

КФХ хуҗасы Раил Ишмөхәммәтов һәм аның хатыны Динә Яһудина әлеге ферманы узган язда алганнар. Бу эштә аларга Чишмә районы бизнес-шерифы Артем Бәдретдинов һәм «Башкир-агроинвест» җәмгыяте җитәкчелеге ярдәм иткән.
Хәзер инде җиһазландырылган бинада 700 тавык, 500 үрдәк һәм 3000 каз асрала. Ә буш корпусларда ремонт бара – электрчыбыклар сузыла, идәннәр җәелә, читлекләр, тәрәзәләр урнаштырыла. Булган суыткычлардан тыш, ферманың сугым цехында яңасы куела.
Раил Илдус улы күп нәрсәне үз көче белән эшли, туганнары да ярдәм итә. Өч эшче алган. Зөлфия Кирәева Благовар районыннан, 10 чакрым ераклыктан килеп йөри, хезмәт хакы һәм эше белән канәгать.
Иске ферма менә шулай берничә кеше ярдәмендә яңартыла. Дистә елдан артык вакыт эчендә корпуслар җимерек хәлгә килгән, алырдаен алып, талап бетерелгән, уты да, башкача корылмалары да калмаган. Башкарасы эшләр күп әле, әмма Раил Илдус улының арытаба планнары зур.
Читлекләр урнаштырганнан соң фермада бройлерлар гына түгел, йомырка салучы тавыклар да булачак. Ә 2023 елның маена аларның саны 7–8 меңгә кадәр артачак.
Раил Ишмөхәммәтовның әти-әнисе дә кошчылык белән шөгыльләнә. Алар Игнатовка авылында каз үрчетәләр, кирәк булганда улларына да булышалар. Поселок ярминкәләренә сату белән чыкканда аларны да очратырга мөмкин.
Крестьян-фермер хуҗалыкта товар сату белән проблема юк. Кош ите күпчелек Уфага озатыла, күмәртәләп алучылар да бар, республиканың ыслау цехлары да ала.
Реклама мәсьәләсе белән тормыш иптәше Динә шөгыльләнә. Гаиләдә өч бала булуына карамастан, ул сатуны җайга сала һәм иренә һәр эштә ярдәм итәргә тырыша.