Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Район кешеләре
18 ноябрь 2022, 09:56

Матур гомер кичерү – шатлык кына түгел, зур хезмәт, тырышлык та

Шушы көннәрдә поселокта яшәүче Роян Сәйфетдин улы белән Язилә Миңнегол кызы Исламовлар бергә яшәүләренең 60 еллыгын билгеләп үттеләр.

Матур гомер кичерү – шатлык кына түгел, зур хезмәт, тырышлык та
Матур гомер кичерү – шатлык кына түгел, зур хезмәт, тырышлык та

Юбилярларны котларга район хакимияте башлыгы Ришат Мансуров, ветераннар советы рәисе Радик Әхмәдиев, ЗАГС бүлеге начальнигы Альбина Мохкулова килделәр. Кунаклар ветераннарга бәхетле гаилә тормышы, иминлек теләделәр, чәчәкләр һәм бүләкләр тапшырдылар.

– Туй юбилеен узган елдан бирле үткәрәбез. Чөнки әти белән әни 1961 елда өйләнешкәннәр, тик апабыз тугач, бер елдан соң гына язылышканнар, – дип елмая кызлары Луиза.

«Язилә апа сезнең йөрәкне ничек яулады?», дигән соравыма Роян абый болай дип җавап бирде:

– Ул чибәр иде, ләкин мин аның әйбәт булуына гашыйк булдым. Ул юмарт һәм киң күңелле кеше. Шул сәбәпле без минем әти-әни, туганнарыбыз һәм күршеләребез белән бик дус яшәдек. Кече улыбыз күрше кызына өйләнде.

Ә Язилә Миңнегол кызына яшь Роян үзенең хезмәт сөючәнлеге һәм төпле акыллы булуы белән ошаган. Ул сәламәт тормыш рәвеше алып барган – эчмәгән, тартмаган. Исламовлар гомер буе бер предприятиедә – Чишмә районы агросәнәгать төзелеш берләшмәсендә, ир – столяр, хатыны кладовщик булып эшләгәннәр.

– Балалар тәртипле булып үстеләр, яхшы укыдылар, әтиләре таләпчән, әмма гадел булды, – дип хатирәләре белән уртаклаша Язилә Миңнегол кызы.

Ул Кушнарен районының Иске Гомәр авылында җиде балалы гаиләдә үскән. Авыл Советы рәисе аны кызганып кулына паспорт биргән (ул вакытта яшьләр рөхсәтсез авылдан читкә китә алмаган), шуңа күрә ул авылдан китеп Чишмә поселогында эшкә урнаша алган.

– Бер эштән дә курыкмадым. Әти-әниләргә йорт салырга, энеләремне һәм сеңелләремне аякка бастырырга ярдәм иттем. Аннары булачак ирем белән таныштым. Озаклап йөрергә вакыт булмады, бер матур кичтә ул мине әти-әнисе йортына алып кайтты. Шулай яши башладык. Гомер буе производствода хезмәт куйдык. Эшләргә, балалар тәрбияләргә, иремнең әти-әнисен карарга да өлгердек, – дип искә ала ул.  

Билгеле булуынча, гаиләдә тынычлык, дуслык, үзара аңлашу хакимлек итсә, ата белән ана һәм картәни белән картәти арасында җылы мөнәсәбәтләр булса, балалар да үсеп үзаллы яши башлагач алар үрнәгендә гаилә корырга тырыша. Исламовларның да биш баласының үз гаиләләре, 12 оныклары һәм 8 туруннары бар. Хәзер алар йөрәк парәләренең уңышлары өчен сөенеп гомер кичерәләр.

Матур гомер кичерү – шатлык кына түгел, зур хезмәт, тырышлык та
Матур гомер кичерү – шатлык кына түгел, зур хезмәт, тырышлык та
Автор:Гузяль Ибраева
Читайте нас: