Чишмэ
+18 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Район кешеләре
25 ноябрь 2022, 10:48

Мин үзгәрәм – дөнья үзгәрә

Ноябрь башларында Уфада «Торатау» Конгресс-холлында «Киртәләрне җимереп» бөтенрәсәй форумының тәүге күргәзмәсе узды.

Мин үзгәрәм – дөнья үзгәрә
Мин үзгәрәм – дөнья үзгәрә

Чишмәле Светлана Калмацкаяга да анда катнашу бәхете елмайды.

Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр катнашлыгындагы чара өч көн дәвам итте. Светлана мондый форумга тәү тапкыр барган, андагы мохит һәм энергетика аны шулкадәр таң калдырган ки, бу аңа рухи яктан тагын да көчлерәк булырга этәргеч биргән. Форумнан кайткач ул тәэссоратлары белән уртаклашты:

– Форум инвалидларны реабилитацияләү һәм уңайлы мохит булдыру мәсьәләләрен хәл итү өчен хакимият, бизнес һәм иҗтимагый оешмалар вәкилләрен бер мәйданчыкка җыйды. Уфага реабилитацияләү чараларын һәм протез-ортопедия эшләнмәләрен тәкъдим итү өчен Рәсәйнең 12 төбәгеннән 50дән артык предприятие һәм компания, шул исәптән Башкортстаннан 19 вәкил килде. Форумның эшлекле программасында илнең 14 төбәгеннән 70тән артык спикер катнашты. Әлеге чара мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә чын мәгънәсендә файда китерәчәк.

Коммерцияле булмаган оешмалар өч көн дәвамында «Мәрхәмәтле республика» дип аталган уникаль товарлар һәм эшләнмәләр ярминкәсендә осталык класслары үтте, мөмкинлекләре чикләнгән гражданнарга ярдәм итүнең көнүзәк чаралары буенча бушлай консультацияләр алырга мөмкин булды.

Яңа дуслар табуыма, үзебезнең илдә җитештерелгән җайлы, җиңел һәм уңайлы коляскада йөреп карый алуыма һәм хәтта мода күрсәтүдә катнашуыма бик шатмын. Форум бай эчтәлекле булды, кызганычка каршы, барысын да фотога төшереп булмады, телефоным сүнде. Шулай булуга карамастан, күп нәрсә хәтердә калды. Арытаба тормышымны «Мин үзгәрәм – дөнья үзгәрә» девизы астында дәвам итәчәкмен, – дип тәэссоратлары белән уртаклашты Светлана Калмацкая.

Мин үзгәрәм – дөнья үзгәрә
Мин үзгәрәм – дөнья үзгәрә
Автор:Елена Дибаева
Читайте нас: