

Нигъмәтуллиннарның өч улы бар. Зур уллары Эльмир әтисенә мәктәптә укыганда ук умарта карарга ярдәм итә торган булган.
Ул умартачылык буенча белем алган. Уфада укыганнан соң «шәһәр тормышы минем өчен түгел», дигән карарга килгән һәм авылга кайтып әтисе белән хуҗалык алып бара башлаган. Бар эшкә бергәләп өйрәнгәннәр, хәтта тәмәке тартуны да бергә ташлаганнар.
– Эшне юкны бар итеп, бер сыердан башладык. Улыбыз Эльмир армиядән кайткач, хуҗалыкта маллар санын арттырырга тәкъдим итте, без әнисе белән аны хупладык. Дүрт еллап ат асрау белән шөгыльләнәбез, башка терлекләребез дә бар, – диде Расих Габит улы.
Ат асрау икесенең дә күңеленә хуш килгән. Әмма бу эш белән генә шөгыльләнү табыш китерми.
– Җәй көне ат итен алучы юк, ә сыер итенә ел әйләнәсенә ихтыяҗ бар. Тагын сарыклар алдык, ике ел инде үрчетәбез, – ди ул.
Бүгенге көндә 100ләп умарталары бар. Чишмәдә үткән авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә бал сатып торуларын күрергә була.
Нигъмәтуллиннарның даими сатып алучылары да бар, алар күбесенчә шәһәр халкы.
Расих Габит улы, үз хуҗалыгын алып барудан тыш, мәктәп котельныенда да эшли, ә тормыш иптәше Римма шунда ук каравылда тора. Хуҗабикә шаяртып әйтүенчә, калган вакытын ул кухняда үткәрә. Якыннары сөйләвенчә, тәмле итеп казылык ясый.
Уллары Эльмир исә хуҗалык эшләре белән генә шөгыльләнә, әлегә гаилә кормаган.
Ул әтисе белән бергә хуҗалыкны арытаба үстерү, авыл хуҗалыгы техникасы сатып алу белән шөгыльләнә һәм киләчәккә планнар кора.