга рәсем төшерә башлаган. Ул аларны коллекциягә җыеп бара. Акчага портрет яки картина төшереп бирүемне сорасалар, берни дә килеп чыкмый, ди Артур.

– Картиналарны һәм мультфильмнарны өй студиясендә яки университетта төшерәм. Кайвакыт танышларым һәм дусларым геройларны тавышландырырга ярдәм итә, – ди ул.

Артур дүрт ел эчендә алты мультфильм төшергән. Алар кызыклы гына түгел, ә тәрбияви әһәмияткә дә ия.

– Быел һәм киләсе елда башкорт һәм татар язучылары әсәрләре буенча мультфильмнар төшерүемне дәвам итәргә планлаштырам. Кыска сюжетлар һәм аңлаешлы төшенчәләр ярдәмендә тамашачыларга әхлак нормаларын аңлату җиңелрәк булыр, дип уйлыйм. Шулай ук 2023 елда Уфа тарихы һәм балаларның хәвефсезлеге турында видеоязмалар әзерләргә ниятлим, – дип киләчәккә планнары белән уртаклашты ул.

Җансурәтләрдә дуслык һәм батырлык чагыла...
Җансурәтләрдә дуслык һәм батырлык чагыла...
Автор:Элина Школьная
Читайте нас: