Чишмэ
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Район кешеләре
25 ноябрь 2022, 10:43

Олеся Карачурина: Балалар бәхетле булсыннар иде

Ноябрьнең соңгы якшәмбесендә Әниләр көне билгеләп үтелә.

Олеся Карачурина: Балалар бәхетле булсыннар иде
Олеся Карачурина: Балалар бәхетле булсыннар иде

Бу бәйрәмгә Олеся Карачуринага уллары открыткалар, үз куллары бе-лән ясаган әйберләр бүләк итәләр. Барысы бергә җыелганда әлеге открыткаларны кат-кат карарга һәм ничек эшләүләре турында тәфсилләп сөйләргә яраталар.

Карачуриннарның алты баласы бар. Зур кызлары Ләйсәнгә 22 яшь, ул Уфада тармак технологияләре колледжын тәмамлаган, белгечлеге буенча эшли, Алсу парикмахер-дизайнер булу өчен колледжда белем ала, Айсылу быел тугызынчы сыйныфны тәмамлап тимер юл колледжына укырга кергән. Уллары поселокның бишенче мәктәбендә: Камил – бишенче, Дамил – дүртенче, Кәрим икенче сыйныфта укый.

Олеся «Пешекче-кондитер» белгечлеге буенча 56нчы һөнәри лицейның Кандра филиалын тәмамлаган һәм 18 яшендә кияүгә чыккан. Булачак тормыш иптәшенә кечкенә чагында ук, Карачуриннар Сафарга күченеп килгәч гашыйк булган. Фларит армиядә хезмәт итеп кайтканнан соң очраша башлаганнар.

Алар 23 ел бергә яшәгәннән соң да бер-берсенә карата җылы хисләр саклыйлар, балалар тәрбияләүдә, хуҗалык эшләрен алып баруда барлык эшләрне бергәләп башкаралар. Гаилә зур йортта яшәү турында хыяллана, аны туган авыллары Сафарда төзи башлаганнар инде. Шул ук вакытта күп балалы гаиләләргә йорт төзүдә булышлык итүче дәүләт программасында катнашырга өмет итәләр. Фларит токарь, Олеся икмәк пешерүче булып эшли.

Карачуриннар бергәләп табигать кочагында ял итәргә, җиләккә йөрергә, дару үләннәре җыярга яраталар. Әтиләре еш кына уллары белән бергә балыкка йөри, кыш көннәрендә дә баралар. Фларитның әнисенең хәлен белергә бару һәм табигатькә чыгу өчен җиде урынлы «УАЗ» машинасы сатып алганнар. Ә бу атнада алар тимераякта шуарга планлаштыралар.

– Мин һәрвакыт эштә булдым, декрет ялында озак тормадым. Тормыш иптәшем бар эштә дә ярдәм итә, балалар да өй эшләрендә булышалар, бер-берсен карыйлар, хәтта малайлар да хуҗалыкта ярдәм итә – савыт-саба, идән юалар, өй җыештыралар. Эшләп үссәләр тормыш көткәндә һәм төрле проблемаларны хәл иткәндә кирәге чыгар дип уйлыйм, – дип сөйләде Олеся Александровна.

Алар, барлык ата-аналар кебек, балаларының бәхетле булуын телиләр, шатлана белергә, күңелләренә хуш килгән шөгыль табарга өйрәтергә тырышалар. Әйткәндәй, балалар бер гаиләдә үссәләр дә, кызыксынулары төрле.

Камил шахмат уйный, Алсу хоккей һәм җиңел атлетика белән шөгыльләнә, Дамил һәм Кәрим робототехника белән кызыксыналар, Балалар сәнгать мәктәбенең техник иҗат бүлегенең төрле түгәрәкләренә йөриләр.

Олеся Карачурина: Балалар бәхетле булсыннар иде
Олеся Карачурина: Балалар бәхетле булсыннар иде
Автор:Гузяль Ибраева
Читайте нас: